Яңа китап: “Ислам дине бүгенге көндә” (“Ислам сегодня”)

10 сентябрь 2011 ел 08:29

“Иман” нәшриятында Вәлиулла хәзрәт Якуповның “Ислам дине бүгенге көндә” дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Китап 392 биттән тора. Автор үзенең яңа хезмәте турында менә ниләр сөйләде:

– Хәзерге вакытта ислам дине динамик үсеш периоды кичерә, ул глобаль үлчәмдәге авырлык, авторитет һәм тәэсир ала.

Бигрәк тә әлеге процесс Россия, Татарстан мисалында үзенчәлекле. Ислам дине ныклы рәвештә иҗтимагый-сәяси тормышның үзәгендә булып, безнең көнкүрешебезне төрле яклап колачлый. Үткән ике дистә ел исә яңа ислам институтлары төзү чоры булды. Безнең күз алдыбызда сизелерлек дәрәҗәдә мөселман инфраструктурасы һәм башка яктан да актив рәвештә алга омтылучы, шул исәптән, интеллектуаль яктан да җанлы булган ислам оешмалары оешты.

Шулай итеп, бүгенге көндә ислам дине дөньяда, Россиядә, Татарстанда – ул динамик рәвештә үсүче феномен. Әлеге динамика тулысынча позитив характер йөртә. Өммәтебезнең халәте – барыбызның да тырышлык нәтиҗәсе ул. Әлеге фидакарьлек аеруча нәтиҗәле булсын өчен, ситуацияләрне – ислам дине хакындагы уй-фикерләрнең кичәгесен һәм бүгенгесен анализлау мөһим. Моннан чыгып исә динебезнең киләчәктә нинди булачагын да фаразларга мөмкин булачак. Китап бүгенге көнне һәм киләчәкне өйрәнүгә багышланган.

muslem.ru сайтыннан алынды

 

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана