“Хәйрияче” караклар

20 гыйнвар 2012 ел 09:38

World Giving Index рейтингы күрсәткәнчә, дөньяда хәйрия белән шөгыльләнүчеләр арткан. Моңа аптырыйсы түгел, хәзер ярдәм күрсәтү ысуллары күп төрле.

         Хәйрия белән шөгыльләнүчеләр бүген социаль сайтларны да үз итә. Биредә кеше күп утыра, ярдәм итәргә теләүчеләр дә аз түгел. Ләкин бу өлкәне инде интернет белән эш итүче караклар да игътибардан читтә калдырмый. Республикабызның «Росток» хәйрия фонды хезмәткәре сүзләренә караганда, шуңа күрә дә халык сагайды. Кешеләр кайчак мәгълүматны тикшереп карамыйча ярдәм итүдән баш тарта. «Хәйрия авылларда авыр бара, чөнки анда яшәүчеләр өчен ул – беренчедән, ят, икенчедән, алар көн дә төрле алдау ысуллары турында ишетеп тора. Кешеләр белмәгән фондка 30-50 сум акча күчерергә дә җөрьәт итми», – дип аңлатты безгә фонд белгече.

“Клон”нардан сакланыгыз!

Ялган “хәйрияче”ләр турында шәһәр кешесе дә яхшы белә. Ләкин ярдәм итмим дип кырт кискәнче, алар барлык документларны өйрәнә, реквизитларын тикшерә. Фонд оештыруга алынган кәгазьләрне “ЕГРЮЛ” (www.egrul.nalog.ru) сайтында өйрәнергә була. Белгечләр сүзләренә караганда, монда намуслы хәйрия оешмалары күчкән акча балансын, исәпләрен китерә, уздырылган акция, иганәчеләре турында мәгълүмат биреп бара. Аларның сайтында фикер калдыручылар да күп була. Элемтә өчен телефон номерлары, адреслар, фонд хезмәткәрләре исеме-вазифасы төгәл күрсәтелә.

Элек чын хәйрия оешмалары банк хисаплары белән эшләгән, ә караклар ешрак интернет-янчыклар кулланган. Ләкин бүген аферистларга да банк хисабын ачу авыр түгел. Әлбәттә, бу ышанычлы фондка электрон түләүләр ясамагыз дигәнне аңлатмый. Интернет-янчык, беренче чиратта, чит илдән акча күчерүчеләр өчен уңайлы.

Интернеттагы хәйрия сайтларын WHOIS дигән система буенча да тикшерергә мөмкин. Шик төшкән фондны эзләү системаларында карарга киңәш ителә. Яман аты чыккан оешмалар турында төрле форумда фикер алышу – гадәти күренеш. Үзем дә шулай берьюлы Казандагы “финанс пирамида”га эләгүдән сакланып калдым.

Хәер, караклар таныш фонд исеменнән эш итәргә дә тартынмый. “Күчерелмә”, “клон”нар төп фондның реквизитларын үзенекенә алыштырып куя. Шуңа күрә фондның номерына шалтыратып, реквизитларны җибәрүне сорарга, я фонд хезмәткәре белән берлектә саннар дөреслеген тикшереп чыгарга мөмкин.

Социаль челтәрдә караклар күпме?

Монда хәйрия эшен фондлар түгел, ә билгеле бер төркем оештыра. Шуңа ярдәм таләп ителә торган кеше турында интернеттан һәм башка чыганаклардан белешергә киңәш ителә. Авыруның туганнары белән сөйләшергә мөмкин. Әгәр ярдәм чыннан да кирәк икән, алар сез биргән сорауларга теләп җавап бирәчәк, белгәннәрен яшермәячәк. Моннан тыш, кайсы клиникада дәвалану кирәген сорап, дәваханәгә чыга аласыз.

Караклар абруйлы фондлардан курка

Татарстанда ятимнәргә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итә торган “Наз” хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфуллина сүзләренә караганда, уналтынчы елын эшләү дәверендә ул хәйриядә караклык очракларын күрмәгән. “Алар абруйлы фонд исеменнән эш итәргә алынмый, күрәсең”, – ди Нурания ханым. Әле яңа гына аякка басып килә торган оешмаларны ялган фонд исәбенә кертмәс өчен, ул танылган хәйрия оешмаларына аларны үз канаты астына алырга, алар белән хезмәттәшлек итәргә тиеш, дип саный. Үзләре алар “Альпари”, “Июль” оешмалары белән дус икән.

“Наз” фонды ярдәменә мохтаҗ балалар республикада шактый күп икән. Нурания Сәйфуллина әйтүенчә, фонд мондый балаларга үзе чыга. Ярдәм сорап килүчеләр дә бар. Шикле очраклар да аз түгел. Андый вакытта, Нурания ханым әйтүенчә, документлар яхшылап тикшерелә, социаль ярдәм идарәләре, сырхауханәләр белән сөйләшүләр алып барыла. “Акчаның кая, ничек китүе һәрвакыт контрольдә. Шуңа кешеләр мохтаҗларга ярдәм итәргә курыкмасын. Төрле караклык очракларыннан куркып, ярдәм итүдән баш тартмасыннар иде.  Авыру балалар дәвалау курсын узгач та, без алар белән элемтәне өзмибез”, – дип ассызыклады “Наз” фонды җитәкчесе.

Миләүшә ЗАКИРОВА

Чыганак: www.intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана