Халык белән бергә

16 февраль 2012 ел 15:35

Район җитәкчелеге ел дәвамында дин әһелләре белән очрашулар үткәрә. Узган шимбәдә районыбызда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәез, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Диния нәзарәтенең тышкы элемтәләр бүлеге мөдире Хәбибулла хәзрәт, Диния нәзарәтенең беркетмә бүлеге начальнигы Равил Шәкүров һәм башка кунаклар булып китте. Алар белән очрашуга авыл имамнары, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде.

– Очрашып, җыелып сөйләшү – үзе бер бәйрәм ул. Ә бүген икеләтә бәйрәм дияргә мөмкин: Мәүлид ае бара. Шул уңайдан дин кардәшләребез белән аралашу өчен без районнарга чыгуны оештырдык. 2012 ел Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип тә игълан ителде. Бу карар Россиядә татар дин әһелләре ярдәмендә төзелгән беренче басма Китапның 225 еллык юбилеена бәйле рәвештә кабул ителде. Коръәнебез һәм сөннәтебез булганга да тормышыбыз күркәм. Нинди генә авырлыклар килсә дә, халкыбыз үз диненнән, кыйбласыннан, Коръән һәм сөннәттән аерылмаган, – диде Илдус хәзрәт үз чыгышында һәм бүгенге вәзгыятькә, булачак сайлауларга дини күзлектән чыгып бәя бирде, имамнарга халык арасында аңлату эшләре алып баруны йөкләде.

Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кыскача гына район тормышы, һәр тармакта башкарылган эшләр, киләчәккә бурычлар белән таныштырды.

– Халык хуҗалыгының һәр тармагы белән бергә, районыбызда дини, рухи тормыш та уңай үзгәрешләр кичерә. Яңа мәчетләр сафка баса. Ач-ялангач булу, хәерчелектә яшәү безнең халыкка хас күренеш түгел. Яхшы яшәү өчен күпләп товар җитештерергә, аны сыйфатлы итеп сатарга кирәк. Акча кереме булса, социаль мәсьәләләрне дә хәл итәргә мөмкин. Илдә тотрыклылык булса, аның белән төпле, саллы җитәкче идарә итсә, киләчәгебез дә өметле, якты булыр, – диде ул һәм РФ Президентын сайлауларда актив катнашырга, ышанычлы кандидатка тавыш бирергә чакырды.

Очрашуда шулай ук ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин чыгыш ясады.

Г.Мөдәрисова. “Хезмәт даны” (Кукмара районы)

Башка журналлар

Акчаң гына булсын

Татарстан хаҗиларын ерак­тан ук яшел төстәге ки­емнәреннән, сумкаларыннан танырга мөмкин икән...

28 октябрь 2014 ел 13:25

Зәкят байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта

Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы...

20 октябрь 2014 ел 09:38

“Хәләл” диләр дә ул...

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт итеп бирде

Кеше бу дөньяга гомере буе гел рәхәттә яшәү өчен генә килми.

14 октябрь 2014 ел 09:21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана