Мөселман китапханәсенең ишекләре һәркем өчен ачык

26 апрель 2012 ел 20:31

Уфада “Бәйтул мал” фонды каршында иҗтимагый мөселман китапханәсе былтыр сентябрьдә ачылган иде. Ярты ел эчендә Октябрь проспекты, 85/2 адресы буенча урнашкан китапханә Ислам дине белән кызыксынучыларның яраткан урынына әверелде.

— Беренче китапларны “Бәйтул мал” фонды сатып алды. Аннары китапханә фондын баету максатында  Русия мөселманнарының Үзәк һәм Башкортстан мөселманнары нәзарәтләренә, Русия Ислам университетына, китап нәшриятларына һәм кибетләргә хатлар юлладык. Алар барысы да ярдәм итте, — ди китапханәче Ралина Хисаметдинова.
 
Китапханәдә Коръәнне укырга өйрәнү, тәҗвид; хатын-кызлар өчен Ислам: балаларны тәрбияләү, сәламәтлек һәм шәригать кушканча киенү; Исламда билгеле шәхесләр: Мөхәммәт (с. г. в.)нең сирәте, хәлифәләрнең һәм сәхабәләрнең тормыш юлы, мәгърифәтче-галимнәрнең билгеле әсәрләре; хәдисләр; Ислам һәм фән; гакыйдә, фикыһ һәм әхлак рубрикалары булдырылды. Уфаның “Ихлас” мәчетеннән һәм “Сад” нәшриятыннан китаплар китергәч, балалар өчен яңа рубрика ачылды.
 
Китапханәбездә татар, башкорт, урыс, гарәп, төрек, инглиз һәм француз телләрендә дүрт йөздән артык китап, гәзит һәм журнал бар. Бирегә мөэмин-мөселманнар өйләреннән китапларын китерә. Барлык китапларга да Үзәк диния нәзарәте карамагындагы Русия Ислам университеты белгечләре тикшерү үткәргән.
 
Китапханәгә бүген 77 кеше йөри. Һәр атна саен 2-3 китап укучы өстәлеп тора. Безгә дөньяви һәм дини уку йортларында белем алучы студентлар, Ислам дине белән кызыксынучы төрле буын вәкилләре килә. Бирегә килүчеләрнең һәрберсен без китап икенче мөгаллим булуы турында искәртәбез. Беренче мөгаллим — ул остаз, хәзрәт, имам. Уфаның һәр мәчетендә Ислам дине нигезләрен укыту курслары эшли. Китапханәгә йөрүчеләргә мәчетләрнең телефоннарын, курсларда уку расписаниеләрен, кем укытуы турында мәгълүматлар бирәбез.
 
Мөселман китапханәсе иртәнге сәгать 10нан 6га кадәр, җомга көн көндезге 1гә кадәр эшли, шимбә һәм якшәмбе — ял көннәре.
 
Фәнүз Хәбибуллин, "Кызыл таң"

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана