Яшәү рәвеше буларак хәләл

18 май 2012 ел 09:49

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Хәзерге вакытта хәләл төшенчәсе киң таралыш тапты һәм аны мөселман оешмалары белән бәйләп карау гадәткә кереп китте. Һичшиксез, моның сәбәбе булып – ислам диненә, мөселман тормышы кыйммәтләренә көннән-көн арта баручы кызыксыну тора. Күпчелек очракта “хәләл”не ашау-эчү, ризык, аерым алганда, билгеле бер хайван итләре, ашамлыкларда “хәрам” категориясенә кергән кайбер кушылмаларның булу-булмавы белән бәйләп карыйлар. Ләкин “хәләл” – киңрәк төшенчә. Ул ашау-эчү, ризык белән генә чикләнеп калмыйча, мөселман кешесенең бөтен тормышын биләп ала. Рөхсәт ителгән һәм тыелганны – хәләл белән хәрамне – Аллаһы Тәгалә кешелеккә эш һәм ниятләр белән тутыру өчен каркас буларак биргән. Шуңа күрә “хәләл”, беренче чиратта, үзебезне кайчан-ничек тотуыбызны һәм ниятләребезне билгели торган  әхлакый юнәлеш. Кеше нинди генә хәлгә юлыкса да, аның алдында һәрвакыт “хәләл” белән “хәрам” арасында сайлау иреге торачак – гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, эштәге хезмәттәшләрең белән аралашу яки буш вакытта уку өчен китап сатып алу һ. б.

Коръәндә ачыктан-ачык әйтелгән: «Аллаһ сезгә Үзенең тыйганнары турында төшендерде бит». Галәмне юктан бар иткән Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәү – җәмгыятьне савыктыру юлында әйләнә-тирәне уңай яктан кабул итүгә гарантия. Аллаһы Тәгалә зарар китерүче нәрсәләрне тыйган (бу турыда безне Бар кылучыдан да яхшырак белүче юк). Коръәни-Кәримдә яки пәйгамбәребез (сгв) Сөннәтендә җавап таба алмаслык сораулар юк, шуңа күрә без һәрбер эш-гамәлләребездә, шәригать кануннарына таянып, дөрес юлны сайлый һәм Аллаһы Тәгалә юлынан тайпылмыйча “хәләл”не таба алабыз.

Безнең көннәрдә мөселманнар өчен тыелмаган ашамлыкларга хәләл тамгасы сугылган ризык яисә туризм, такси яисә банк картасы кебек тормыш-яшәеш өлкәләре барлыкка килде. Әлбәттә, бу – бер яктан, мөселманнарның тормышын җиңеләйтүче уңай күренеш булса, икенче яктан, Аллаһы Тәгалә рөхсәт итмәгән әйберләрнең әле бу дөньяда күп булуының да күрсәткече булып тора. Безнең өчен тормышыбызның “хәләл” дип аталган Илаһи стандартка туры килүе мөһим булырга тиеш. Шуңа күрә “хәләл” – җәмгыять сәламәтлегенең физик һәм рухи нигезләрен билгеләүче яшәү рәвеше.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана