Самолетта озак очкан чакта намазны калдыру рөхсәт ителәме?

18 июль 2016 ел 13:43

Сорау:

Самолетта фарыз намазны уку мәҗбүриме? Очкычның җиргә тиеп тормавы, шулай ук тәһарәт алу һәм кыйбланы билгеләү авырлыгы фарыз намазны калдыру өчен сәбәп була аламы?

Җавап:

Самолетта очучы кеше, самолет җиргә төшкәнче фарыз намазының вакыты чыгу куркынычы булса, мәҗбүри намазны самолетта укырга тиеш.

Мөселман кешесенә, намаз укыган чакта самолетның җиргә тиеп тормавы да, су булмавы да, Кыйблага юнәлү мөмкинлеге һәм рөкугъ белән сәҗдәне тиешлечә кылып булмау да мәҗбүри (фарыз) намазларны калдыруга сәбәп булмый, фарз намазларны калдыру тыела (хәрам).

Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә кешеләрне ярату максатын ачык билгели:

 «Кешеләрне һәм җеннәрне Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым».

(«Зарият /Таратучы/», 51:56 )

Бу аяттә җеннәрне һәм кешеләрне яратуның асыл максаты – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу – ачык атала. Гыйбадәт исә тормышның теләсә кайсы мизгелендә тулы булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйтә:

 «И иман китергән бәндәләр! Һәммәгез дә берләшкән хәлегездә Коръән эчендә булган тынычлык, хаклык юлына керегез!»

(«Әл-Бәкара /Сыер/», 2:208)

Аллаһы Тәгалә гыйбадәт кылуда җиңеллек һәм рәхмәт буларак кешеләргә биргән иң бөек нигъмәтләрнең берсе – Ул яраткан башка затларны буйсындыру һәм алардан өстенлек. Аллаһы Тәгалә әйтә:

 «Ул җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсәләрне Үзеннән рәхмәт итеп сезгә буйсындырды».

(«Җасийә /Тезләнү/», 45:13 )

Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә иң зур нигъмәтләренең берсе – атланып йөри торган хайваннарны аларга буйсындыруда. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Һәм хайваннарны халык кылды, ул хайваннардан сезгә сөт, йон һәм башка файдалар бар һәм бугазлап итләрен ашыйсыз. Ул хайваннарны иртә белән кырга чыгарганда һәм кич белән өегезгә кайтарганда сезгә зиннәт һәм шатлыктыр. Һәм ул хайваннарга йөкләр төяп ерак шәһәрләргә зур мәшәкать белән төрле әйберләр илтәсез, әлбәттә, Раббыгыз сезгә шәфкатьле һәм рәхимле. Янә сезгә зиннәт өчен һәм атланыр өчен, йөкләр ташу өчен ат, качыр (мул), ишәкләрне яратты һәм дә сез белмәгән нәрсәләрне халык кыла». («Нәхел /Умарта Кортлары/», 16:5-8 )

Аллаһы Тәгаләнең бу аятьтәге сүзләренә игътибар итегез: «Ул сез белмәгән нәрсәләрне халык кыла». Галимнәр фикеренчә, бу сүзләрдә

киләчәктә яңа транспорт яисә бер урыннан икенче урынга баруның башка чаралары барлыкка килергә мөмкин булуына ишарә бар.

Чыннан да, бүгенге заманда Коръән-Кәрим иңдерелгән чакта кешелеккә билгеле булмаган транспорт чаралары барлыкка килде. Тугры хәлифәләр заманында бүгенге транспорт чараларын хәтта күз алдына да китермәгәннәр. Әйтик, самолетларны җитештерү 20-нче гасыр башында гына башлана. Мөселман дин белгечләре фикеренчә, самолетта – башка транспорт чараларында сыман ук, аерым шартлар үтәлгән очракта намаз уку рөхсәт ителә.

 الصلاة  сүзе гарәп теленнән тәрҗемәдә «дога» мәгънәсенә ия.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) хәдисләрендә الصلاة  сүзе еш искә алына. Бу гыйбадәтнең бер төре һәм аның төп мәгънәсе – дога.

Шәригать терминологиясендә الصلاة сүзе – билгеле вакытта кылына торган, үз эченә билгеле хәрәкәтләр, зикерләр һәм шартларны алган дога мәгънәсендә кулланыла.

Намаз укуның төп шартларыннан – аны вакытында башкару. Аллаһы Тәгалә әйтә:

 «Дөреслектә намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп

йөкләтелде».

(«Нисә /Хатыннар/», 4:103)

Аллаһы Тәгалә Коръәндә намазларын вакытында укымаучыларны катгый кисәтә:

 «Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга. Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның

рөкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар».

(«Магун», 107:4-5)

Намазны үз вакытында укырга тиешлелеге турында бик күп сахих хәдисләрдә дә әйтелә. Габдулла ибн Мәсгут d китергән хәдис Имам Бохари җыентыгында урын алган:

«Мин Аллаһ илчесеннән сорадым: «Аллаһы Тәгалә иң яраткан гамәл нинди?» – «Вакытында укылган намаз» .  «Ә аннан соң нинди?» – «Әти-әниеңне ярату һәм аларга иң күркәм мөнәсәбәт».

Безнең көннәрдә бик күп кешеләр намаз вакытына карата ялкаулык һәм саксызлык күрсәтә. Аларның фикеренчә, намазның барлык шартларын җиренә җиткерү мөмкин булмаса, аны чигендерү мөмкин. Хәтта андый мөмкинлек намазның билгеләнелгән вакыты чыкканына сәбәп булса да.

Шәригатьтә фарыз намазны билгеләнелгән вакыттан калдыру катгый тыела. Киресенчә, кеше, нинди генә шартларда булса да, аңа йөкләнелгән намаз гыйбадәтен үтәргә тиеш. Тәһарәте, тәһарәт яңарту өчен суы яисә  башка җитди сәбәбе булса да, аңа тәяммүм кылу һәм шул халәтендә намаз уку тиешле. Хәтта кешенең киеме булмаса да, ул намазны вакытында кылырга тиеш. Авыру сәбәпле хәле булмаган һәм намазны тиешле рәвештә кыла алмаган кеше өчен дә хөкем шул ук. Әгәр кеше тәһарәт алу өчен су да, тәяммүм кылу өчен туфрак та тапмаса, фәкыйһләр фикеренчә, аңа барыбер намазын уку кирәк, чөнки билгеләнелгән вакыт намазның бер шарты булып тора.

Моңа дәлил итеп Имам әл-Бохари җыентыгыннан Гыймран бин Хөсәен җиткергән хәдис китереп була:

 «Мин геморрой чире белән авырдым һәм Аллаһ илчесеннән миңа намазны ничек укырга тиешлелеге турында сорадым. Ул: «Утырып укы, алай укый алмасаң – яныңа ятып укы», – диде».

Мөселман хокук белгечләре мөселманга намазны басып укырга тиешлеге турында әйтә. Әмма, җитди сәбәбе булса, намазны утырып уку да рөхсәт ителә. Утырып та укый алмаган очракта ятып уку кирәк.

«Төхфәтүл фукаха» китабында язылганча, мөселман кешесенә, шәһәр читендә һәм җиргә төшмәү өчен җитди сәбәпләре булган очракта, фарыз намазын атланып йөри торган хайван өстендә дә уку рөхсәт ителә. Андый кешегә намазны ишарәләр белән уку, сәҗдәгә киткәндә рөкугъка караганда түбәнрәк иелү тиешле.

Әт-Тирмизи җыентыгында китерелгән хәдис моңа дәлил булып тора:

«Әмр бин Госман үзенең бабасыннан хәбәр итә:

 «Бервакыт сәфәрдә чакта алар намаз уку өчен бер тарлавыкта туктыйлар. Шулвакыт көчле яңгыр башлана һәм җир юешләнә (шул сәбәпле

өстендә намаз укып булмаслык дәрәҗәгә җитә). Шунда Аллаһ илчесе намазга чакыра һәм җәмәгать намазын, атланган килеш, рөкугъ белән

сәҗдәне ишарәләр белән кылып, укый, һәм сәҗдәгә рөкугъка караганда түбәнрәк иелә».

Шуңа күрә самолетта очучы кеше, фарыз намазы вакыты чыгу куркынычы булса, мәҗбүри намазны кылу өчен самолетның җиргә төшкәнен

көтмәскә, гыйбадәтен шунда ук кылырга тиеш. Фарыз намазын укыган чакта барлык таләпләрне җиренә җиткерергә тырышу кирәк.

1) Су булса – тәһарәт алырга. Су булмаса яисә аннан файдалану өчен шартлар булмаса – тәяммүм кылырга. Намазны йөз белән Кыйблага

юнәлеп, рөкугъ белән сәҗдәне тиешлечә кылу кирәк.

2) Әгәр кеше басып тора алмый яисә аның Кыйблага юнәлү мөмкинлеге юк икән, аңа намазын утырган килеш, йөзен кайсы якка уңайлы – шул тарафка юнәлтеп уку тиешле. Бу очракта рөкугъ белән сәҗдәне ишарәләр белән кылу кирәк. Намазны алай укыган чакта сәҗдәгә рөкугъка караганда түбәнрәк иелү мәҗбүри. Самолет җиргә төшкәннән соң намазны яңадан уку тиешле.

Самолет җиргә тиеп тормау аркасында сәҗдә дөрес буламы, дип сораучылар бар. Чөнки «сәҗдә» төшенчәсе намаз укучының маңгае җиргә тию белән бәйле.

Бу сорауга болай дип җавап бирү мөмкин. Ислам хокукы белгечләренең (факыйхларның) «сәҗдә» төшенчәсен билгеләүдә «җир» сүзен куллануы намаз вакытында маңгайны нәкъ җиргә тидерү белән бәйле. Бу мисалны «Ислам – Җирдә иң яхшы дин» җөмләсе белән чагыштыру мөмкин.

Исламны бу планетада гына иң яхшы дин дип кабул итү тиешлеме, әллә башка планетада Исламнан яхшырак дин бармы?

Шәйхелислам, дүрт фирка мөфтие Мөхәммәд Такый Госмани «Усул әл-ифта вә әдәбихи» китабын да яза «Факыйхлар үзләренең китапларын да мәгънәләрен шул вакытта күз алдына китерү мөмкин булган сүз һәм җөмләләрне китерә. Шуңа да факыйхлар, төшенчәнең мәгънәсен аңлатканда үз вакытларының үзенчәлеген генә исәпкә алып, аларның аңлатмалары киләчәктә барлыкка килергә мөмкин аспектларны колачламаячагын исәпкә алмыйча эш итүләре мөмкин».

Шулай ук Такый Госмани Шәбир әл-Госманиның үзенең атасы

Мөхәммәд Шәфи әл-Госманидан ишеткән сүзләрен китерә: «Ислам факыйхлары «сәҗдә» төшенчәсен аңлату өчен «җир» сүзен кулланганда, алар «сәҗдә» төшенчәсеннән самолетларны төшереп калдыруны максат итеп куймый, чөнки ул вакытта самолет әле уйлап табылмаган була. «Сәҗдә» төшенчәсен аңлату өчен «җир» сүзен кулланганда алар «аяк астындагы» мәгънәсен күз алдында тота. Ә ул вакытта бу сыйфатка бары тик җир ия булу сәбәпле, алар аңлатманы да шул сүзне файдаланып ясый. Безнең вакытта исә бу сыйфатка самолет астындагы һава да ия».

Фикх буенча китапларда язылганча: маңгай җиң яисә киемнең бер өлеше кадәр генә яссылыкка тидерелсә дә, сәҗдә дөрес була.

Мөселман дин галимнәре намаз уку дөреслегенең төп шартлары арасыннан Кәгъбәтуллага юнәлүне дә бары тик Кәгъбәтулланы шул мизгелдә күрүче өчен генә мәҗбүри дип билгели. Башка очракта бары тик шул юнәлешкә таба басу да җитә. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйтә:

 «Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне Кәгъбәттуллага юнәлдер. Кайсы урыңда булсагыз да, йөзләрегезне

Аллаһ йорты тарафына юнәлдерегез!..»

(«Әл-Бәкара /Сыер/», 2:150)

Имам Әл-Матуриди фикеренчә, бу аяттә «Кәгъбәтуллага» сүзе «җирдән күккә кадәр аралыкта Кәгъбәтулла урнашкан якка таба» мәгънәсенә ия. Нәкъ шул бинага юнәлү турында сүз бармый.

Аллаһ белүчерәктер.

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан Республикасы мөселманнарының

Диния нәзарәте рәисе, мөфти

"Шура" альманахы, №13

Башка журналлар

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана