Татар халкының милли спорт төре Олимпиада программасына кертелергә мөмкин

14 октябрь 2011 ел 10:02

Универсиададан соң билбау көрәше Олимпия уен төре булырга мөмкин.

Төрки халыкларда традицион уен төре булган билбау көрәше (көрәш) Олимпиада программасына эләгергә мөмкин. “Моңа 2013 елда Казанда узачак XXVII Дөньякүләм җәйге Универсиада этәргеч бирергә тиеш”, – дип белдерде әлеге спорт төренең Халыкара федерация президенты Людмила Гайнанова.

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты 12 октябрьдән алып 16 октябрьгә кадәр Бишкек шәһәрендә үтәчәк.

– Дөнья чемпионатында кырыктан артык илдән көрәшчеләр катнаша, – диде Л.Гайнанова. – Америка белән Австралиядән кала, барлык дөнья кисәкләрендә дә безнең спорт төре үсә, бөтен җирдә дә милли беренчелекләр үткәрелә. Билбау көрәше буенча ярышлар Казанда 2013 елгы Универсиада кысаларында үткәреләчәк. Әлеге факт безне олимпияле итеп тануга бер адым булып торыр, дигән өметтә калабыз.

Сүз уңаеннан. Башкортларда да, татарларда да, чуашларда да көрәш Җыен, Сабантуй һәм Акатуй кебек милли бәйрәмнәрнең мөһим элементы булып тора.

PROKAZAN.RU

Фото wrestlingua.com сайтыннан алынды

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана