Кайсы көндә нинди гамәл кулай?

28 апрель 2014 ел 09:23

Якшәмбене борынгылар ярдәм бирүче көн дип исәпләгәннәр. Бу көн дөнья көннәренең әүвәледер, яңарту көнедер. Ләкин бу көндә тырнак киссәң тормышыңның бәрәкәте китәр.

        Дүшәмбе - Пәйгамбәребез галәйһиссәлам туган һәм үлгән көн. Җәбраил галәйһиссәлам Пәйгамбәр галәйһиссәламгә вәхи кылган көн. Ибраһим галәйһиссәлам Кәгъбәтулланы төзеп бетергән көн. Туган көнең дүшәмбе булмаганда бу көнне сәфәр чыгарга, тырнак кисәргә ярамый.

        Сишәмбе. Аллаһы Тәгалә төрле хыянәтләрне сишәмбе көнне яратты. Бәхетсезлек, уңышсызлык көнедер. Аеруча бу - кан көне булып санала. Кабил Һабилне үтергән көн. Җирҗис, Зәкәрия һәм Яхъя пәйгамбәрне шушы көндә шәһит кылдылар. Шулай да бу көндә хастаханәгә барырга, тамырдан кан алдырырга ярый, әмма ләкин бу көндә кем дә кем тырнак киссә гаугадан, тавыштан котылмас.

        Чәршәмбе - бик аз гына йомшаклык көне.  Бу көндә күгәрченнән гайре җан ияләренең бәхетсезлек һәм шомлану көне. Гавиҗ, Фиргавен, Нәмруд, Гаад, Сәмүд кавеме бу көндә һәлак булалар, Юныс пәйгамбәрне балык йота, Ибраһим пәйгамбәрне Нәмруд ләгыйнь утка сала, Йосыф пәйгамбәр зинданга утыртыла. Бу көндә тырнак кисмәк бөтенләй ярамый.

        Пәнҗешәмбе. Аллаһы Тәгалә нурны вә нәрны, җәннәтне вә җәһәннәмне шушы көндә яралткан. Шәригать әл-ислам тәгълиматы буенча бу көн Таләбүл хаҗәт көне дип санала. Ягъни кылган догаларың кабуллыкка ирешә торган көн (ихлас күңелдән кылына торган булса).

        Хәзрәти Рәсүл галәйһиссәлам бу көндә Мәккәне, Муса галәйһиссәлам Мисырны ачты. Йосыф галәйһиссәлам Мисырга падишаһ  булды. Озак еллардан соң атасы Ягъкуп белән шушы көндә күрештеләр. Исмәгыйль галәйһиссәлам бу көндә дөньяга килде. Һәркем бу көннең икенде белән ахшам намазы арасында тырнак киссә, тәненнән рәнҗү китәр, шифа булыр.

       Җомга - сәййүдүл әййәм - атнаның иң изге көне, олуг бәйрәм көнедер. Аеруча бу көннәрдә җомга намазы, никах укыла. Адәм галәйһиссәлам белән Һәва анабыз да шушы көндә никахланган. Сөләйман галәйһиссәлам белән Бәлкыйс, Йосыф галәйһиссәлам белән Зөләйха, Муса галәйһиссәлам белән Сафура, Мөхәммәд галәйһиссәлам белән хәзрәти Хәдичә һәм хәзрәти Гайшә дә шушы көндә никахланган.

        “Кыйссас Әл-Болгари” язмаларына караганда, Адәм галәйһиссәлам җомга көнне дөньяга килгән. Җомга көнне оҗмахка кергән, җомга көнне оҗмахтан чыккан. Туган көнең җомга булмаса, тырнак кисү өчен дә аеруча фазыйләтле көн булып санала. Әлбәттә, җомга намазы вакытында түгел.

        Шимбә - сәбәт (сабат, шабат, шабаш - яһүд телендә “төгәлләнде”, “тәмам булды” мәгънәсен аңлата). Шимбә олуг хәйлә көнедер. Шулай ук ата-бабаларыбыз тарафыннан да сыналган шомлану, уңышсызлык китерә торган көн дип санала. Бу көндә Салих, Нух, Муса, Ибраһим, Гайсә, Мөхәммәд галәйһиссәламнәр бәхетсезлеккә дучар булган.

                         “Мөбарәк кичәләрнең, айларның фазыйләтләре” китабыннан

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана