“Бразилия 2014” - “Рамазан – 2014”. Кайсы җиңә?

22 июль 2014 ел 16:20

Бу елның изге рамазан ае Бразилиядәге футбол буенча дөнья беренчелеге белән бергә килде. Күп кенә кардәшләребез алдында ике катлаулы сорау туды: нишләргә? Германия белән Аргентина уенын караргамы, яки сәхәр ашаргамы? Уенны да карыйсы килә, 19 сәгать уразага сәхәр ашамый да кереп булмый. Җитмәсә уен да сузылды, реклама паузасы да юк. Шөкер, бичара туп бер яктан икенче якка 113 минут бәргәләнә торгач, ниһаять үзенә урын тапты.

Футбол беренчелеге белән бергә җир өстендә тагын бер беренчелек-чемпионат үтте: “Рамазан 2014”. Әлеге чараларны Раббыбыз иман ияләренә изгелектә көч сынашу, дөнья һәм ахирәт дәрәҗәләренә ирешү өчен ел саен оештыра. Пәйгамбәребез: “Рамазан аенда Аллаһ үзенең бәндәләренең үзәра изгелек кылуда ярышуларын карый. Фәрештәләре каршында аларның исемнәрен атап горурлана. Үзегездән Аллаһка изгелек күрсәтегез”, - диде.

Әйе, Рамазан төне буе ашап, көн буена йоклау ае түгел. Ул изге гамәлләрдә узышу ае. Аллаһының беренчелегендә катнашу өчен иң көчлеләрнең дә көчлесе булырга, билетлар алып Бразилияга очарга, алдан кунакханәдә урыннар кайгыртырга кирәкми. “Рамазан 2014” тә күңелендә иманы һәм изгелек кыларга теләге булган һәркем катнаша алды. Яшәгән авылыңнан, үз мәхәлләңнән дә чыгу шарт түгел. Шулай да иң тырыш кардәшләребез акчаларын җыеп, эштән ял сорап үз мәхәлләләре белән генә чикләнмичә, чемпионат үтә торган иң зур мәхәлләгә –  Мәккәгә юнәлделәр.  Рамазан  ае Фифа белән ничек чагыша алсын? - дип әйтер кайберәүләр. Әлбәттә, телевидение, интернет, газеталар күбрәк туп тибүчеләр белән кызыксына. Өстәвенә, туп фанатларының тавышлары да ныграк чыга. Без исә урамга чыгып: “Мин уразада”, - дип кычкырып йөреп алмыйбыз бит. Авыз ачканда бик шатлансак та: “Бүген шайтанымны җиңдем”, - дип кычкырмыйбыз.  Шулай да, саннар кайсы беренчелек файдасына соң? Фифаның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, уеннарны карау өчен әлеге быелгы чемпионатта 3 миллионга якын билет сатылган. “Рамазан 2014”не Мәккәнең “Хәрам” мәчетендә үткәрү өчен хаҗ министрлыгы әйтүенчә: көненә уртача 500 мең кеше килә. Ярышның гонорары да шәптән шул. Пәйгамбәребез: “Рамазанда гомрә кылу, минем белән хаҗ кылуга тора”, - диде. Әгәр финал үткән “Маракана” стадионы 1950 елда 200 мең кешегә исәпләнеп, дөньяның иң зур стадионы булса, соңгы елларда яңа шартлар астында ул 73 мең урынга калдырыла. “Хәрам” мәчете бүгенге көндә 820 мең кешегә исәпләнгән. Хаҗ вакытларында мәчет диварлары берьюлы миллионнан артык хаҗины сыйдыра, ул “эссе” көннәрдә кара таш тирәсеннән 5 миллионнан артык кеше үтә.

“Бразилия 2014” туп тибү белән генә чикләнсә, “Рамазан-2014” үз эченә изгелекләрнең күп төрләрен алды: ураза, авыз ачтырулар, тәравихлар, фитра садәкасы, зәкять... Һәр кардәшебез көченнән килгәнчә, изгелектә катнашырга тырышты кебек. Шәһәр һәм авыл мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре үтте. Мохтаҗларга садәкалар таратыла. Байлар зәкятьләрен чыгара. Фитра садәкалары җыела. Аларны тиешле кешеләренә җиткерү бурычы тора. Санаулы көннәр, санаулы мизгелләр... Кем ниләр эшләп калырга өлгерә, кем-кемне уза? Кем җиңә һәм кем җиңелә? Әгәр туп тибүдә җиңүчеләр чикле булса, изгелектә катнашкан һәркем үз өлешен ала.  Шулай да, рамазанда да җиңелүчеләр юк түгел. Җәбраиль фәрештә: “Кем исән-сау рамазанга ирешеп тә, гөнаһларыннан пакьланмаса, Аллаһ аны ерагайтсын”, - дип дога кылды. Пәйгамбәр: “Әмин”, - диде. Изге айның ничек килеп, ничек киткәнен дә сизми калган милләттәшләребез үз “МИН”нәренә җиңелүчеләр булып чыга.    

Чемпионат финалсыз булмый, “Рамазан 2014” нең финалы “Кадер киче”. Аллаһы Тәгалә: “Кадер төне мең айдан хәерлерәк”, - диде. Әгәр безнең җирлектә төннең озынлыгы биш сәгать чамасы булса, димәк 5 сәгать – 1000 ай, бер сәгате 200 ай, бер минуты 99 көн, бер секунды 36 сәгатькә тора. Ләкин, рамазанның финалына  иң тырыш, иң ихласлы бәндәләр генә үтә.

Аллаһ теләсә, берничә көннән дөньяның бар мәчетләрендә дә “Рамазан 2014” дөнья беренчелегенең ябылу тантанасы – гает бәйрәмнәре үтәчәк. Бар илләрдә яшәүче кардәшләребез: “Мин дә изгелектә көч сынаша алдым бит”, - дип, шатлыкка күмелеп мәчетләргә агылыр. “Раббым, сездән дә, бездән дә кабул итсен”, - дигән тәбрикләр, изге догалар явыр. Әниләр иртә таңнан коймак исләре таратыр. Әмма, изгелектә көч сынашу мәйданының төп нәтиҗәләре һәм иң зур бүләкләре бәндәләр Раббылары каршына җыелган көнне булачак. Шунда кемдер үзенең җиңүен белеп куаныр, шатлыгыннан кычкырып минбәрләргә менер. Кемдер җиңелүен аңлап кат-кат үкенер, хурлыкка күмелер. Ләкин, үкенечтән файда булмас. 

Гаетләребезгә рәхим итегез. Бәйрәмнәребез мөбарәк, тормышларыбыз имин, табыннарыбыз түгәрәк булсын.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Түбән Кама имам-мөхтәсибе

 

 

                

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана