ГАБДУЛЛА хәзрәт РӘХМӘТУЛЛИН (XIX гасыр урталары – 1923)

17 февраль 2012 ел 10:31

Рәхмәтуллин Габдулла Гобәйдулла улы – танылган дин әһеле һәм педагог. Ул Сембер губерниясе (хәзер Татарстанның Буа районы) Буа өязе Карлы авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч дини белемне үзенең әтисе Гобәйдулла хәзрәт Рәхмәтуллин мәктәбендә алганнан соң, укуын 1887 елда Казандагы беренче Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә – Шиһабетдин Мәрҗанидә дәвам иттерә. Мәрҗани вафат булганнан соң, Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Аны тәмамлагач, Буага кайта һәм 1905 елның октябрендә шәһәрдә яңа төзелгән икенче мәхәллә мәчетенә имам булып сайлана. Шунда вафат булганчы хезмәт итә.

1907 елда Габдулла хәзрәт мәчет каршында Буа шәһәренең икенче мәдрәсәсен “Гыйльмия” исемле мәдрәсә ача. Бу мәдрәсә җәдиди укуга нигезләнгән була. Мәдрәсәнең уку-укыту тәртибе һәм күпкырлы гыйлем бирүләрнең һәммәсе дә шәһәрдә һәм әйләнә-тирәдә аның тиз арада абруе үсүгә китерә. Елдан-ел анда белем алырга теләүчеләрнең саны артканнан арта бара. Мисал өчен, 1913 нче елларда биредә йөз иллеләп шәкерт укый һәм аларга җиде мөгаллим белем бирә. Совет хөкүмәте урнашкач, “Гыйльмия” мәдрәсәсе 1919 елда I дәрәҗәдәге икенче Буа совет мөселман мәктәбе итеп үзгәртелә. Мәктәп белән Г.Рәхмәтуллин гомеренең соңгы көннәренә кадәр җитәкчелек итә.

Габдулла хәзрәт 1923 елның 13 октябрендә бакыйлыкка күчә. Ул Буа шәһәренен татар зиратына җирләнә. Габдулла Рәхмәтуллин берсүзсез үз заманының абруйлы шәхесләренең берсе була. Ул ислам дине үсешенә һәм Буа өязендәге мөселманнарның аң-белеме артуына зур өлеш кертеп, күп шәкертләр тәрбияләп калдыра.

Фотода: Габдулла хәзрәт эшләгән мәчет. Бүгенге көндә ул Буа шәһәренең Габделмәлик исемендәге Үзәк Җәмигъ мәчете исемен йөртә. (Автор фотосы.)

Рәшид МАЛИКОВ,

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты аспиранты

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана