Шундый шәп бабайларым бар

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының Кызыл Яр авылында, әллә ни дини сала саналмаса да, имам вазыйфасын башкаручы өч кеше бар. Рухани эшләрнең ничегрәк оештырылуы хакында мәчетнең имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов белән әңгәмә кордык.

– Хәзрәт, кайда гыйлем алдыгыз?


– Авылыбыздан 25 чакрымда гына Ырыссу мәдрәсәсе бар. Рәсми телдә “Фәнис” мәдрәсәсе дип атала ул. Алланың рәхмәте белән шуның җитәкчесе Марат хәзрәтне күреп сөйләштем, укырга чакырды. Авылдагы бабайлар белем бирә-бирүен. Ул ничектер берьяклырак кебек. Төрле фән­нән гыйлем аласы, гарәп телен өй­рә­нәсе килә. Безнең Әбүхәнифә мәзһәбе, Матуриди гакыйдәсе бит инде. Нәрсә соң бу, нигәдер аң­лашылып бетми кебек сораулар туды да, барырга карар кылдым. 2009–2013 елларда шунда читтән торып укыдым. Укып бе­тергәч, имам-хатыйп итеп сайлап куйдылар, аңарчы 3-4 ел имам ярдәм­че­се булып йөргән идем. Мин үзем ун елдан артык Баулы шәһәренең үзендә, рай­о­нның газ хезмәтендә эшлим.


– Җомга намазларына, башка намазларга кайтып өлгереп буламы соң?


– Минем өчен бәхеттер инде. Шундый шәп бабайларым бар: Мәгъдәнур хәзрәт, Габделәхәт хәз­рәт. Минзаһит абый азрак кына картайды. Менә Тәлгат абый, Зиннур азан әйтә. Һәрвакыт биш мәр­тәбә азан әйтелә дип әйтә алмыйм. Чынлыкта 3-5 арасында тирбәлә. Кайбер көнне өч, кайчагында биш тапкыр. Әлхәмделилла, азан әйтү­челәребез бар. Мин бит сменалы эштә эшлим. Бүген 12 сәгать – ир­тәнге 8дән кичке 8гә ка­дәр – көндезге якта, иртәгә төнлә ту­ры килә. Бүген беренче сменада булганга мәчеткә бара алмасам, ир­тәгә көн буе өйдә, мәчеттәге эш­лә­ремне эшли алам. Аннан соң төн­гелектән кайтам да, өйлә намазыннан соң тагын буш, мә­четкә барам. Җомга көн­нәренә килгәндә, аена берсе генә эшкә туры килә. Менә ул көн­не әлеге ике имамыбыз җомга үткәрә. Ни кызганыч, 60 яше тулып пен­сиягә чыксалар да, байтак кеше мә­четкә килергә ашык­мый. Әле кичә генә шундый бер авыл­дашым белән сөй­ләш­тем, намазга даими йөр, дип үгетләдем. Га­ет­ләр­гә килә югый­сә. Җеназа үткәрергә кеше юк диярлек. Бу бабайлар да картайса, бер имам гына әллә ни майтаралмый. Ярдәмчеләр кирәк.


– Намазга күпме кеше йөри?


– Кичәгенәк, мәсәлән, ястү намазына биш кеше килде. Өйлә намазында да шулай – 3-5 кеше. Ахшамда инде бер-ике кеше. Без болай бүлештек: иртәнге азанга Мәгъдәнур хәзрәт җаваплы. Ир­тәнге намазга ул, Тәлгат абый, Зиннур килә. Өйлә намазына, азан­га Габделәхәт хәзрәт җа­вап­лы. Икенде белән ахшамны үзем алып барырга тырышам. Ястү намазына да менә Мәгъдәнур хәз­рәт алынды. Җомга намазына гадәттә 14-15 кеше йөри. Кунаклар кайтканда егермеләп ир-ат җыела.


– Утка, суга, газга түләүдә кыенлыклар бармы?


– Бар. Менә август-сентябрь-октябрьгә газга ун меңләп сум түләргә дип кәгазь килгән. Югый­сә алай ук янмады да. Ярый, ансын гына җыеш­ты­ра­лабыз. Бу бит башы гына. Әле салкын кыш киләчәк. Биш айга җыела ул... Эконо­мия­ләргә тырышабыз инде. Ал­лага шөкер, электр чыбыкларын алмаштырдык. Утыбызга тү­ләп тора алабыз. Әм­ма янгынны кисәтү җи­һазларын, күзәтү камерасын (кушкачтын ала­рын да куйдык) эш­ләтүгә кайдан акча табаргадыр – белмим. Анда чутлап күр­сәткәннәр иде – йөз мең диме – егылып китә яздык. Әлбәттә, аз-маз сәдака керә инде. Бездә гадәттә дини мәҗлесләрдә таратылган хәер акчасын мәчеткә китереп бирәләр. Әмма башка чыгымнар да бар бит әле. Җәй көне, басым булганда су килә иде, хәзер бик әкренәйде, кышын бөтенләй туктарга мөмкин. Нигез суык булганга, былтыр су туңды. Әлегә, Аллага шөкер, су бушка.


– Радикаль секталарның йогынты ясарга тырышканы булмадымы соң?


– Аллага шөкер, авылыбыз олы юл буенда булса да, ниндидер тискәре йогынты ясарга тырышканнары юк. Андый нәрсәне бабайларыбыз бик тиз күреп алыр иде.


– Мәчеткә кеше күбрәк килсен дисәк, укытырга кирәк. Дини гыйлем бирәсезме?


– Халыкка сигез ел дини гыйлем бирәбез. “Фәнис” мәд­рә­сә­сендә авылыбыздан ике кыз укыды (минекеләр инде алар), кызларым өч ел сабак бирде. Дүртенче ел хәзер бәләкәй кызым укыта. Ул үзе Казанда РИУда укый. Ул кайтып каникул вакытында сабак бирә. Без гадәттә мәктәп балаларын каникул вакытында (кайчагында 4 көн, кайвакыт 7 көнгә дә сузыла) җәлеп итәбез. Менә бу юлы көзге каникулда укыттык, иншалла, кышкы каникулда, Яңа ел бәйрәме көннәрендә дә гыйлем бирербез дип торабыз. Язгы, җәйге каникулда да, билгеле, тик тормыйбыз. Өлкәннәрне менә быел 3 ноябрьдән укыта башладык. Мәгъдәнур хәзрәт, Габ­деләхәт хәзрәт һәм үзем мәшгуль бу эш белән. Дүшәмбе, чәршәмбе – Габделәхәт хәзрәт, сишәмбе, пәнҗешәмбе Мәгъдәнур хәзрәт сабак бирә, кичке дәресләрне үзем укытырмын дип торам. Кеше азрак булгач, ир-атларны һәм хатын-кызларны бүлеп тормыйча гына шөгыльләнәбез. Икенче, өченче, дүртенче ел укый торган унлап кешебез бар. Хәзерге вакытта Ырыссу мәдрәсәсендә читтән торып өч авылдашыбыз укый.


– Менә Балтач, Кукмара якларында матур гадәт бар: имамнар, бер-берсенең мә­хәлләсенә барып, вәгазь-нә­сыйхәт сөйли, яңа кеше килгәч, халыкка да кызыграк, үтем­лерәк була. Бер үк кеше ялыктыра да...


– Чынлап та шулай. Менә имам-мөхтәсибебез Әнвәр хәзрәт быел инде берничә мәртәбә килеп вәгазьләп китте. Әле менә безне Исергәп авылында җыеп “Фәнис” мәдрәсәсе ректоры Марат хәзрәт Мәрдәншин вәгазь­ләде. Аннан соң Ырыссудан Ильяс хәзрәт килеп вәгазь сөйли. Го­мумән, баулылар белән ютазылылар алмашып-аралашып яши дип әйтергә була. Мин үзем, мәсәлән, фикъһе мәсьә­ләсендә сорау туганда Ырыссуга, остазым Мансур хәзрәткә шалтыратам. Безнең төбәк өчен бер дини үзәк бу – “Фәнис” мәдрәсәсе. Ерак барып тормыйча гына, яхшы дини гыйлем алып була анда. 

Рәшит Минхаҗ
 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 164, 14.11.2014/)

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана