Коръән савытлары

17 февраль 2012 ел 11:16

Коръән – мөселманнарның изге китабы, шуңа күрә аны кадерләп, күз карасы кебек сакларга кирәк. Коръән китабы җирдән иң кимендә 70 сантиметр биеклеккә куелырга, чиста тукымага өч кат төрелгән булырга тиеш. Ул башка китаплар янына куелса да, аның иң өстә торуы зарур; бу изге китапка тәһарәтсез кагылырга һич тә ярамый. Шуның өчен дә Коръән китабы махсус савытларда саклана.

ТР Милли музеенда Коръән савытларының геометрик формадагылары күбрәк, алар өчпочмак, турыпочмаклык рәвешендә гарәп хәрефләре белән бик матур язылып, үсемлек орнаментлары белән бизәлгән. Гадәттә, мондый савытларны ир-егетләр хатын-кызларга бүләк иткән.

Билгеле булганча, ТР Милли музеена 1895 елда нигез салына. Музей тарихы А.Ф.Лихачёв коллекциясе һәм 1890–1891 елларда Казанда үткәрелгән фәнни-сәнәгать күргәзмәсе материаллары нигезендә оешкан Казан шәһәре фән-сәнәгать музеена барып тоташа.

Андрей Федорович Лихачёв коллекциясе аеруча игътибарга лаек. Андагы 39920 предметның алты йөз егерме сигезе – татар халкының милли бизәнү әйберләре.

Бу тупланмада унбер Коръән савыты да бар. Алар алтын һәм көмештән эшләнгән. Көмеш алтын кебек үк затлы металл, әмма алтыннан ныграк. Осталар бизәнү әйберләре ясаганда аларның икесен бергә файдаланган, чөнки алар бер-берсен тулыландырган. Алтын йөгертелгән көмеш – бизәнү әйберен затлырак һәм күркәмрәк иткән. Кояш нурлары төсендәге алтын һәм зәңгәрсу көмеш – зәркәннәр өчен иң кулай чимал булып торган.

Идел буе татарлары зәркән сәнгатендә, нигездә, затлы металлдан җепкыр (ишкән, бөтерелгән алтын һәм көмеш җепләрдән зиннәтле бизәнү әйберләре ясау), каралту, кыру, уемлау ысуллары киң файдаланылган. Зәркәннәр әйберне затлы итү өчен кыйммәтле металлардан нәни бөртекләрне дә кулланган. Бу бөртекләр тиешенчә эшкәртелгәннән соң алдан әзерләнгән махсус ояларга беркетелгән.

Коллекциядә асылташлар белән бизәлгән Коръән савытлары да бар. Түгәрәк рәвешендә үзәге фирәзә асылташ белән бизәлгән Коръән савыты әнә шундыйлардан. Йөрәк рәвешендә эшләнгән савытлар да очрый.

ТР Милли музее залларында коллекциядәге Коръән савытлары белән “Казан татарларының бизәнү әйберләре” алтын хәзинәсендә танышырга, сокланырга мөмкин.

Азат АХУНОВ әзерләде

Фотолар ТР Милли музееның рәсми сайтыннан (www.tatar.museum.ru) алынды

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана