Ике төрле стандартлар (Икейөзлелек)

06 февраль 2012 ел 09:49

Без бик еш Шәрык илләрен ике төрле стандартларны кулланулары өчен әрлибез. Ләкин, ни кызганыч, мөселманнар үзләре дә бу мәсьәләдә алардан ерак китмәгән.

Берничә ел элек миңа диндәшләрем – Кавказ халыкларының берсендә кунакта булырга туры килде. Безнең арада кулларына тәсбих тотып, нәрсәдер турында уйланып, бер яктан икенче якка йөреп торучы бер карт бабай бар иде. Ул безнең бүлмәгә кергән саен, яшьләр олы кешене хөрмәт итү йөзеннән торып басалар иде. Фатир зур булмау сәбәпле карт безнең бүлмәгә минут саен керә иде. Һәм кич дәвамында карт кергән саен (!) яшьләр, тау халыкларындагы борынгы гореф-гадәт буенча,  аны хөрмәтләп, урыннарыннан сикереп тора иде.

Картларга карата мондый хөрмәт миңа бик нык тәэсир итте. Ләкин бу хөрмәтнең башка милләт вәкилләренә дә таралмавы мине гаҗәпкә калдырды. Татар бабайлары кергәндә шул ук яшьләр тору түгел, хәтта аларга таба борылып та карамадылар. Шунда мин ике төрле стандартның мөселман илләрендә дә булуын беренче тапкыр күрдем: барлык өлкән кешеләрне дә түгел, ә үз милләтләре бабайларын гына хөрмәт итүче мөселманнар да бар икән.

Минем кардәшләр – сәләфиләр (ваһһабчылар) шулай ук ике төрле стандартларны кулланырга ярата. Гомумән, миңа сәләфиләрнең ораторлык осталыклары ошый: яхшы спектакльне караудан баш тартырга кыен шул. Сәләфиләр кебек югары дәрәҗәдәге оста актёрларны эзләсәң дә табарга читен. Аларның: “Аллаһы Тәгаләгә, Аның илчесенә һәм арагызда хакимлек итүчеләргә буйсыныгыз”, – дигән Коръән аяте белән бизәлгән, ислам динендә хакимият темасына фәлсәфә сатуларын гына алыйк. Сәләфиләр мөселман өммәтенең бердәм булуының әһәмиятен һәм үзебезнең хакимнәребезгә буйсыну кирәклеген ассызыклый. Ләкин чынлыкта “үзебезнекеләр”  барысы да түгел, ә бары тик “үзләренеке” генә икәнлеге ачыклана. Шунда без сәләфиләрнең Коръән аятьләрен куллануларын бары тик оста актёрлар уены, спектакль икәнлеген аңлыйбыз.

Башка сәбәпләр белән сәләфиләрнең Татарстанда кулларыннан ычкынучы хакимиятне тотып калыр өчен, аңа ярсып (котырып) ябышуларын аңлатып булмый. “Арагызда хакимлек итүчеләр”гә буйсыну әһәмияте турындагы аятьне аларның Пәйгамбәребез (сгв) вакытлары түгел, ә үз хезмәт урыннары (минбәрләре) хакында сүз барганда кулланырга онытуларын ничек аңларга соң? Аларның төрле астыртын, мәкерле эшләр башкаруларына, халыкның аңын болгатуларына, судлашуларына, хатлар язуларына, “Ютуб”ка (www.youtube.com) видеороликлар төшереп җибәрүләренә күз салыгыз. Аңга килегез! Әле кайчан гына безне ислам юлында берләшергә чакыручылар сез түгел идегезме? Безне эчкерсезлеккә һәм югары дәрәҗәдәге хезмәт урыннарына утырырга омтылышның оят булуына өйрәтүчеләр сез түгел идегезме? Катгый рәвештә әмирләребезгә буйсынырга өндәүчеләр сез түгел идегезме? Шулай булгач, Татарстан мөселманнарының әмире – беренче чиратта, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти. Димәк, Әбү Хәнифә сүзләре белән әйткәндә, сезнең имтихан тоту вакытларыгыз җитте, чөнки хәзер кем өчендер әмир “үзенеке түгел” була башлады.

Танылган татар дин эшлеклесе Муса хәзрәт Бигиев тормышыннан бер вакыйга искә төшә. Мөселманнар аның иҗатына төрлечә карашта булсалар да, аның танылган кеше булуы гына түгел, ә югары әхлаклы кеше булуы беркемдә дә шик тудырмый.  Шейхел Ислам Муса әфәнденең китапларын тыйган фәтва чыгаргач, Истамбулда китап сатучы бер кеше, Муса әфәнденең китаплары үтемле булу сәбәпле,  аңа чираттагы китапларын җибәрүен үтенеп хат яза.

Аңа Муса әфәнде болай дип җавап кайтара: “Әгәр дә Шейхел Ислам миңа каршы фәтва чыгарган икән, бу дөньяда аның фәтвасына буйсынучы беренче кеше мин булачакмын”. Шулай итеп, Муса хәзрәт акчага бик мохтаҗ булса да, китап сатучының үтенечен кире кага.

Шейхел Исламга карата Муса хәзрәтнең дәгъвалары күп була, һәм ул үз дәгъваларын гадел (хаклы) дип исәпли. Ләкин аның өчен башкасы әһәмиятлерәк була – үзе тараткан фикерләргә чын күңелдән  ышану. Ышану һәм шуннан тайпылмыйча яшәү.

Рөстәм хәзрәт БАТЫР,

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

 

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана