Дин - дөнья киңлегендә

11 ноябрь 2011 ел 18:13

1-3 ноябрь көннәрендә Казан университетында «Мультимәдәни дөньяда ислам дине» дип исемләнгән форум эшләде. Форумны КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты Мәскәү шәһәрендәге “Мәрҗани” фонды белән берлектә уздырды.

Мондый төр чара Татарстан башкаласында беренче тапкыр үтүгә карамастан, ул үзенә бик зур аудитория җәлеп итте. Биредә Россия төбәкләреннән генә түгел, хәтта Үзбәкстан, Казакъстан, Төркия, Грузия, Иран, Малайзия, Пакьстан, Босния һәм Герцеговинадан ике йөзләп алдынгы белгеч җыелды. Форумны уздыру өчен Казан шәһәрен сайлау да юкка түгел, чөнки Казан университеты мөселман халыклары күпләп яшәгән Көнчыгышны өйрәнү үзәге булып тора.

Форумга җыелган кунакларны сәламләп, Казан (Идел буе) федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Линар Латыйпов: «Республикабызда ислам динен өйрәнүнең нигезе ныклы. Форум кысаларында исламны өйрәнүчеләр «түгәрәк өстәл»ләр, секцион утырышлар вакытында төрле актуаль проблемалар һәм сорауларны күтәрә алачак», – диде.

Татарстанның Дәүләт Советы узган гасырның 90 нчы еллары башында беренчеләрдән булып дини оешмалар һәм сүз ирегенә бәйле закон кабул итте. «Без бик күп дини оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез, бергә төрле чаралар үткәрәбез. Казанда мондый чаралар уздырылу безнең тәҗрибәнең дөньякүләм кызыклы булуы турында сөйли. Җөмһүриятебез төрле конфессия вәкилләренең дус һәм бердәм яшәве белән башкаларга үрнәк булып тора», – диде ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

ТР Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов үз чыгышында ислам диненә мөнәсәбәтнең бөтен җирдә бер дәрәҗәдә булмавын, кайдадыр диннең террорчылык белән тәңгәлләшүенә басым ясады, һәм: «Мондый форумнар ярдәмендә бүгенге көн проблемаларын билгеләп, аларны чишү юлларын күрсәтсәк иде», – дип белдерде.

Пленар утырышны Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институты директорының фән буенча урынбасары Станислав Прозоров ачып җибәрде. Аның «Ислам динен фәнни өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар» дип исемләнгән доклады катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Шулай ук Гуманитар һәм культурологик тикшеренүләр институты профессоры Сәидә Җавада Мири (Иран Республикасының Тәһран шәһәре), Халыкара ислам университеты хезмәткәре Эльмира Әхмәтова (Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәре), Россия хокук академиясенең Казан филиалы профессоры Айдар Хәбетдинов чыгышлары да игътибарны җәлеп итте.

1-2 ноябрь көнне «Россиядә ислам динен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре», «Суфичылык теориясе һәм практикасы», «Мөселман булмаган илләрдә мөселман кабиләләре», «Мөселман дөньясы сәнгате» кебек темаларга секцион утырышлар һәм «түгәрәк өстәл»ләр эшләде, – дип яза “Darelfөnүn” газетасы.

Динара ӘХМӘТОВА

Фото etatar.ru сайтыннан алынды

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана