Апанайларның затлы нәселе

06 июнь 2012 ел 11:36

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Габдулла Апанаевның тууына 150 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Апанаевларга багышланган мондый форумның, белгәнемчә, моңарчы җыелганы юк иде әле.

Кем соң ул Габдулла Апанаев?! Бу исемне татар тарихына битараф булмаган һәркем белә торгандыр дип уйлыйм. Габдулла Апанаев – танылган педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан икътисадына һәм мәдәниятенә күп өлеш керткән Апанаевлар династиясеннән. 18 яшендә ул инде Печән базары мәчетенең имам хатибы. 1892 елда шунда ук яңа ысуллы мәдрәсә оештыра. 1892-1918 елларда педагоглык эшчәнлеге һәм китап нәшер итү белән шөгыльләнә, «Азат» газетасын чыгара. Бер үк вакытта, 1902-1907 елларда ул «Казанның ярлы мөселманнарына ярдәм җәмгыяте» идарәсе рәисе дә булып тора. 1906 елда Г.Апанаев Түбән Новгородта җыелган III Бөтенроссия мөселман съездын оештыру комитеты рәисе буларак таныла. Бу съезд «Иттифак әл-Мөслимин» партиясе программасын кабул итә. Аны төзүдә һәм партияне финанслауда Габдулла Апанаевның турыдан-туры катнашы булганлыгы мәгълүм. Патша хакимияте Габдулла Апанаевның эшчәнлеген өзлексез күзәтеп килә. Р.Р.Салихов һәм Р.Р.Хәйретдиновның «Исторические мечети Казани» китабында язылганча, 1908 елда ул, Печән базары мәчетендә хезмәт иткән җиреннән, Вологда губернасына 2 елга сөргенгә җибәрелә. Сәбәбе – яңа ысул белән укыту методикасына нигезләнгән укытучылар курсларын ачу. 1917 елдан соң да Г.Апанаев үзенең милли алгарыш идеясен алга сөрүдә гаепләнә. 1918 елда атып үтерелә.

Шулай итеп, Апанаевлар нәселеннән беренче репрессия корбаны Габдулла була. Мәгълүм булганча, 2012 ел – Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Без дә, тарихка мөрәҗәгать итеп, Апанаевлар династиясенең башлангыч чорына күз салыйк әле. Габдулла Апанаевның оныгы Суфия ханым күп еллар буена үз гаиләсенең шәҗәрәсен төзеп килгән. Леонид Девятых, «Из истории Казанского купечества» китабында менә шул материалларга нигезләнеп, Апанаевларга тукталып китә. 1552 елда Казан басып алынганнан соң, татарлар төрле җирләргә таралырга мәҗбүр ителгәннәр. Булачак Апанайлар нәселенең башына да төшә бу бәхетсезлек. Күн эшләре белән шөгыльләнүче Амат исемле татарның ике улы һәм оныгы рус патшасына хезмәт итүне кулай күрәләр. Бу тармакның эзе XVII гасыр уртасына, ягъни Романовлар патшалык итә башлаганчыга кадәр килеп җитә. Аматның Ханбулат исемле улы һәм оныгы Айтулла, Мишә елгасы аръягына күчеп, Лаеш волостеның Янбулат авылына урнашалар. Айтулла малае Үтәк сәүдә эшләрен җәелдереп җибәрә. Ә Үтәк малае Ярмәк уңышлы сәүдәгәр булып өлгерә һәм Казанга килеп, Татар бистәсенә – Сафьян белән Күнче урамнары тирәсенә урнаша. Ярмәк тиздән өйләнә, улына Апанай исеме кушалар. Шуннан инде әлеге нәсел башы китә. Апанай 20 яшьләрендә үк Казан татарлары арасында иң белемлеләрнең берсе булып җитешә.

1715 елда Апанайның Исмәгыйль исемле улы туа. 1763 елда Екатерина IIнең татарларга Россиядә сәүдә итәргә рөхсәт бирүче Указы чыккач, ул, татар сәүдәгәрләре арасында беренчеләрдән булып, Түбән Новгород, Самара, Вятка, Әстерхан, Ростов, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре белән элемтә урнаштыра. Уллары Муса һәм Йосыф туганнан соң, Исмәгыйль, Иске Татар бистәсендә беренчеләрдән булып, Захарьевская (хәзерге К.Насыйри) урамында тагын ике катлы йорт төзи. Ә 1782 елда Казан Татар Ратушасы оешкач, Казан татарларының шәһәр башлыгы, ягъни, безнеңчә әйтсәк, мэры итеп сайлана. Бу дәрәҗәле вазифаны алар рус шәһәр башлыгы белән тигез бүлешәләр. Исмәгыйль Апанаев 79 яшендә үлеп китә, аның сәүдә эшләре уллары Муса белән Йосыфка кала. Алар инде Апанайлар фамилиясенең ике зур тармагын башлап китүчеләр була. Йосыф сәүдә-сәнәгать юнәлешен сайлый. Пеләтән урамында сабын кайнату заводы аларныкы була. Мусадан исә зур сәүдәгәрләр һәм мактаулы гражданнар тармагы китә. Муса 1 нче гильдия сәүдәгәр, тире эшкәртү заводы хуҗасы була, аның продукциясе хәтта Кяхтада да тарала. Моннан тыш, ул җәмәгать эшләрендә актив катнашырга да вакыт таба, Казан идарә органнарында эшли, «Словесный судта» судья, җинаять тикшерү палатасында халык утырышчысы була.

Гомумән, Иске Татар бистәсендә генә түгел, Казан һәм бөтен Казан губернасы киңлегендә масштаблы фигура, җәмгыяте хәйрия юнәлешендә дә зур эшчәнлек алып барган иганәче буларак дан казана. К.Насыйри урамында Икенче мәхәллә мәчете Муса Апанай хисабына тотылган, М.Гафури урамындагы мәчетне дә ул салдырган. Йосыф Апанай да Казанның иң зур сәнәгатьчеләре исемлегендә. Ул үз типографиясен булдыра. Аның ярлыларга акчалата һәм ризыклата даими ярдәм итеп торуы халык телендә гел яңгырап тора. XIX гасырда Апанаевлар тагын да киңрәк җәелеп китәләр: тире һәм сабын кайнату заводларыннан тыш, Гостиный дворда, Печән базарында лавкалар, кунакханә һәм табыш йортлары («доходный дом») булдыралар. Л. Девятых, К.Фукс китабына таянып, Апанайлар нәселенең XIX гасыр башында ук 1 нче гильдия, 5 һәм 2 нче гильдия 3 сәүдәгәр гаиләсеннән гыйбарәт булганын әйтә. Муса улы Хәсән Апанайның шәхси капиталы гына да ярты миллионнан артык булып, чоры өчен зур байлык саналган. Мондый зур эшләрне алып бару өчен, Апанайларга хас тырышлык һәм әзерлек кирәклеге ачык. Шуның өчен дә аларны шәһәрнең идарә органнарына тартканнар.

Мәсәлән, Апанай улы Исмәгыйль татар мэры, Муса оныгы Мөхәммәтйосыф Шәһәр Думасы гласные, хәзерге телдә Шәһәр Думасы депутаты һәм Апанай мәчете попечителе була. Аның улы Абдулланың, шулай ук Дума гласные, шәһәр Управасының гласные буларак, дүрт комиссиядә эшләве билгеле. Йосыф оныгы Мөхәммәтбәдретдин дә 19 ел буе (1898-1917) Шәһәр Думасы гласные, андагы өч комиссия хезмәткәре, Казан училищелары Попечительләр Советы әгъзасы, «Казан ярлы мөселманнарына ярдәм җәмгыяте» идарәсе рәисе, нәселдән килгән мактаулы гражданин, ХХ гасырның беренче елларында милли хәрәкәт лидеры буларак таныла. Соңгы вакытларда, ни сөенеч, «Юнысовлар-Апанаевлар – үз чорының иң күренекле мөселман иганәчеләре» дип сөйли башладалыр. Аларның юмарт куллары Казанга гына түгел, хәтта авылларга да җиткән. Мәсәлән, Габделкәрим Муса улы Апанаевның 1863 елда Югары Курса авылына таш мәчет салдырып бирүе билгеле. Хастаханә һәм күп кенә мәчетләрне үз хисапларына тотуы Апанаевларның гаҗәп күренекле алдынгы карашлы кешеләр булуы турында сөйли. Бу юлларны язганда Газизә Апанаеваның түбәндәге сүзләре искә төшә. Әнием, аны еш кына юксынып, сүзләрен искә ала иде. Газизә апа бакый дөньяга киткәндә, мин 6 нчы сыйныфта укый идем. Хәтер яхшы вакыт, бәлки үзем дә ишеткәнмендер: «Юкларга, тормышы авыр булганнарга ярдәм итсәң, үзеңә саулык килә, гомерең озая. Моннан тыш, милләт тә югалмый, җәмгыять тә тернәкләнеп алга бара» – шундыйрак мәгънәле сүзләр иде алар. Моның фәлсәфи сүзләр икәнен мин олыгая башлагач кына чын-чынлап аңлый башладым. Апанайлар байлыкларын эчеп-тартып, күңел ачып, типтереп яшәүгә әрәм итмәгәннәр. Бөтен максатлары – булдыру, бар итү. Шундый яшәү рәвешенең нәтиҗәсе буларак, күп кенә йортлар, биналар калкып чыга. Л.Девятыхның «Из истории Казанского купечества» китабында язылганча, бер Татар бистәсендә генә дә 14 бина, тагын Захарьевская урамында 26, 40, 42 нче йортлар, К.Насыйри урамында 36 нчы йорт – болар барысы да Апанайлар салдырган биналар. Соңгысы чагыштырмача күптән түгел генә сүтелгән. Хәзерге Мәрҗани исемен йөрткән, ә казанлыларга Комсомольск дип билгеле булган урамдагы 10, 20, 44 нче йортлар да – Апанайларныкы. Г.Тукай урамындагы ике бина да (36 һәм 67/14 нче) аларныкы иде. Юнысовлардан сатып алганнан соң, соңгысында Мөхәммәтбәдретдин Апанаев шәһәр ярлылары өчен бушлай медицина кабинетлары булдыра һәм бу йорт әле дә медицинага хезмәт итә. Печән базарындагы йортлар һәм Постоялый двор исемен йөрткән юлаучылар йорты, элеккеге Киров (хәзер Мәскәү) урамындагы 57, 59 нчы йортлар һәм кибетләр дә – Апанайлар биләмәсе.

59 нчы йортта данлыклы «Болгар» номерлары урнашкан була, анда Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан яшәгәнлеге дә, ХХ гасыр башында татар мәдәнияте үзәге булып торганлыгы да һәркемгә мәгълүм. Татарстан урамында модерн стилендәге тагын бер йорт бар. Хәзер ул яңа төзелешләр белән кысылган. Әлеге 8 нче йортны Апанайлар татар зыялыларына бирәләр. Озакламый ул Шәрык клубы дип йөртелә башлый. Бу Сәйяр труппасының төп урыны була, анда лекцияләр укыла, концерт һәм спектакльләр куела. Хәзерге Сәйдәшев урамындагы (элек Пеләтән исемен йөрткән) 23 нче йорт – Ибраһим Апанаевның нәселдән күчеп килгән йорты. Печән базарының төп өлеше Г.Камал белән Париж Коммунасы урамнары арасында торган. Шунда «Апанаевское подворье» исемен йөрткән кунакханә урнашкан, ул да Мөхәммәтйосыфның хосусый милке. Киров урамы үзәгендәге 19 нчы йорт (хәзер ташландык хәлдә) Йосыф оныгы Габделкәримнеке булган. Ул аны биредә табыш йорты тоткан сәүдәгәр Усманов кызыннан XIX гасыр ахырында сатып алган булган. Санап карагач, барысы 27 йорт һәм бина булган дигән карарга килдем. Бу санга тагын бер йортны кушарга була. Ул – Тукай урамындагы 16 һәм 16 нчы А йортлары. Күптән инде ташландык хәлдә. Халык телендә «Шакир солдат йорты» буларак билгеле. Үзем шунда туганга һәм яшьлегем дә биредә узганга, аның тарихы миңа яхшы мәгълүм. Йортның соңгы хуҗасы Газизә Апанаева иде. Шушы Шакир йортына килен булып төшә ул, аның бердәнбер улы Сабирҗанга кияүгә чыга.

Газизә апаның сөйләве буенча, Шакир Шәмсетдинов 25 еллап (шул ук вакытта ялланып та) солдат хезмәтендә йөргән. Шул рәвешле җыелган акчага 1895 елда Казанга кайтып, ике катлы ике йорт төзи. Берсендә үзләре яшәгәннәр, ә икенчесен кунакханә итеп тотканнар. Казандагы башка бик күп тарихи йортлардан аерылып торган әлеге йорт төсле витражлы балконы һәм аның өстендәге шпигеле белән күпләрнең дикъкатен үзенә җәлеп итә иде. Узган гасырның 70 нче елларында ремонт вакытында эчке өлеше нигездән алып үзгәртелә. Ишегалды эчендәге таш каралтылары белән бергә, утар комплексы хасил иткән ул. Рәсми рәвештә Татар энциклопедиясендә романтик юнәлештәге эклектик формалы татар архитектурасы һәйкәле буларак тәкъдим ителә. Бервакыт мемориаль такта да элеп куелган иде. Кемдер тарафыннан (әлбәттә, махсус рәвештә) ул да алып ташланган. Инде әйтеп узганча, 2012 ел – Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Универсиадага кадәр Тукай урамы, шул исәптән 16 һәм 16 нчы А йортлары хәзерге ташландык хәлләрендә калырмы икәнни?! Килгән кунаклар, һичшиксез, Казанның тарихи урыннарын күрсәтүне сораячаклар. Аның борынгылыгын, матурлыгын нәрсә белән күрсәтербез соң? Казанның башка биналарында «Шакир солдат йорты» кебек төсле витражлы флигель булуын мин хәтерләмим. Апанайлардан калган биналарның кайберләренең тышкы кыяфәтен генә төзекләндереп булса да, бу – олуг затларга булган бурычыбызның кечкенә бер өлешен түләү булыр иде. Апанайлардан калган матди байлыктан тыш, аларның татар мәдәниятенә керткән өлешләре дә зур бит әле. Искә төшерик. Габдулла Габделкәрим улы Апанаев Г.Барудига ияреп, Печән базары мәдрәсәсенә яңа ысуллы укыту системасы кертә. Апанайлар мәдрәсәсендә төрле елларда күренекле татар язучылары Г.Исхакый, З.Бигиев, М.Гали, А.Шамов, К.Мотыйгый белем алалар. 1913 елда Габдулла Мөхәммәтйосыф улы Апанаев (1873-1937) бик кызыклы башлангыч белән чыккан. Ул фондларын Казанның борынгы татар гаиләләрендә сакланып калган китаплар, кулъязмалар, башка реликвияләр тәшкил итәчәк Милли музей төзергә тәкъдим иткән. Г.Апанаев милли мәгариф һәм мәдәният үсеше белән дә даими кызыксынып торган. Р.Салихов, Р.Хәйретдинов язмалары буенча, аның киңәше һәм ярдәме белән беренче татар «Китапханәи исламия»се, шулай ук «Шәрык клубы» китапханәсе дә өзлексез рәвештә яңа басмалар һәм рус классикларының әсәрләре белән тулыландырылып торган. Күргәнебезчә, Апанаевлар эчкерсез хәйрия эшләре белән киң танылганнар.

Бер Мөхәммәтвәли Муса улы Апанаев кына да (1825-1885) үзенең банктагы акчасыннан (4000 сум) килгән табышны Икенче мәхәллә мәчете мәдрәсәсе һәм имамнары файдасына васыять итеп калдырган. Мондый мисалларны күп китереп булыр иде. Совет власте урнашканнан соң, Апанаевларның бөтен шәхси милекләре, байлыклары тартып алына. Ә үзләре бер-бер артлы үлемгә – атылуга дучар ителәләр. Иң элек 1918 елда Габдулла Апанаев атып үтерелә. 1922 елда Шәрык клубында халык уен кораллары оркестры белән җитәкчелек итүче Мөхәммәтвәлине (Муса Апанаев оныгының малае) эзәрлекли башлыйлар. Әмма кулга алырга өлгермиләр, чахотка авыруыннан үлеп китә. Татарстан КГБсының җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлеге җитәкчесе Р.Кашаповның 1992 елның 3 мартында «Вечерняя Казань» газетасында басылып чыккан мәкаләсеннән күренгәнчә, 1937 елда Габделхәмит Исхак улы Апанаев, Гарун Габдрахман улы Апанаев, 1938 елда Ибраһим Исмәгыйль улы Апанаев, Якуб Исмәгыйль улы Апанаев атып үтерелә. 1941 елда Ибраһим Исхак улы Апанаев лагерьда үлә. 1942 елда Усть-Печлагта Әхмәт Бәдретдин улы Апанаев дөнья куя. Бу исемлектән төшеп калган, 1937 елда атылган Йосыф улы Габдулла Апанаевны да исәпләсәң, туган халкы өчен яшәгән зыялы Апанайларның барлыгы 8 заты юкка чыгарылганын күрүе кыен түгел. Затларның да ниндиләре бит әле! Чын мәгънәсендә затлы, асыл затлар. Үз көчләре белән тапкан, төзегән, булдырган, халык бәхете өчен көрәшкән, байлыкларын ярлы халык белән бүлешкән, Казан икътисады һәм мәдәниятенә бик күп өлеш керткән чын шәхесләр булган бит алар. Без алар алдында бурычлы. Әйдәгез, 2012 елда, Казандагы бер урамга «Апанайлар урамы» яисә «Бертуган Апанаевлар» исемен бирик. Моңа алар, һичшиксез, лаек. Үзебезнең затлы, күренекле шәхесләребезне башкаларга да күрсәтә белик! Ә Апанайлар нәселе дәвам итә. Мин белгәннәре матур, дөрес яши. Араларында галимнәр дә бар. Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» газетасында (2011 ел, № 11, ноябрь саны) Ләйсән Ситдикованың Казанда яшәүче Мөхәммәтшакир Мөхәммәтзакир улы Апанаевның оныгы Фәрит Бахтиозин хакында «Просто помогать людям» исемле мәкаләсе басылып чыкты. Медицина өлкәсендә 60 ел стажы булган, меңнәрчә операция ясаган профессор дип яза автор Фәрит әфәнде хакында. Белүемчә, моннан тыш меңләгән бушлай консультацияләр дә алып бара әле ул. Хәтта төннәрен дә машина белән алып киткәлиләр үзен. Аның улы Рөстәм Бахтиозин Мәскәүдә яши, шулай ук медицина фәннәре докторы, профессор. Ул да ата-бабаларыннан калган игелекле иганәчелек эшен дәвам итә. Әле күптән түгел генә Тукай урамындагы 7 нче дәваханәгә УЗИ аппараты бүләк итте, Казанда авариягә эләккән бер ханымга 10 меңләп акча тапшырды. Сахаров урамында хуҗасыз урам этләрен һәм песиләрен бик күп еллар буе ашатып яшәүче (пенсиясенең 5-6 мең сумы шуларга китә) Роза Тамаевага да даими рәвештә акча җибәреп тора Рөстәм Бахтиозин. Менә шундый алар – Апанайлар һәм аларның нәсел дәвамчылары. Шул данлыклы нәсел истәлегенә Казанда Апанаевлар урамы барлыкка килер әле дип көтеп яшибез. PS. Конференциядә катнашучылар кабул иткән резолюциядә дә әлеге мәсьәлә чагылыш тапты.

Галимнәр Апанаевлар истәлеген мәңгеләштерү максаты белән Казанның Иске Татар бистәсендәге урамнарының берсенә Апанаевлар исемен бирү һәм элеккеге Апанайлар йортында (Сафьян урамы, 5 нче йорт) Татар сәүдәгәрләре һәм иганәчелек музее төзү мәсьәләләрен хәл итүне сорап, шәһәр мэры И.Р.Метшинга һәм ТР мәдәният министры А.М. Сибагатуллинга хат юлладылар. Апанаевларның Казанның үсешенә керткән хезмәтләрен исәпкә алып, топонимика буенча шәһәр комиссиясе тәкъдимне хуплаган. Казанның тарихи өлешендәге урамнарның берсенә исем биргәндә Апанаев фамилиясе дә фикер алышуга куелачак.

"Шәһри Казан"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана