"Никах минем сөннәтем"

22 апрель 2014 ел 15:21

Аллаһка шөкер, җәмгыятебездә Исламны тормыш рәвеше итеп кабул итүчеләрнең саны артканнан-арта бара. Шуңа да соңгы елларда шәһәребездә мәчет, мәдрәсәгә йөрүчеләрнең саны күбәя. Шәһәребездә оешкан “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы нәтиҗәле генә эшләп килә. Ислам дине фәкать гыйбадәт кылуны гына күздә тотмый. Мөселманнар спорт белән дә мавыгалар, конкурслар, бәйрәмнәрне дә зурлап уздыралар. Аларның барлык гамәлләре дә, Аллаһы Тәгалә кушканча, хәләл юл белән башкарыла.

Гаилә кору мәсьәләсе дә шушы ук принциптан чыгып хәл ителә. Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә “Нур” сүрәсендә әйткәнчә: “Буйдакларны, колларыгыздан, жарияләрегездән булганнарны өйләндерегез, кияүгә бирегез. Фәкыйрь булганнарны Аллаһ үз нигъмәтләре белән баетыр, иншә Аллаһ. Нигъмәтләре мул булган һәм бар нәрсәне дә белеп торучы Ул (Аллаһ)”.

Мөселман гаиләсе ничек барлыкка килә соң? Иң таралган ысул - танышлар, туган-тумачалар аша. Ләкин мөселман туганнарың булмаган очракта нәрсә эшләргә? Бу очракта ярдәмгә танышу үзәкләре ярдәмгә килә. Аллаһының рәхмәте белән, “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы моның белән шөгыльләнә башлады. Аның җитәкчесе Рузалия Ибраһимова белән әңгәмә корабыз.

–Рузалия ханым, әлеге кирәкле эш кайчан һәм нинди максат белән оештырылды?

–Җир йөзенә килгән сәламәт акыллы кеше гаилә корып, үзеннән соң буыннар калдырырга тиеш. Һәркемнең никах сәгате билгеләп куелган һәм ул үзгәрми. Ә язмышны без үзебез язабыз. Чая үткеннәр үзләренең ярларын тизрәк табып, гаилә коралар, оялчан, тыйнак мөселман яшьләр ялгыз калырга да мөмкин. Очрашып, күрешү, танышу мөмкинлеге аз булып, гаилә кормаганнар күп булганлыктан без “Ак калфак” оешмасыннан берничә кеше берләшеп 25-50 яшькә кадәр булган хатын-кыз һәм ир-егетләрне кавыштыру түгел, ә бер-берсе белән таныштыруны максат итеп куйдык. Инде үзегезгә тиң насыйп булган ярны очратып, гаилә корасыз икән бәхет телибез.

–Таныштыру эше ничек оештырылачак?

Үзәккә килүче һәрбер кеше үзе турында мәгълүмат бирә, анкета тутырыла. Анкеталарны өйрәнгәннән соң, җавапларга туры килердәй респондентлар белән таныштырырга ниятлибез. Мөселман кардәшләребезне язган мәгълүматлар чит кешеләр арасында таратылмаячак дип ышандырабыз.

Җыелган анкеталарны тикшереп, өйрәнеп, холкы, дини гыйлеме буенча якын булган кешеләрне бер-берсе белән очраштырабыз. Әлбәттә, очрашу шаһитлар барында уза. Очрашуга килүчеләргә хәзрәт никахның әһәмияте турында вәгазь сөйли. Динебезнең төп кануннары белән таныштыра. Очрашудан соң танышуга килүчеләр өйләренә таралыша. Икеләнгән очракта мөселманнар “Истихара” намазын укып, Аллаһы Тәгаләдән дөрес һәм хәерле юлны күрсәтүдә ярдәм сорыйлар. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, парлар кавышалар.

–Рузалия ханым, гаилә корырга ниятләгән газета укучыларга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?

–Никах нигезе - Аллаһыга итагать кылуны аңлата. Пәйгамбәр галәйһиссәламнән риваять ителгән:  “Никах минем сөннәтем. Шуңа күрә, кем минем сөннәтемнән баш тартса, ул минем өммәтемнән түгел. Никахлашучы ир – омтылучы, никахлашучы хатын – омтылыш сәбәбе. Мөһер икесенең килешүенә таянып билгеләнә. Никахлашыгыз, балалар табыгыз, күбәегез. Ник дисәгез, мин Кыямәт көнендә сезнең белән бүтән өммәтләр каршында горурланачакмын”, – дигән.

Әгәр дә гамәлнең нигезенә Аллаһы Тәгаләгә буйсынып яшәү ятса, димәк, бу гаиләнең киләчәге ышанычлы, рухы сәламәт, үзара әдәпле, йомшак мөнәсәбәтләр булуына ышаныч бар. Гаилә җанга тынычлык бирә торган урын булырга тиеш.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рузалия ханым.

Әңгәмәне Фирая Мингалиева үткәрде

Анкетаның сораулары:

1.Ф.И.О.

2. Туган елың. Аең. Парыңның яшь аермасы күпме булырга мөмкин?

3. Буй озынлыгың. Парыңның синнән озын яки кыска булуы шартмы?

4.Яшәү адресың? Кемнәр белән яшисең? Гаилә корсаң яши торган җиреңдә парың белән бергәләп тормыш кору мөмкинлеге бармы? Яки башка йортка, авылга, шәһәргә парыңның йортына, фатирына күчеп яши алуыңны күз алдына тотасыңмы?

5. Нинди хуҗалык белән яшисең: участогың, машинаң, мал-туарың һәм башкалар.

6.Никахка кергәнең булдымы? Тулы мәгълүмат бир: нинди кеше иде, ни өчен аерылыштыгыз?

7.Балаң (балаларың) бармы, никахта табылганмы, аңа әти-әни кеше алимент түлиме? Балага ничә яшь, кайда, кем белән яши? Башка никахка керсәң бала кем белән яши?

8.Үзеңнең балаң булмаса балалы хатын (ир) кеше белән гаилә коруны күз алдына китерә аласыңмы?

9. Үзеңә тиң ярны иң кирәкле уңай һәм сиңа охшамаган тискәре якларын күрсәт.

10. Нинди кеше белән берничек тә яши алмас идең?

11. Гаилә корсаң кайда яшәүне күз алдында тотасың?

12. Белемең нинди, кайда, кем булып эшлисең?

13. Тормышка карашың? Нинди үзенчәлекле якларың бар? Нәрсә ошый, ошамый? Эчәсеңме, тартасыңмы. Ешмы? Аларга һәм аларны кулланучыларга карашың нинди?

14.Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?

15.Очрашуны кайда, ничек итеп оештыруны телисең? Күмәк очрашуда катнаша алыр идеңме?

16.Мөмкинлек булса анкета белән фотоңны җибәр.

17.Элемтә өчен телефон номерыңны күрсәт. 18.Безнең белән элемтәгә керү телфоны: 8-987-007-95-92.

19.Җавапларны сиңа анкета тапшырган кешегә, яки түбәндәге адрес буенча җибәрә аласың: Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 8\28 йорт, мәдрәсә “Ак калфак”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана