Кулъязма әсәрләр тарихыннан

23 март 2012 ел 10:22

Идел һәм Кама буе татарларында китап басу һөнәре барлыкка килгәнче, язу культурасына борыннан ия булган халыклардагы кебек, кулдан күчерелгән язма китаплар йөргәнлеге билгеле. Язма китапларны күчереп тарату Болгар дәүләте чорыннан (X йөз) дәвам итеп килгән.

Идел-Кама буенда яшәгән Болгар, Сарай, Казан дәүләтләре чорында төркичә язылган һәм күчермәләре буыннан-буынга, кулдан-кулга күчеп килеп заманыбызга ирешкән әсәрләр юк түгел. Болгар шагыйре Кол Галинең “Йосыф вә Зөләйхә” атлы кыйссасы (1233), “Шәһри Болгар газыйлары”, атаклы “Бәдәвам” белән “Башлагале” (“Кисекбаш”) китаплары шундыйлардан санала. Болгар чорында язылып та, нөсхәсе безгә килеп җитмәгән, ләкин исемнәре билгеле булып калган әсәрләр дә бар. Шундыйлардан берсе – Болгарның баш казыйсы Якуб Ногман улы тарафыннан 1112 ел тирәсендә язылган Болгар тарихы.

Аннан соңгы йөзләрдә иҗат ителгән китаплар бик сирәк сакланган. Мәхмүд Гали улы Болгариның “Нәһҗ-әл-фәрадис” (“Оҗмах юлы”) китабы күчермәләре (китап 1342 елда Сарай шәһәрендә язылган), шул ук XIV йөздә язган Сәиф Сараи шигырьләре, халыкның авыз иҗатында сакланып килгән “Идегәй” дастаны, 1513 елны Казанда төзелгән Коръән тәфсире-комментариесе (нөсхәсе Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана), Казан шагыйре Мөхәммәдъяр Мәхмүд улының “Төхфәи мәрдан” (“Егетләр бүләге”) һәм “Нуры содур” (“Күңел нуры”) исемле шигырь җыентыклары (1539–1542), Касыйм шәһәрендә Кадыйргали-би тарафыннан гарәпчәдән компиляция тәртибендә 1600 нчы еллар тирәсендә язылган “Гомуми тарих” китабы, шагыйрь Мәүла Колый әсәрләре (1670 нче еллар) кулъязма килеш сакланып килгәннәр.

Шундый китаплар өстенә Урта Азиядән чыгтайдан кергән Рабгузиның “Кыйссасел-әнбия” (“Пәйгамбәрләр тарихы”), “Бабирнамә” (“Бабирның юлъязмалары”), “Шәҗараи төрки” (“Төрки халыкларының нәсел язуы”), Әбелгазый Баһадирхан әсәре кебек тарихлар, үзбәк шагыйрьләреннән Әхмәт Ясәвинең “Диван хикмәт”е, Сөләйман Бакыргани һәм Суфи Аллаһияр вәгазьләре үз вакытында кулъязма килеш таралган.

Шулардан тыш, халкыбызның авыз иҗатында сакланып килгән әкият, җыр, бәет, мәкаль, табышмак, такмак, әйтемнәр, кабер ташы язулары – борынгыдан калган язма мираслар.

Китап басу һөнәре барлыкка килгәнче, язма китапларны кулдан күчереп тарату эшен русларда (көнбатыш халыкларында да) монастырьлар башкарган. Китап күчерү өстендә монахлар утырган. Киев, Новгород, Псков, Мәскәү кебек шәһәрләрдә китап күчерү урыннары эшләгән.

Көнчыгыш дөньясында, шул исәптән Идел-Кама буе татарларында да, китап күчереп тарату үзәге мәдрәсәләрдә булып килгән. Күчерү эшен шәкертләр үтәгән. Шәкертләрдән тыш, матур язуга сәләтле кешеләр (хаттат-каллиграфлар) дә шөгыльләнгән.

Китап күчерү белән даими эш иткән хаттатлардан Оры авылыннан Иванай Арсай улы (XVII йөз ахыры), Ташкичүдән Илми Үтәмеш улы (1700–1740), Ашыттан Сәйфелмөлек Зәйнетдин улы (XVIII йөз уртасы), Кыскадан Собхан Мәрҗани (соңгысы үзе генә дә 60 томнан артык китап күчергән) кебекләрнең исемнәре билгеле.

Тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани бабасы хаттат Габделкәримнән калган язма китаплар арасында матур язу остасы бер кыз күчергән китаплар турында: “Язуы гүзәл, эше нәфис һәм күчерүче кызның белеме җитеш булганын күрсәткән кулъязма китаплар бар иде. Ул чакта яшьлегем сәбәпле, шул кызның исемен һәм башка әхвәлен тикшереп яза алмавыма әле дә булса үкенәмен”, – ди (Мөстәфадел-әхбар фи әхвале Казан вә Болгар. Т. 2. – Казан, 1900).

Китап күчерүче хаттатларның берсе турында Каюм Насыйри яза: “Ул заманнар китап баса торган басмаханәләр юк, халык кулында һәммәсе язган китап булгандыр. Хөсәен баба (Зөя өязе Югары Шырдан авылында) язуга оста кеше булган. Риваять кылалар, Хөсәен баба Әлмөхәммәт улы Коръән күчерүче иде, үзенең гомерендә берничә йөз китап язгандыр, диләр. Аның кулы белән язылган китаплар бәгъзе кешеләр кулында хәзер дә күренәдер. Бу кеше 1805 нче елларда Югары Шырданда вафатдыр” (Каюм Насыйри мәҗмугасы. – Казан, 1956).

Бу мисаллардан ачык күренә ки, язма әсәрләр һәр якның үз хаттатлары аша ил эченә таралган.

Кулларда йөргән язма китапларның зур күпчелеге дини китаплар, дини дәреслекләр, пәйгамбәрләр тарихы кебек әйберләр булган. Арада тарих, сүзлек, медицина китаплары, Иран шагыйре Сәгъди Ширазиның дөньякүләм танылган “Гөлестан”ы һәм “Бостан”ы, “Хөсрәү вә Ширин”нең фарсы тексты, суфичылык рухында язылган “Диван хикмәт”, “Сөбателгаҗизин” (“Суфилык карашында нык тору”) һәм аңар аңлатмалар, “Бакырган китабы” кебек әдәби әсәрләр күренә.

Язма китаплар эчендә тышлыгы һәм бит башлары көнчыгыш орнаментлары белән бизәлгән нөсхәләр дә бар.

Матур язу остасы Лотфи Өммәти (Әлмәти) күчергән һәм бизәгән “Диван Ризаи”дәге (“Ризаиның шигырьләр җыентыгы”) бит башы һәм текст, “Гашыйк Гариб” һәм “Таһир-Зөһрә” тышлыклары шул турыда сөйлиләр.

Баерак кешеләр кулындагы хосусый китапханәләрдә гарәп һәм Иран осталары кулыннан үткән гаять нәфис эшләнгән язма китаплар да аз булмаган.

Китап күчерү эше бездә басмаханәләр ачылганнан соң да дәвам иткән. Исем казанган хаттатлардан Рәхмәт Әмирхан, Мостафа Әлдермеши, Петербург университетының каллиграфия укытучысы Гали Мәхмүдов белән Казан литографиясендә гравер булып эшләүче Лотфи Өммәти кебекләрне күрсәтергә мөмкин. Соңгы икесе көнчыгыш орнаментлары остасы буларак танылганнар.

Кулдан китап күчерү төпченүле һәм вакытны күп ала торган хезмәт булганга, оста куллардан чыккан китаплар кыйммәт бәягә сатылган. Шуңа күрә ул чакларда язма әсәрләр бары тик байлар, мәдрәсә тәрбиясе күргән хәлле кешеләр кулында гына тупланган.

Борыннан килгән кулъязма китаплардан әдәби, тарихи кыйммәте булган кайберләре Көнчыгышны өйрәнүче рус һәм татар галимнәренең тырышлыгы белән табылган. Төркичә кулъязмаларның шактый өлеше Мәскәү, Ленинград, Казан гыйльми китапханәләрендә саклана.

“Татарча басма сүз” китабыннан кыскартып алынды  

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан     

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана