Казан VIII халыкара мөселман киносы фестиваленә әзерләнә

29 май 2012 ел 12:15

3-11 сентябрьдә үтәчәк VIII фестивальгә көтелгәнгә караганда да күбрәк фильмнар килә башлаган. Оештыручылар әсәрләрдә дини кыйммәтләргә тел-теш тидерелмәсен өчен махсус белгеч чакырган. Казан халыкара мөселман кинофестивалендә кырыктан артык илдән катнашырга теләк белдергәннәр инде. "Хәтта көтелмәгән Панама, Аргентина, Индонезия кебек илләрдән дә фильм җибәрүчеләр бар. Элекке бәйгеләрдә катнашкан Мисыр, Иран, Һиндстан, Кытай һәм башка дәүләтләрне әйтеп тә торасы юк”, - дип белдерде фестивальнең башкарма директоры

Марат Дәүләтов. Казан фестивале чит илләрдә зур кызыксыну уятса да, әле бүгенгә кадәр Татарстаннан фильм тәкъдим итүче булмаган. Шулай да бер хосусый студиядә төшерелгән фильмны алып килергә вәгъдә иткәннәр. "Рәсми теркәлгәч кенә аның кем булуын әйтәчәкбез, быелгы фестивальдә Татарстаннан өч фильм катнашырга мөмкин”, дип белдерде ул. Бүгенгә төрле илләрдән Казанга фестивальгә дип 167 фильм җибәргәннәр.

Элекке елларда мондый хәл булмаган. Май ахырларына иң күп дигәндә 80 тирәсе генә әсәр кабул иткәннәр. Фильмнар июль уртасына кадәр тупланачак. "Быел хәтта 400гә якын фильм да булырга мөмкин, шулкадәр күп әсәр килә башлауга үзебез дә нык гаҗәпләнәбез”, диде Дәүләтов. Казан фестивалендә катнашырга теләүчеләр нигә бу кадәр күбәя соң дигән сорау да туа. Мөселман киносы дип аталгангамы, әллә башка берәр сәбәп бармы? "Ислам дәүләтләре вәкилләренә фестивальнең эчтәлеге ошаса, башка илләрдәгеләр абруе үскәнгә монда килергә тели. Безне ничек кенә сүкмәсеннәр, без фестиваль програмын һәр ел саен кино сәнгатен аңлаучыларга хуш килерлек яхшы итеп оештырырга омтылабыз. Елдан-ел йөзгә кызыллык китермәслек итеп програмны төзергә тырышабыз, шуңа күрә кино җитештерүчеләр, фильмнарның авторлары арасында аның дәрәҗәсе үсә бара. Фестивальләр шулкадәр күп бит. Русиядә генә дә алар йөзләп, әгәр күбрәк тә булмаса. Әмма алар режиссерлар, сценарий авторлары һәм башкалар арасында артык кызыксыну тудырмый”, ди Дәүләтов.

Оештыручылар җитешсезлекләрне бетерергә тырыша

Шулай да Казан фестиваленең дә җитешеп үк бетмәгән яклары булгалап тора. Узган бәйгедә Германиянең "Ят ханым” фильмында хатын-кыз ролен уйнаган Сибель Кекилли бүләккә ия булган иде. Әлеге актриса порнофильмнарда төшүе һәм "көч куллану - ислам мәдәниятенең төп өлеше" дигән белдерүе белән дә билгеле. Кекиллинең иң яхшы хатын-кыз роле бүләгенә ия булуы шау-шу тудырды. Шуннан соң Татарстан мөфтие Илдус Фәиз мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга ризасызлык хаты да юллады. Мондый кытыршылыклар килеп чыкмасын, ислам һәм башка дин кыйммәтләренә тел-теш тидермәсеннәр өчен оештыручылар быелгы фестивальгә Русия ислам университеты проректоры Рөстәм Батровны чакырган. Батров сайлап алу эшендә катнашырга ризалыгын биргән. "Беренче чиратта аны чакыруыбыз фестивальнең үзенчәлегенә бәйле. Бу фестивальнең максаты - дини һәм милли толерантлыкны пропагандалау. Без быел програмны дини толерантлык һәр фильмда да чагылырлык итеп төзисебез килә. Шуңа күрә Батровның киңәшләрен кулланырга уйладык”, ди Дәүләтов.

"Алтын мөнбәр”не кайтарырга телиләр

Өченче елгы фестивальне дә Казан җитди проблемнар белән каршы алды. Әлеге мөселман кинофестиваленең ул вакытта Мәскәүдәге җитәкчесе Зауди Мамиргов Казан ягы белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыккач, "Алтын мөнбәр” атамасын куллануны тыйган иде. Узган елгы фестивальдә оештыручылар, шул исәптән Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә: "Алтын мөнбәр” исемен Казанга кайтару өчен сөйләшүләр алып барылачак”, дип белдерде. Дәүләтов бу эшнең тукталмаганын әйтә. "Татарстан мәдәният министрлыгы җилкәсендә бу эш”, дип белдерде ул. "Бәлки быел ук "Алтын мөнбәр” исеме кайтыр”, дип тә өстәде.

Чит ил йолдызлары белән сөйләшүләр башланган

Казан сентябрь башында булачак чарага күренекле кино йолдызларын чакырырга тели. Жан Клод Ван Дамм, Брюс Уиллис, Том Сайзмор һәм башкалар белән сөйләшүләр башланган. Әлегә берсе дә Казанга киләм дип өздереп кенә әйтмәгән. Русиядән Андрей Кончаловский,

Дмитрий Певцов бу чарада катнашырга теләк белдергән. Кончаловский үзенең фильмнарын күрсәтәчәк һәм һөнәри осталыклары белән дә уртаклашачак. Фестиваль кысалаларында һинд киноларын аерым програм итеп күрсәтергә телиләр. Узган ел Татарстанда төшерелгән фильмнар аерым програм итеп тәкъдим ителгән иде. Бу чара быел булмаска ошап тора. Дәүләтов шулайрак дип әйтте. Ул фестивальдә бәйгегә чыккан фильмнарның "Родина” кинотеатрында күрсәтеләчәген дә белдерде. Фестивальне ачу һәм ябу тантаналары йә Камал театрында, йә "Пирамида” күңел ачу үзәгендә үтәчәк. Бу ягы әлегә тәгаенләнмәгән дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

tatar-islam.com

 

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана