Малайзия телевидениесе Татарстан турында фильм төшерә

09 май 2012 ел 12:13

Татарстанга берничә көнлек сәфәр белән Малайзия телевидениесе вәкилләре килде. “Al Hijrah” телеканалы хәбәрчеләре Татарстан турында 13 сериядән торган фильм төшерергә ниятли. Биш кешедән торган төркем Казанның күренекле урыннарын барлап чыгарга да өлгергән. 

“Al Hijrah” телеканалы 2010 елда оешкан. Малайзиядәге башка телеканаллардан аермалы буларак, бу канал тулысынча бушлай һәм бары тик ислам турында гына тапшырулар әзерли. Шул нисбәттән, каналның Татарстан турында документаль фильм төшерү нияте туган.
 
Малайзия – көньяк-көнчыгыш Азияда урнашкан мөселман дәүләте. 1963 елга кадәр Британия колониясе булып торган. Бүгенге көндә бу мәмләкәт Азиянең иң алга киткән дәүләтләренең берсе. Аны Сингапур һәм Бруней белән бер рәткә куялар. Бу илләр тулысынча бәйсез. Аларга карата “Азия феномены” дигән төшенчә дә бар.
 
Малайзия икътисады алга киткәннәрнең берсе санала. Бәйсезлек алганына ярты гасыр чамасы гына булса да, дөньяда абруе шактый югары. Илдә шәригать кануннары хөкем сөрә. Бу кануннар эчкечелек, гомосексуализм, наркомания кебек җәмгыять бәлаләрен төптән кисәргә ярдәм итә дип санала. Башка дин вәкилләре өчен җәмгыяви кануннар да эшли. Тагын бер кызыклы үзенчәлек: илдәге бөтен матбугат дәүләт кулында.
 
Малайзия телеканалы хезмәткәрләре белән тылмач булып рус телендә сөйләшүче Мәликә Әхәтова да бар. Мәликә үзе Үзбәкстан кызы булса да, әбисе-бабасы Казан татарлары булып чыкты.
 
Мәликә Әхәтова
​​“Малайзияда татарлар турында берни дә белмиләр. Сәфәргә әзерләнгәндә, мөхәррирләр: “Татарстан? Кайда ул?” дип сораштылар. Мин аларга Татарстанның Русиядә урнашканын, башкаласы Казан икәнен аңлаттым. “Ә-ә, Казан? Казакъстан?” дип кабат сорау бирделәр. “Юк. Бу Казан, Татарстан. Анда безнең кебек үк мөселманнар яши”, дип аңлаттым.
 
“Малайзияләр Татарстан турында берни дә белми дисәк тә була. Мин үземне мәшһүр татар халкының бер өлеше дип саныйм. Шуңа да бу эшкә бик теләп алындым. Татарстанның икътисади, мәдәни ныклыгын Малайзия ватандашларына уңай яктан күрсәтер өчен барысын да эшләргә тырышырбыз. Былтыр TV3 телеканалы “Пәйгамбәр юлыннан” дигән фильм эшләгән иде. Алар Татарстанда, Дагыстанда булганнар. Ләкин алар Казанның бөтен матурлыгын күрсәтмәгән. Казан кирмәне, Кол Шәриф кебек танылган урыннар игътибарсыз калган. Болгар хакында кечкенә сюжет бар иде. Фильм төшерүчеләргә Рөстәм Миңнеханов белән аралашырга насыйп булган. Ләкин президент ул очрашуда күбрәк икътисад турында сүз алып барган. Миңа калса, республика башлыгына беренче чиратта Татарстанның мәдәнияте һәм дине турында сөйлисе калган. Чөнки бөтенләй таныш булмаган халык турында сүз алып барасың икән, аның яшәешен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтү мәслихәт. Мәсәлән, Малайзия премьер-министры татарларга илнең икътисады турында сөйли башласа, сезгә бик кызык булмас иде дип уйлыйм.
 
Безнең проектның тагын бер үзенчәлеге шунда ки, тапшыруда гади халыкны күрсәтергә  максат куйдык. Нәкъ менә аларның көнкүрешенә нигезләнеп, Татарстан турында яхшы тәэсир калдырырбыз дип өметләнәм. Әгәр дә берәр танылган шәхес турында сюжет эшләсәк, Татарстанның бөтен матурлыгын ачып бирә алмаячакбыз дип уйлыйм”, дип сөйләде “Азатлык” радиосына Мәликә Әхәтова.
 
Тагын шунысы белән дә горурланып була: Татарстан турындагы фильм Рамазан аенда, ифтардан соң прайм-тайм вакытында күрсәтеләчәк. Тапшыру әзерләүчеләр бу вакытны махсус сайлаган, чөнки ифтардан соң бөтен гаилә экран алдына җыела. Авыз ачканнан соң, телевизор багу –  үзенә күрә бер традиция икән.
 
Шәйфүл Нәим Усман
​​“Безнең илдәге этник вазгыять тә Татарстанныкы белән охшаш дип әйтеп була. Малайзия халкының 60%ын җирле халык – малай һәм аңа охшаш милләтләр тәшкил итә. Бездән тыш, кытайлар һәм индуслар да яши. Индонезиядан, Кытайдан килүче эммигрантлар күп. Ләкин малайзияләр кытай яки һинд кызына өйләнә икән, килен ислам динен кабул итәргә тиеш. Шулай ук өйләнешүне теркәү дигән хәл илдә бөтенләй юк диярлек. Ир белән хатын җепләрен бәйләр өчен никах кына да җитә.
Шунысы да кызыклы: инглиз телен элита һәм хакимият вәкилләре актив куллана. Бигрәк тә бу хәл зур шәһәрләрдә күзәтелә. Ләкин малай телен саклап калу өчен бөтен чараларны да күрәбез. Кибетләрдә, җәмгыять урыннарында инглиз, малай, кытай телендә элмә такталар бар. Әйтәм бит, Малайзия белән Татарстан бик охшаган”, диде тапшыруны алып баручы Шәйфүл Нәим Усман.
Казаннан тыш, Малайзия кунаклары Балтач, Кукмара, Болгар кебек урыннарда да булырга ниятли. Авылдагы көнкүрешне, гореф-гадәтләрне дә күрсәтү күздә тотыла.
 
Тапшыруның исеме дә билгеле икән. Әзерләүчеләр аны “Татарстан – Русия исламының энҗесе” дип атаган.
 
Ленар Мөхәммәдиев, "Азатлык"
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана