Пакыстан АКШтан торган саен ераклаша бара

04 декабрь 2011 ел 19:23

Күптән түгел берничә НАТО (Организация Североатлантического договора) вертолёты Әфганстан ягыннан Пакыстанның һава киңлекләрен бозып, дәүләтнең төньяк-көнбатышында урнашкан Моманд өлкәсендәге блокпостка ут ача. Бу һөҗүмдә 28 кеше һәлак була һәм 14 кеше яралана. Бу хакта Пакыстан массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итте.

АКШтагы Пакыстан илчесе вазифаларын башкаручы Иффат Гардези Америка Дәүләт департаментына протест белдерде, дип яза itar-tass.com сайты.

Әфганстандагы НАТО көчләре җитәкчелеге һәлак булган Пакыстан хәрбиләре туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты. Шул ук вакытта НАТО Пакыстан хәрбиләренең һәлак булуы нәкъ менә аларның вертолётлары һөҗүме нәтиҗәсендә булуын танымый.

Әфганстан җирлегендәге альянс гаскәрләре җитәкчесе генерал Джон Аллен Пакыстандагы хәрбиләрнең вафат булу очрагын тикшерү башлануы турында белдерде. “Бу вакыйганы тикшерүне мин үз күзәтүем астында тотачакмын. Барлык фактларны да ачыклау өчен, барысын да җентекләп тикшерергә кирәк”, – диелә аның белдерүендә.

Пакыстанны бу аңлатмалар канәгатьләндермәде һәм алар җавап кайтарырга ашыкты. Хәрби көчләр илнең төньяк-көнбатыш чиген, аерым алганда Джамруттагы КППны НАТО хәрби транспорты өчен япты. Бу Әфганстандагы НАТО гаскәрләре тәэмин ителешен туктатуга китерде. Хәзерге вакытта КПП янында кырыклап йөк автомобиле һәм бензовоз тупланды.

Әфганстанда урнашкан НАТО гаскәрләре тәэмин ителешенең 70 проценты Пакыстан аша башкарыла.

Пакыстан хәрбиләренә НАТО вертолётларының һөҗүм итүләре беренче тапкыр гына түгел. 2010 елның 30 сентябрендә Әфганстан белән чик Оразкай кабиләсе җирлегендә НАТО вертолётлары Пакыстан хәрбиләренә ут ачкан иде инде. Ул вакытта ике кеше һәлак булган, дүртесе яраланган. Шул очрактан соң Пакыстан җитәкчелеге Әфганстандагы НАТО гаскәрләре өчен Пакыстан территориясе аша үтә торган йөкләрне тыярга карар кылган иде. Бу тыю ун көннән, АКШ гафу үтенгәннән соң гына алынды.

Пакыстан элитасының күпчелеге Америкага мөкиббән булса да, халык арасында Америкага каршы карашлылар шактый күп һәм НАТОның мондый һөҗүмнәре аларның санын арттыра гына.

Шимбә көнне булып үткән Пакыстанның Министрлар Кабинеты һәм хәрби җитәкчелек вәкилләренең киңәшмәсендә АКШ белән мөнәсәбәтләрне яңадан тикшереп чыгарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килде. Бу хәзерге вакытта НАТО һәм АКШ белән дипломатик, сәяси, хәрби өлкәләрдә булган килешүләргә кагылачак. Америкадан унбиш көн эчендә Шәмси хәрби базасын калдыруны таләп иттеләр, дип хәбәр итә «DawnNews» телеканалы.

ISLAM.RU

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана