МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

06 февраль 2012 ел 09:16

Һиҗри календарьның өченче ае булган рабигул әүвәлнең 12 нче көнендә ислам дөньясы Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә. Бу датаны барлык мөселман илләрендә зурлап тантана итәләр. Аның тарихы сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең тормышы, бу фани дөньяга килү көне белән бәйле. Мө¬хәммәд (с.г.в.), 40 яшенә җиткәч, пәйгамбәр була һәм үзенә йөкләнгән бу җаваплы вазыйфаны 23 ел намус белән үти. 63 ел гомер иткәннән соң, шул ук айның шул көнендә Мәдинә каласында вафат була. Ул — Аллаһтан изге Коръән китабы иңгән соңгы пәй¬гамбәр. Динебезнең алга китүенә, үсешенә зур өлеш керткән Пәйгамбәребез (с.г.в.) не барлык мөселман дөньясы ничә гасырлар дәвамында изге догада булып зур ихтирам һәм хөрмәт белән искә ала, аның туган көнен шулай зурлап, төрле чаралар уздырып билгеләп үтә. Мәүлид бәйрәме хакында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ белән сөйләштек.

— Габдулла хәзрәт, рабигул әүвәл аен еш кына мәүлид ае дип атауның сәбәбе Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең туган ае белән бәйлеме?

— Әйе, рабигул әүвәл ае ислам дөньясында тарихи ай санала. Шул айның 11 еннән 12 нче көненә каршы төн уртасында Мәккә шәһәрендә Рәсүлебез (с.г.в.) дөньяга килә. Бу истәлекле вакыйга бөтендөнья мөселманнарының дөнья һәм ахирәт сәгадәтләренә сәбәп булган көн. Шуңа күрә рабигул әүвәл аен икенче исем белән Мәүлид ае дип йөртәләр.

— “Мәүлид” сүзе нәрсәне аңлата?

—  Гарәпчә “туу”, “туган көн” дигән мәгънәгә ия.

— Мөхәммәд (с.г.в.) үзе туган көн дүшәмбедә атна саен ураза тота торган булган, үзен артык зурлаганны да бик өнәп бетермәгән. Шуңа аның кылган гамәлләренә үзгәреш кертү дөрес түгел диючеләр дә бар.

— Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең туган көнен намазда булып, гыйбадәт белән билгеләп узган икән, аңа хөрмәт йөзеннән бу көнне бәйрәм итәргә тулы хакыбыз бар.

— Динебездә Мәүлид кичәсе нинди гамәлләр кылып бәйрәм ителә?

— Ул көнне ислам илләрендәге барлык мәчетләрдә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шәрәфенә багышланган мөнәҗәт-касыйдәләр көйләнә, изге Коръән китабы, бәйрәм вәгазьләре, догалар укыла, салаватлар әйтелә, аш мәҗлесләре үткәрелә. 20 февральдә  Казанда Тинчурин театры бинасында Мәүлид бәйрәмен зурлап, тантаналы төстә билгеләп үтәргә җыенабыз. Теләүчеләр рәхим итсеннәр.

— Безнең мәчетсез авылларыбыз да шактый. Алар ничек бәйрәм итә ала?

— Өйдә Коръән, дини китаплар, касыйдәләр укып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) гә салаватлар әйтеп, догада булып, мөнәҗәтләр көйләп, аш-су әзерләп, табын артында кечкенә гаилә бәйрәме кебек үткәрергә мөмкин. 

— Бүген Мөхәммәд (с.г.в.) гә кагылышлы нинди истәлекләр саклана?

— Төркиядә Пәйгамбәребез (с.г.в.) гә багышланган мәчет һәм музей барлыгын беләм. Башка мөселман илләрендә аңа бәйле ядкарьләрне очратырга була. Шулай ук аның кылычлары, чәч бөртекләре, су эчкән савытлары, киемнәре сакланган.

— Хаҗга баручылар аның каберен күрә аламы?

— Якыннан күрә алмыйлар, ишекләр ясап, аны бүлеп куйганнар.

 Рәшидә АХМИРОВА 

Чыганак: "Ирек мәйданы" газетасы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана