Татарстанда беренче тапкыр Ислам кабул итү көнен билгеләп үттеләр

08 июнь 2011 ел 15:37

Татарстанда 21 майда беренче тапкыр Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам кабул ителгән көнне рәсми рәвештә билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә "Islam.ru" сайты.

2010 елның сентябрендә генә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары утырышында республика законы турындагы “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары” законына үзгәрешләр кертү” проекты кабул ителгән иде. Шул исәптән Татарстанда яңа истәлекле дата – рәсми рәвештә Ислам кабул ителгән көн барлыкка килде.

Россия җәмгыятенең – рәсми рәвештә Идел болгарлары тарафыннан Ислам кабул ителгән көнне тануы бу датаның Христиан дине кабул ителгән көн (28 июль) белән бер дәрәҗәдә булуын раслый, һәм алга таба Россиядәге ике традицион диннең – ислам һәм православиянең якынаюына, толерантлык мөнәсәбәтләрен сакларга ярдәм итәчәгенә зур этәреш булачак.

 “Мөселман җәмгыяте әлеге көннең рәсми рәвештә истәлекле дата буларак билгеләп үтелүенә шактый озак килде, шул уңайдан чит төбәкләрдән килгән галимнәр катнашлыгында Татарстанда югары дәрәҗәдә күп кенә чаралар, фәнни конференцияләр, икенче Болгар форумы, “түгәрәк өстәлләр” үтә. Республикабызның Мөфтие әлеге истәлекле көндә Казан университеты студентлары белән очрашты, аларга татарлар тарафыннан Ислам кабул ителүе тарихын гына түгел, шул ук вакытта әлеге вакыйганың рухи кыйммәте турында да сөйләде”, - дип хәбәр итә ТҖ МДНнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана