Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин казанлыларны Рамазан ае белән котлады

30 июнь 2014 ел 10:49

Татарстан башкаласы Казан шәһәре мөселманнары, газиз дин кардәшләрем! Әгүзе билләһи минәш-шайтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахманир-рахим! Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Һәр мөселманның тормышында түземсезлек белән көтеп алган вакыйга – Изге Рамазан, ураза вакыты, барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае башлана. Чын мәгънәсендә Аллаһ бүләк иткән көннәрдә, Рамазанның һәр сәгате, минутының кадерен белик, югары бәялик, кылган гамәлләребезнең асыл-мәгънәсен аңлап, зур җаваплылык белән үткәрик. Һәм һәрвакыт исебездән чыгармыйк, кылган барлык изгелекләребез өчен Раббыбызның безләргә рәхим-шәфкате киң булыр.

Бу көннәрдә үзебезнең әхлакый яшәешебезнең барча якты, уңай якларын рухи пакьләнүгә юнәлдерик. Ә инде моңарчы калебебездә җыелып килгән караңгылык, тупаслык, хөсетлек кебек түбәнчелек сыйфатларының барысын да яшерергә, зынҗырлап куярга, башка хаталар кылмаска насып әйләсә иде.

Рамазан – безгә Аллаһыбыз тарафыннан бүләк итеп бирелгән ай. Әмма шунысын да онытмыйк. Бу ай – сынау ае да. Аллаһы Тәгаләгә мәрхәмәтебез, аны зурлавыбыз исә, ул – якын кардәшләребезгә, ятимнәргә, мохтаҗларга, фәкыйрь-зәгыйфьләргә күрсәткән ярдәмебез. Тирә-ягыбыздагыларга самими, җылы мөнәсәбәт, киң күңелле, рәхимле булу – шул буладыр инде Рамазанның чын асыл-мәгънәсе. Кешеләргә ачык йөзебезне кызганмыйк, мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм итик, шул рәвешле, аларның да күңелләрен күреп, шатлык өләшик, әби-бабай, әти-әни, туганнарыбызның хәлләрен белик, аларны да Рамазан ае белән котларга онытмыйк. Шул вакытта безне кайгы-хәсрәтләр, кыенлыклар читләтеп узар, теләкләребез кабул булыр.

Безнең төрлебез-төрле шәһәр-авылларда, бистәләрдә яши, тормыш рәвешләребез дә һәркемнең үзенчә, уй-фикерләребез, хис-тойгыларыбыз да – төрлечә. Ә менә Рамазан ае шундый ай ки, бу дәвердә, шул мизгелләрдә һәртөрле каршылыклар юкка чыга, йөрәкләребез дә әйтерсең лә бер сулышта – рухи пакьлеккә омтылу, асылыңны аңлау, Раббыбызга карата ихлас булу юнәлешен таба кебек. Рамазан аен Аллаһы Тәгалә һәм аның рәсүле кушканча үтәргә тырышыйк. Мөселман кеше бертуктаусыз Коръән Кәрим чишмәләреннән сугарылып тора. Рәсүлебез үзенең өммәтен, әгәр Коръәнне үзләренә юлбашчы итеп тотсалар, адашмаячаклары турындагы хәбәр белән сөендергән. Рамазан шәриф аенда Пәйгамбәребез галәйһис-сәләм Аллаһ тарафыннан җибәрелгән Җәбраил фәрештәдән Коръән кәрим дәресләрен алган. Шуңа күрә бу ай һәрбер мөселман өчен дәрес ае булса иде.

Казан шәһәре мөхтәсибәте, аңа караган мәчет-мәхәллә имамнары, мәдрәсә мөгалимнәре һәм шәхсән үз исемемнән, мөхтәрәм ватандашларыбыз, дин кардәшләребезне Рамазан ае белән тәбрик итәм. Раббыбыздан, безгә, барчабызга, барлык халыкларга да тынычлык вә шатлык, бәхет-сәгадәт, һәр йортка иминлек, иркен һәм мул тормыш бүләк итүен сорыйм. Ураза аен бар фазыйләтләрен дә үтәп, чын ихлас күңел, сабырлык белән уздырырга насыйп әйләсә иде. Башкалабыз Казанга, газиз ватаныбыз Татарстанга, Россия Федерациясенә, барча галәмгә муллык, тынычлык телим. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Олуг ихтирам белән,
Казан шәһәре имам-мөхтәсибе, Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана