5 апрельдә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үткәрелә

02 апрель 2014 ел 11:38

Быел әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйгенең чираттагысын – 17 нчесен үткәрәбез, Аллаһы боерса.

Элек бәйгеләрдә катнашкан балалар зур егет һәм кызлар булып үстеләр. Күбесе бик җаваплы эшләр башкара. Чит илләрдәге илчелектә эшләүче туташларыбыз да, уку йортларыбызда белем бирүчеләребез дә бар. Алар иң мөһиме – ислам динебезне куәтләндерүче бәбиләр тәрбияләүче ата һәм аналар булдылар.

Быел да сорауларны яшь аерымлыкларын исәпкә алып урнаштырабыз.

Укучылар, әзерләнегез! Җәмгыятебезнең бәхете – халкыбызның үсеп килүче сездәй күркәм варисларын тәрбияләү. Әгәр балаларыбызны Пәйгамбәребез Мөхәммәдне танытып тәрбияләсәк, ышанычлы киләчәгебез булыр, иншә Аллаһ.

Сезләрне быелның 5 апрелендә, шимбә көнне «Ярдәм” мәчетендә көтеп калабыз. Адресы: Серов урамы, 4 а йорт. «Ярдәм” Милли Ислам хәйрия фонды белән «Мөслимә” иҗтимагый оешмасы үткәрә.
Рәхим итегез, оланнар!

Сораулар

4 – 10 яшьтәгеләргә сораулар

1.Үз динеңне беләсеңме?
2.Иң олуг дин нинди?
3.Ислам дигән сүз нәрсәне аңлата?
4.Нәрсә ул хәләл һәм хәрам?
5.Нәрсә ул гөнаһ?
6.Ана кеше кем ул?
7.Күршеләреңне яратасыңмы?
8.Тәрбияле бала дип кемгә әйтәләр?
9.Иманлы булу нәрсәне аңлата?
10. Иман кәлимәсен беләсеңме?
11. Ничә яшьтән намазга басарга кирәк?
12. Көненә ничә тапкыр намаз укырга кирәк?
13. Тәһарәт нәрсә ул?
14. Дога нәрсә ул? Үзең нинди догалар беләсең?
15. Коръәни-Кәрим кем сүзе?
16. Кем ул Пәйгамбәр?
17. Эш башын нинди сүзләр белән башларга кирәк?
18.Җомга нинди көн?
19.Ураза кайсы айда була? Ничә ай дәвам итә?
20.Дини бәйрәмнәрне беләсеңме?
21.Ничә сүрә беләсең?
22.Кем ул мөселман, кем ул мөслимә?

11 – 14 яшьтәгеләргә сораулар

1.Кем ул мөэмин, кем ул мөселман?
2.Олуг дин нинди дин?
3.Ислам дине нигезләрен беләсеңме?
4.Нәрсә ул хәләл һәм хәрам?
5.Нинди фарыз гамәлләрен беләсең?
6.Балаларга ничә яшьтән намаз боерыла? Үзең намаз укыйсыңмы?
7.Азан тәһарәтсез әйтеләме?
8.Витр намазы кайчан укыла?
9.Көненә ничә тапкыр намаз укыла?
10.Фарыз намазлардан башка намазлар бармы?
11.Җомга көн нинди көн? Җомга намазы кемгә фарыз?
12.Ураза нинди гамәл? Ураза ничә ай тотыла?
13.Уразаның мәгънәсе нидән гыйбарәт?
14.Коръәни-Кәрим кем сүзе?
15.Коръәни-Кәрим кем аркылы һәм ничә ел дәвамында иңдерелгән? Ул кайсы телдә иңдерелгән?
16.Пәйгамбәрләр кемнәр алар?
17.Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) ничә яшьтә пәйгамбәрлек йөкләнгән һәм ул ничә ел пәйгамберлек иткән?
18.Коръәни-Кәрим кайсы тау куышлыгында иңдерелә башлый?
19.Коръәни-Кәримдә ничә сүрә бар? Шуларның иң озыны һәм иң кыскасы ниндиләр?
20.Нәрсә ул сүрә һәм аять? «Кәүсәр” сүрәсен беләсеңме?
21. Коръәни-Кәримдә ничә пәйгамбәр искә алына?
22.Нәрсә ул Кадер кичәсе? Ул кайсы сүрәдә искә алына?
23.Коръәни-Кәрим нинди сүрә белән башлана?
24.Нәселеңне, бабаларыңны-әбиләреңне беләсеңме?
25.Фәкыйрь кем ул? Рухи фәкыйрьлек нәрсә ул?
26.Нәрсә ул хәдис? Гыйлем турында нинди хәдис беләсең?
27.Нәрсә ул кыямәт?
28.Кайчаннан бирле мөселмансың?
29.Сәдака кемгә бирелә?
30.Нәрсә ул тәһарәт һәм аның фарызлары ниндиләр?
31.Нәрсә ул тәйәммүм?
32.Тәһарәтнең сөннәт гамәлләре?
33.Хаҗ кайсы гамәлгә керә?
34.Иртәнге намаз ничә рәкәгатьтән тора?
35.Кем ул Кол Шәриф?
36.Казанның 1000 еллыгы кайчан уздырылды һәм анда нинди чаралар булды?
37.Кем ул Мөхлисә Буби?
38.Кем ул Шиһабетдин Мәрҗани?
39.Кем ул Әхмәтһади Максуди?
40.Кем ул Габделкаюм Насыйри?
41.Мөнкир һәм Нәкир турында нәрсә әйтә аласың?
42.Мәшһүр фәрештәләрне беләсеңме?
43.Иман кәлимәсен беләсеңме? Аны ничек аңлата аласың?
44.Иман нигезендә, үлгәннән соң терелүне ничек аңлатасың?
45.Нәрсә ул гөнаһ?
46.Нәрсә ул тәүбә?
47.Пәйгамбәребез тормышы турында нәрсә әйтә аласың?
48.Ата-ана хакын ничек аңлыйсың?
49.Нәрсә ул күрше хакы?
50.Беренче итеп нинди сүрә иңдерелгән? Үзең ничә сүрә беләсең?
51.Дин галимнәреннән кемнәрне беләсең?
52.Нәрсә ул тәҗвид? Нинди кагыйдәләре бар?
53.Ана теле хакында нинди мәкальләр беләсең?
54.Аллаһының берлегенә дәлилләрең нинди?
55.Әхлаклы бала, әхлаклы кеше кем ул?
56.Дини бәйрәм көннәрен һәм кичәләрен беләсеңме?
57.Нәрсә ул җәннәт һәм җәһәннәм?
58.Гореф-гадәтләребезне, милли киемнәрне, һөнәрләребезне, мөнәҗәтләр-көй-моңнарыбызны беләсеңме?
59. Аллаһының нинди сыйфат-исемнәрен беләсең? Аңлатып бир.

15 – 18 яшьтәгеләргә сораулар

1.Ислам дине нигезләре. Ислам сүзе нәрсәне аңлата?
2.Ислам нигезләрен һәм иман кәлимәсен беләсеңме?
3.Хәләл белән хәрамны аера беләсеңме?
4.Намаз кайсы гамәлгә керә? Үзең намаз укыйсыңмы?
5.Ничә яшьтән намазга басарга кирәк? Намаздагы фарызларны беләсеңме?
6.Бер көндә ничә намаз укыла?
7.Өйлә намазы ничә рәкәгатьтән тора?
8.Намаз вакытларын беләсеңме? Намаздан тыелган вакытлар бармы?
9.Витр намазы кайчан укыла?
10.Азан тәһарәтсез укыламы?
11.Фарыз намазлардан башка нинди намазлар бар?
12. Атна саен нинди бәйрәм килә?
13.Ураза нинди гамәл һәм аның мәгънәсе ничек?
14.Ураза ничә ай тотыла? Ураза тоту кемгә тиеш?
15.Нәрсә Кадер кичәсе? Ул кайсы сүрәдә искә төшерелә?
16.Мигъраҗ кичәсе турында нәрсә беләсең?
17.Коръәни-Кәрим кем аркылы һәм кайсы телдә иңдерелгән?
18.Пәйгамбәребез (с. г. в.) ничә яшендә Пәйгамбәр була? Ничә ел Пәйгамбәрлек кыла? Ничә ел буена яшерен рәвештә халыкларны дингә өндәгән?
19.Пәйгамбәребезне (с. г. в.) нинди исемнәре белән хөрмәтләгәннәр?
20.Коръәни-Кәрим нинди тау куышлыгында иңдерелә башлый?
21.Коръәни-Кәримдә ничә сүрә бар? Иң озын һәм иң кыска сүрәләр нинди?
22.Коръәни-Кәрим нинди сүрә белән ачыла? «Бәкара” сүрәсе нинди аять белән башлана?
23.Коръәни-Кәримдә ничә сүрә кеше исеме белән аталган?
24.Коръәни-Кәримдә ничә пәйгамбәр искә алына?
25.Нәселеңне, бабай-әбиләреңне беләсеңме?
26.Фәкыйрь дип кемгә әйтәбез?
27.Нәрсә ул хәдис? Гыйлем турында хәдисләр беләсеңме?
28.Нәрсә ул кыямәт?
29.Кайчаннан бирле мөселмансың, ничек дәлиллисең?
30.Нәрсә ул дога? Үзең нинди догалар беләсең?
31.Сәдака кемнәргә бирелә?
32.Тәһарәтнең мәгънәсе һәм фарызлары.
33.Нәрсә ул тәяммум? Тәһарәтнең сөннәт гамәлләре.
34.Хаҗ кайсы гамәлгә керә? Беренче нинди сүрә иңдерелгән? Коръәннең анасы дип, нинди сүрәгә әйтәләр?
35.Кем ул Кол Шәриф? Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха” кыйссасы нинди китапка нигезләнеп язылган?
36.Кем ул Шиһабетдин Мәрҗани?
37.Кем ул Әхмәтһади Максуди?
38.Кем ул Мөхлисә Буби?
39.Кем ул Габделкаюм Насыйри? Кем ул Муса Җаруллаһ?
40.Кем ул Ризаэддин бине Фәхретдин?
41.Сөембикә турында нәрсәләр әйтә аласың?
42.Сорау-җавап алучы фәрештәләрне беләсеңме?
43.Мәшһүр фәрештәләрне беләсеңме?
44.Иман нигезендә үлгәннән соң терелүгә нәрсә әйтә аласың?
45.Нәрсә ул гөнаһ? Аның нинди төрләре бар?
46.Пәйгамбәребезнең тормышы турында нәрсә әйтә аласың? Аның әхлагы нинди булган?
47.Хак Тәгаләнең ничә күркәм исеме бар? Ничәсен аңлатып бирә аласың?
48.Дүрт мәшһүр сәхабә. Кыскача мәгълүмат.
49.Без кайсы мәзһәбкә керәбез?
50.Әһле китап диннәре нинди?
51.Ата-ана хакын ничек аңлыйсың?
52.Ни өчен «Күрше хакы – Аллаһ хакы” дип әйтелә?
53.Беренче нинди сүрә иңдерелгән? Үзең ничә сүрә беләсең?
54.Нәрсә ул тәүбә? Нәрсә ул никах?
55.Дин галимнәреннән кемнәрне беләсең?
56.Дин белгечләре, остазлар дип кемнәргә әйтәләр? Кемнәрне беләсең?
57.Беренче пәйгамбәрне һәм соңгысын беләсеңме?
58.Нәрсә ул тәҗвид? Нинди кагыйдәләре бар?
59.Ана телебез турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсең?
60.Кем ул мөфти, казый һәм имам?
61.Бүген динебезнең хакыйкый асылын ныграк аңлату өчен синеңчә нәрсә эшләргә кирәк?
62.Гореф-гадәтләребезне, һөнәрләребезне, милли киемнәребезне, мөнәҗәтләр-көй-моңнарыбызны беләсеңме?
63.Аллаһының берлегенә дәлилең нинди?
64.Нәрсә ул җәннәт һәм җәһәннәм?
65.Сүрәләрнең мәгънәсен аңлата аласыңмы?
66.Корбан чалу кайсы пәйгамбәрдән башланган? Һәм син бу хакта нәрсә әйтә аласың?
67.Динебезнең, җөмһүриятебезнең киләчәген ничек күз алдына китерәсең?
68.Аллаһының нинди күркәм исемнәре бар?

Коръән уку бәйгесе өчен Мөхәммәд Пәйгамбәр (с. г. в.) турындагы сораулар

4-10 яшьтәгеләргә сораулар

 


1.Соңгы Пәйгамбәрнең исемен беләсеңме? Аның ничә исеме бар?
2.Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) нинди шәһәрдә туган?
3.Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) әти-әнисе исемен беләсеңме?
4.Ни өчен без Пәйгамбәребезне (с. г. в.) яратырга тиеш булабыз?
5.Пәйгамбәребезне (с. г. в.) күргән, аның вәгазьләрен тыңлаган кешеләрне ничек атыйлар?

 

11-14 яшьтәгеләргә сораулар

1.Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) нинди көнне һәм нинди айда туганын беләсеңме?
2.Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) ничә яшьтә өйләнә? Аның ничә баласы була?
3.Пәйгамбәребез (с. г. в.) ничә яшьтә һәм кайсы шәһәрдә вафат була?
4.Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) әхлакый сыйфатлары турында нәрсә әйтә аласың?
5.Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) нинди аятьләр беренче булып иңә?

15-18 яшьтәгеләргә сораулар

1.Пәйгамбәребез (с. г. в.) яшәгән елларны беләсеңме? Ул ничә ел яшәде һәм шуның ничәсендә Пәйгамбәр булды?
2.Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) күрсәтеп калдырган юл шәригатттә ничек атала?
3.Пәйгамбәребез (с. г. в.) бабасының исеме ничек?
4.Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) ничә оныгы булган? Аларның исемнәрен беләсеңме?
5.Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөт анасының исеме ничек?
6.Пәйгамбәребез (с. г. в.) нинди хезмәтләр башкарган?
7.Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) кабере нинди шәһәрдә?
8.Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) соңгы нәсыйхәтләрен беләсеңме?
9.Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) нинди хәдисләрен беләсең?
10. Нәрсә ул Мәүлет?

Әлмира Әдиатуллина, "Мөслимә" газетасы баш  мөхәррире, "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана