Казандагы беренче мәдрәсәгә – 20 ел!

26 декабрь 2011 ел 10:04

Вөҗдан иреге бирелгәннән соң, Татарстанда иң беренчеләрдән булып ачылган Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе эшчәнлегенә быел 20 ел тулды. Узган шимбәдә бу юбилей уңаеннан тантаналы мәрасим үткәрелде.

Әлеге олуг чарага Россиядәге өч абруйлы мөфти – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизнең, Ханты-Манси автономияле республикасы мөфтие Таһир хәзрәт Саматовның, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановның килүләре үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли иде.

Тантаналы мәҗлестә шулай ук ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан мөфтиятенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов һәм башка абруйлы затларның катнашулары нур өстенә нур булды, бу чарага үзгә бер җитдилек вә җанлылык өстәде.

Әлеге кичәне Диния нәзарәтенең гомуми бүлек мөдире, әлеге уку йорты ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Мөгаллим Хәйдәр хәзрәт Койрыков Коръән аятьләре укыганнан соң башланган очрашуда җөмһүриятебездә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне оештыруда күп көч сарыф кылган Габделхак хәзрәт Саматов белән Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Исхак хәзрәт Лотфуллинның исемнәре күп тапкырлар мактап телгә алынды. Бу аңлашыла да. Нәкъ менә шушы ике олуг шәхескә бу изге эшкә нигез салу насыйп була. Габделхак хәзрәт 1988 елда Чистай каласына имам-хатыйб итеп билгеләнгәч, аңа бу төбәктә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне оештыру кебек җаваплы вазифа башкарырга туры килә. Әлеге гамәлгә Габделхак хәзрәт бөтен барлыгы, җаны-тәне белән керешә. Ихласлыгы, дини мәсьәләләрне уртачыл караш белән хәл кылуы аркасында ул үзе дә күтәрелә бара. 1991 елда мөхтәсиб итеп билгеләнгәч, ул Казанга килә. Әлбәттә, аның белән бергә мәдрәсә дә Казанга күчә. Менә шул чагында алар Исхак хәзрәт белән бергәләп, мәдрәсәнең эшен тагын да ныграк җанландырып җибәрәләр.

Әлеге тантанлы кичәдә чыгыш ясаучылар күп булды. Анда шактый эшлекле тәкъдимнәр дә яңгырады. Әйтик, Татарстан мөфтие биредә: «Бәлки, киләсе елдан республикабыздагы 11 дини уку йорты остазларына хезмәт хаклары һәм коммуналь чыгымнарны капларлык акча табып булыр. Без үзебез дә шулай булсын дип дога кылабыз, сез дә дога кылып торыгыз», – дип белдерде. Илдус хәзрәт үзе дә шушы мәдрәсәдә укып чыккан икән.

Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов та үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Ул биредә иң беренче шәкертләрнең берсе булган. «Кабан арты мәчетендә мине Исхак хәзрәт каршы алды. Шәкерт булып укып йөргән чаклар бер дә истән чыкмый икән. Андагы остазларның, өлкән шәкертләрнең җылы карашы әле бүгенгедәй хәтеремдә», – диде Ә.Крганов.

Ханты-Манси мөфтие Таһир хәзрәт Саматов исә үзенең нинди авырлыклар белән чит төбәктә динне күтәрүе хакында бәян кылды. Нибары бер кәгазь белән мәчете дә, намаз укучысы да булмаган чит җиргә 1993 елда килеп төшкән ул. Аны чакырып китергән җитәкче кеше дә Таһир хәзрәтне ике тапкыр кабул иткәч, өченчесендә кабул итүдән баш тарткан. Мондый хәлләрдә кайберәүләр инде кулларын салындырыр, төшенкелеккә бирелер, Казанга кире кайтып китү турында уйлый башлар иде. Тик Габделхак хәзрәтнең улы андый тиз генә җебеп төшә торган затлардан түгел. Ул үзен тиз кулга ала һәм җәмәгатьне туплап, намаз уку гамәленә керешә. Шунда аңа Аллаһының рәхмәте килә: ул мәхәллә халкының ярдәме белән мәчет салдыруга ирешә. Әлбәттә, аңа әтисе Габделхак хәзрәт тә, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт тә булыша. «Безнең эштә иң мөһиме – Аллаһның ризалыгы өчен дип гамәл кылырга кирәк. Үзеңә ниндидер матди байлыкка, дәрәҗәгә ирешим дигән максат куеп эшләргә ярамый», – дип кисәтте аеруча залда утыручы шәкертләрне Таһир хәзрәт. Аннары ул бигрәк тә чит төбәкләргә татар имамнарының җитмәвен сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ул төбәкләрдә 100 мең мөселман булса, шуның 80 меңен татарлар тәшкил итә икән. Тик алардан 8 кеше дә мәчеткә йөрми. Ә башка милләт вәкилләре аз санлы булсалар да, бердәм рәвештә мәчеткә киләләр һәм имамны үз кешеләре арасыннан куюны таләп итәләр.

Татар конгрессы рәисе Ренат Закировның: «Без элегрәк озак еллар буена дингә битарафлык күрсәттек. Хәзер болай яшәргә ярамаганлыгын аңладык. Дин белән милләтне бергә кушканда гына без көчле булырбыз», – дигән сүзләре күңелемә аеруча хуш килде.

Бу мәдрәсәнең бер үзенчәлеге биредә татар теленә әһәмият бирүдән гыйбарәт. Мәдрәсәдә татар телен укыткан Илһам Фәттахов та чыгыш ясап: «Мин Казандагы РИУның ректоры Рәфыйк әфәнденең университетта студентларга татар телен өйрәтү мөмкин түгел, чөнки анда 46 төбәктән, 6 чит илдән килгән кешеләр укый дигән сүзләре белән килешмим. Ә бит шәкертләр гарәп һәм инглиз телләрен камил өйрәнә. Дәүләт теле булган татар телен өйрәнсәләр, бу һич тә начар булмас иде», – дигән фикерен җиткерде.

Казан мэриясе кунагы Ирек Арсланов бу тантанада эчтәлекле чыгыш ясады һәм мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга дин өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Мактау кәгазе тапшырды. Мәдрәсәнең мөгаллимнәре Хәйдәр хәзрәт Койрыков, Аяз хәзрәт Мингалиев, Зөлфәт хәзрәт Мингалиев, Илдар хәзрәт Ситдыйков, Тимур хәзрәт Ибраһимов, Мөхәммәт хәзрәт Әюпов, Мидхәт хәзрәт Ижбулатов, Якуб хаҗи Әбибуллаев, депутат Фәрит Мифтахов, Фәния абыстай Җәләлиева мөфти хәзрәтләре кулыннан Рәхмәт хатлары алуга иреште.

Бирегә җыелган халык мәдрәсә укытучыларына, остазларга киләчәктә дә дин өлкәсендә уңышлы гамәл кылып, гыйлемле дин әһелләрен, умартачыларны чыгаруларын теләп, якты уйлар, матур хыяллар белән таралышты. 20 ел эчендә мәдрәсә әһелләренең мең биш йөздән артык мөселман укытып чыгаруын исәпкә алсак, болай дип әйтергә тулы нигез бар. Һәм шунысы куандыра: мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең сүзләренчә, аларның берсе генә дә мәдрәсә йөзенә кызыллык китермәгән.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Чыганак: www.tatar-islam.ru  

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана