Владимир Путин дини конфессия вәкилләре белән очрашты

13 февраль 2012 ел 14:31

8 февраль көнне Владимир Путин, Россия президенты постына кандидатларның берсе буларак, илебезнең төп конфессия вәкилләре белән очрашты.

Мөселман дини оешмаларыннан очрашуда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге башлыгы Исмәгыйль хаҗи Бердыев, Россия ислам килешүе ассоциациясе рәисе Мөхәммәт хәзрәт Рәхимов катнашты.  

Очрашуда Россия Хөкүмәте рәисе билгеләп узганча, дәүләтнең төрле конфессия вәкилләре белән бергәлектә эшләвенең максаты – аларның гаиләләрне, мораль кыйммәтләрне үстерүгә булган ярдәмен тоеп, булган проблемалардан котылу нияте белән.  

Моннан тыш, В.Путин ассызыклаганча, илебездә дини эшчәнлек алып баруга тулы ирек бирелгән һәм әлеге ирек барлык дин вәкилләре өчен дә бертигез. Ул шулай ук дини оешмалар юлыга торган проблемаларны да атап узды, мисал өчен, шундыйлардан, Путин сүзләре белән әйткәндә, «чёрствость, излишнее администрирование или даже мздоимство» кебекләрен, ул, аерым бер конкрет дин белән мөнәсәбәттә генә түгел, ә илнең гомуми проблемалары белән бәйләнештә карады.

РФ Премьер-министры дәүләтнең совет власте елларында җыелган “әҗәт”ен кайтарудагы тырышлыклары турында да әйтте. Православ чиркәвенә караган күп санлы биналарның халыкка кайтарылуы турында сөйләп, Путин: “Башка конфессияләр дә, бүтән дини оешмалар да, дәүләтнең аларны читләтеп үтүеннән зарлана алмаслар, – диде. – Мәсәлән, Россия тарихында мөселманнарга мәчетләрнең бу күләмдә моңа кадәр бер тапкыр да кайтканы булмады. Аларның исәбе йөзләп, меңләп бара”.

         Россия президентына кандидат шулай ук югары белемгә дә игътибарын юнәлтте. “Дәүләт карамагындагы һәм дини оешма катнашындагысы белән төзелгән югары уку йорты һәм мәктәпләрнең дәрәҗәсен тигезләргә, һәм арендага алу, һәм бюджет чараларына ия булуга караган, һәм уку-укыту стандартларына кергән фәннәрнең укытучыларына хезмәт хакы түләү мәсьәләләренә бәйле принципиаль сорауны ахырына кадәр чишәргә кирәк”, – дип саный В.Путин. Ул басым ясап узганча, бу өлкәдә дискриминация булырга тиеш түгел. 

         Премьер фикеренчә, Россия университетларында “теология” дип аталган специализация, ә “Дөньяви этика һәм дини мәдәният нигезләре” фәнен укыту өчен махсус әзерлекле мөгаллимнәр барлыкка килергә мөмкин. “Киләчәктә әлеге предметның формаль ликбезга әйләнмәве мөһим, шуңа күрә мондый дисциплиналарны укытуны, әлбәттә, яхшы әзерлеге булганнар – я теолог, я дин кешесе алып барырга тиеш. Һәм шуңа мөнәсәбәтле рәвештә, шулай ук дәүләтнең ярдәме кирәк булачак, мин моны яхшы аңлыйм”, – диде хөкүмәт башлыгы.  

Владимир Путин шулай ук мәктәпкәчә белем бирүгә дә аерым игътибар бирергә чакырды. Аның сүзләренә караганда, дини берләшмәләрнең яңа балалар бакчалары ачу омтылышы һәм гамәлдә булган мәктәпкәчә учреждениеләрдә мәгърифәтчелек эше белән шөгыльләнүе – дәүләт властенең барлык дәрәҗәләрендә дә яклау табарга тиеш.

Президентлыкка кандидат булучының сүзләренә караганда, дәүләт башка төрле ярдәм күрсәтергә дә әзер: мисал өчен, телеканалларда традицион диннәргә өстәмә эфир вакыты бүлеп бирү.

Нияз САБИРҖАНОВ

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана