Бабайлар, әбиләр ураза тота...

18 июль 2014 ел 13:53
Әлмәт мөхтәсибәтенең рәсми сайты almat-islam.ru Әлмәт районындагы Ураза тотучы өлкәннәр белән даими таныштырып килә.
 
Изге Рамазан аенда, Аллаһка шөкер итеп ураза тотучылар арасында Әлмәт шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек  Әслах абый Гамиров та бар, дип яза сайт. Ул бер көн дә калмый фарыз гамәлне үтәргә тырыша. 1 нче мәхәллә мәчетенә биш вакыт һәм таравих намазларына йөри.  “Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен, әҗер-савапларына өмет итеп, ураза тотам. Минем өчен бәлки соңгы Рамазанымдыр дип фикер йөртергә кирәк. Кем белә тагын Рамазан аена ирешерсеңме син, юкмы?  Бәлки бер елдан ураза  тотарлык саулык та булмас.  Аякларда таравих намазларында торырлык көч тә калмас. Шуңа күрә сәламәт кешегә фарыз гамәлне кичектерү бер дә ярамый. Рамазан аенда барлык гөнаһларыбыз кичерелсә иде. Аллаһтан гафу үтенеп, тәүбә кылып, Рамазан аен изгелектә уздырырга язсын”, - дип үзенең фикерләрен җиткерде һәм теләкләре белән уртаклашты Әслах абый. Пәйгамбәребез хәдисендә  дә: "Кешеләр Рамазан аеның барлык савапларын белсәләр, алар аның гомер буена бетмәвен сорарлар иде", - диелгән.
 
Пәйгамбәребез: «Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән адәм баласын яклаучы булырлар.Ураза: «Әй, Раббым! Бу бәндәңне көндезләрен ризыктан вә шәһвәттән тыйдым», - дияр. Коръән: «Әй, Раббым! Бу бәндәңне төннәрен йокыдан тыйдым. Мине аңа шәфәгатьче итсәң иде»,  - дияр. Шул вакытта ураза вә Коръән ул бәндәгә шәфәгать кылырлар»,- дигән. 
 
Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен Габдрахман авылында яшәүче Зәрә апа Исмәгыйлева да 75 яшендә булуына карамастан, бер генә  көн  дә калдырмый ураза тота. Коръән - аның иң сөекле китабына әйләнгән. “Җәйге эссе, озын көннәрдә ураза тотарга Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирмичә калмый. Мин өйдә утырып, ураза да тотмасам, Кыямәт көнендә Раббым каршына ничек барыйм соң?Аллаһының әҗер-савапларына өмет итеп тотам, таравих намазларын да укыйм, әлһәмдүлиллаһ. Лаеклы ялга чыккач, Коръән укырга өйрәнгән идем. Хәзер менә әлеге изге китапны кулыма алмаган көнне хәтерләмим”, - ди Зәрә апа.
 
Бер көн дә уразасын калдырмаган 78 яшьлек Әнисә Мәгъсүмҗанова: “Һич кенә дә авырлыгын сизмим. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә, әлһәмдулиллаһ. Ашыйсы да эчәсе дә килми. Калебне һәрдаим изге гамәлләргә генә юнәлтергә, сау-сәламәт булганда, ураза тотарга кирәк. Изге Рамазан аенда шайтаннар богауланган хәлдә бит, шуңа күрә ураза тота алмауны шайтан коткысы дип әйтеп булмый”, - ди. 
 
 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана