Мөселманча Яңа ел

05 гыйнвар 2012 ел 13:47

Яңа ел – балачактан ук истә калган, бер-беребезне котлап, ниндидер өметләр белән көтеп алынган көн. Бу көнне, гадәттә, кибеттән тәм-том алып кайтабыз, гаилә, туганнар белән булабыз.  Әмма бу бәйрәмне үткәрү турында ислам дине галимнәре ни фикердә, нәрсәләр киңәш итә икән?

Быелның 26 ноябрь көне кайберәүләребез өчен сизелмичә узып китте. Тарихка күз салсаң, бу көнне пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) 622 елны Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт ясый һәм шушы көннән алып ислам календаре буенча елның беренче көне санала башлый. Әлеге беренче айның исеме – Мөхәррәм. Бу айны Аллаһы Тәгалә аеруча сугышларны, үч итүләрне һәм башка төрле кан коюларны тыйган, чөнки Мөхәррәм – тәүбә һәм гыйбадәт кылу ае.

Шушыларны белеп, искә алып, алдагы якынлашып килүче 31 декабрь көнен мөселман кешесе, гаиләсе ничек каршы алырга тиеш? Бу көн берәр үзенчәлеккә ияме яисә ул гадәти көннәр санына керәме?

“Яңа ел мөселманнар, христиан вә башка дин әһелләре өчен дә бәйрәм түгел. Ул дөньякүләм масштабында уздырыла һәм дәүләт тарафыннан да бәйрәм көннәре исәбенә керә. Шуңа күрә без бу көнне күп котлаулар, өстәмә ял көннәре, елмаю һәм яхшы кәеф белән үткәрәбез. Тәнебезгә вә рухыбызга файдалы булган актив ял, туганнарны зиярәт итү, кунак чакыру, бүләкләр бирү һәм якыннарыбызны котлау – ислам дине тарафыннан тыелмаган, киресенчә, яхшы гамәлләр санына керә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Гамәлләребезгә нияткә күрә хисап бирәчәкбез”, – дип әйткән. Икенче бер хәдистә: “Бер-берегезне бүләкләгез – арагызда мәхәббәт тойгысы артсын, ныгысын”, – диелә. Ниятебезне камилләштереп дөрес юнәлештә куллансак, бу бәйрәм көннәре дә безнең яхшы гамәлләрдән саналыр, Иншә Аллаһ!” – дип җавап бирә хәзерге заман галиме, имам-хатыйб Шамил Рифат улы Галәветдин.

Тагын бер ислам галиме: “Кеше бирелгән вакытының кыйммәтен белсен. Хәтта бер мизгелен дә сарыф итмәсен. Максатларны дөрес куеп сүзләрендә вә гамәлләрендә Аллаһы Тәгаләгә якынаю юлларын эзләсен”, – дигән.

Без вакыт җитмәүдән зарланабыз яисә ял аз эләгү сәбәпле Коръәнне вә китапларны аз укыйбыз, шул исәптән гыйлемебезне үстерүдә кыенлыклар туа. Кайберәүләр хәрам ризык ашап, исерткеч эчемлекләр эчеп, гаиләләр таркалып, бер-берсенә кул күтәргәндә, без, җәмәгать, китап укыйк, күрше-күләмне, якын дусларыбызны кунакка чакырып, ислам диненең гүзәллеген аңлатыйк, пәйгамбәребезнең (сгв) төп вазифасын үз тормышыбызда чагылдырыйк!

Шул исәптән, тыелган гамәлләрдән тыелып, булган мөмкинлекләрне кулланып, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга язсын! Амин.

Рүзәл КӘРИМОВ

Чыганак: www.altinurta.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана