XVII гасырдагы татар мәдрәсәләре

20 гыйнвар 2012 ел 09:41

Татар халкының йөзләрчә еллар буе мәктәп-мәдрәсәләре булып, алар гасырлар буена татар халкын агартып килгән. Мәгълүм ки, җәмгы­ятьтәге үзгәрешләр халкыбыз тормышында азмы-күпме тискәре йогынты ясаган: китапла­рыбыз, мәдрәсәләр, зиратлар, изге урыннар юк ителгән.

Шулай итеп, мирасыбызның күп өлеше югалган. Ләкин тырышканда кайбер фактларны, вакый­галарны ачыкларга мөмкин әле. Соңгы елларда Истанбулның «Тупкапы» сарае китапханәсендәге кулъязмалар арасында татарларның башкаласы булган Сарай шәһәрендә 1290–1395 еллар ара­сында «Ногмания» исемле мәдрәсә булып, анда күчерелгән кулъязмалар саклануы ачыкланды.

Казан ханлыгы башкаласында да Колшәриф (Кол Мөхәммәдшәриф) тарафыннан ачылган мәдрәсә булып, аның шәкертләре 1552 елның 2 октябрендә остазлары белән бергә шәһит киткән.

XVI–XVIII гасырларда татар мөселманнары­ның, мәчетләре белән бергә, мәктәп-мәдрәсәләре дә җимерелүен безгә онытмаска кирәк. Кызганыч, хәзер дә татарча белем алу системасы юкка чыгарыла бара.

XVII гасырның икенче яртысына татар халкы 1552–1584 еллардагы азатлык сугышында алган яралардан өлешчә аякка баса башлый.

Шул вакытлардан татар мәдрәсәләре ачылу хакында хәбәрләр саклана. Мәсәлән, Казан арты авыллары Алатта, Симеттә; Минзәлә ягында­гы Шыгайда; Касыйм ягындагы Әҗедә татар мәдрәсәләре булуга бәйле язма чыганакларны хә­зергә ачыклый алдык; билгеле, аларның  исемлеге болар белән генә чикләнмидер.

Халкыбызга аң-белем бирергә, аңа телләр үзләштерергә, китаплар укырга өйрәтүдә әлеге мәдрәсәләрнең  әһәмияте биниһая зур булган.

Бу урында без аларның беренчесе – Мортаза бине Котлыгыш әс-Симети исемле галим тара­фыннан Симет авылында (Саба районы) ачылган мәдрәсә хакында сүз алып барырбыз. Фәнни әдәби­ятта бу кешене Мортаза хафиз (абыз), Мортаза Симети исемнәре белән беләләр.

Аның кайсы елларда тууы һәм вафат булуы хакында төгәл мәгълүмат юк. Ләкин аның 1724 елда исән булуына Ризаэддин бине Фәхреддин бер мәгълүмат китерә.

XVII гасырның соңгы чирегендә Мортаза Си­мети ачкан мәдрәсәдә белем алган кешеләрнең XVIII гасырның беренче чирегендә галим, шагыйрь, педагог булып танылуы мәгълүм. Алар арасында Рәфикъ бине Таиб Курсави (Курсадан), Габдессәлам бине Урай (Олы Мәңгәрдән), Мансур бине Әнәс Борындыкый (Борындыктан), Әлмөхәммәд бине Сүкәй Шәмәки (16??–1742, август), Әгъзам Тенеки (Тенекидән), Габдеррәшид бине Кадермөхәммәд әс-Сабавый һ.б. булган (Ризаэддин бине Фәхреддин. Асар. I том. – Казан: Рухият, 2006. – 35 б.).

Бу шәхесләрнең остазлары Мортаза Симети – хаҗга барган кеше, аның хаҗга бару сәяхәт­намәсе дә сакланган. Ул үзе Казан ханлыгында, Ибраһим хан заманында аннан тарханлык ярлыгы алган атаклы бер нәселдән. Казан артында, Кама, Зәй, Кенәле буйларында бу нәселнең нәсел тармак­лары киң таралган.

Мортаза Симети чама белән 1640 елларда туган була. Аның эшчәнлеге һәм ул ачкан мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләр XVIII йөзнең өченче чирегенә хәтле татар мәгърифәте үсешенә зур өлеш кертә. Алар арасында иң танылган вәкил Мансур бине Әнәс Борындыкый була. Ул – шагыйрь, дәреслекләр авторы, нык иманлы имам булып, үз мәхәлләсе халкын көчләп чукындырудан саклап кала.

Аның тарафыннан язылган «Гавамил китабы» (1727) татар мәдрәсәләрендә күп еллар буе гарәп теле дәреслеге буларак кулланылган (Ризаэддин бине Фәхреддин. Асар. I том. – Казан: Рухият, 2006. – 39 б.). Соңгы ел­ларда М.Борындыкыйның бер тарихи кулъязмасы да табылды (Гайнетдин М. Мансур Борындыкый // Иман нуры. – 2006. – Май. – № 4. – 17 б.). Ул кулъязмада Чыңгыз нәселеннән булган татар ханнары тарихына кагылышлы хәбәрләр язылган.

Мәдрәсәнең хәзерге Рязань өлкәсе Ермишино төбәге Әҗе авылында 1673 елда Тимергали Са­фәров тарафыннан нигезләнүе турында язма мәгълүмат сакланган (Беләшев Аллаяр. Әҗе аулы хакында). 

1698 елда Шыгай авылы мәдрәсәсен тәмамлап чыккан имам Мөхәммәдшәриф бине Сөләйман хәзрәт мәгълүм. Димәк, Шыгай авылында да мәдрәсә булуына дәлил бар.

Мортаза Симети шәкертләреннән Рафикъ Курсави нәселләре хәзерге Татарстанның Арча, Балтач, Саба, Теләче төбәкләрендәге авылларда күп мәдрәсәләр тоткан имамнар булып торган.

Габдессәлам бине Урай – шагыйрь, Ташкичә мәдрәсәсендә мөдәррис булган. Анда хәтта атак­лы Батырша (1711–1755) хәзрәт тә укыган.

Әгъзам Тенеки 1733 елда исән булган. Ризаэддин Фәхреддин аның кыска төннәрдә ястү намазын уку шартлары турында язган китабы булу хакында хәбәр итә.

Гомумән алганда, Мортаза Симети мәдрәсәсе һәм шәкертләре мәгърифәтне һәм мәдәниятне күтәрүдә татар халкы тарихында якты эз калдырган.

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ,

филология фәннәре докторы,

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана