“Аллага шөкер, класс бүлмәләре җитми”

03 февраль 2014 ел 14:08

Бу сүзләрне башка берәү әйтсә, аптыраган да булыр идем, ә менә Гаилә мәчетенең уку-укыту эшләре буенча имамы Эльдар ҖИҺАНШИН авызыннан ишетү кәефемне генә күтәрде. Мәхәллә халкын әле сентябрь аенда гына ислам гыйлеменә өйрәтә башлаган коллективка урын кысанланган икән – монда ничек сөенмисең инде.

Гаилә мәчетендә бу җаваплы да, саваплы да укыту эшләрен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова оештырып җибәргән иде. Инде менә дилбегәне тирән гыйлемле хәзрәтләребезнең берсе – мәдрәсә, Татар-Америка төбәк иститутының лингвистика факультетын тәмамлаган, бүгенге көндә КФУның теология факультетында магистратурада укучы Эльдар хәзрәт үз кулына алган. “Эш бара, башта әбиләр-бабайлар гына иде, хәзер яшьләр күп килә башлады. Уку елының уртасы булса да, килгән кешене кире борып җибәрмәскә тырышабыз. Әле менә өченче көн тагын ике кешене укырга кабул иттек. Берсе яңа гына исламга килгән Вадим исемле рус егете. Көн саен ике төркем укырга йөри. Барлыгы 12 төркем - хатын-кызлар, ир-атлар, малайлар, кызлар хәтта балалар төркеме дә бар”,- диде ул класс бүлмәләрен күрсәтеп йөргәндә.

Мәчеттә укыту эшләре бөтенләй буш җирдә генә башланмаган, билгеле. Мәчет төзелә торган, абыстайлар-хәзрәтләр шәкертләрне офис бүлмәсенә җыеп укыта торган. Мәдрәсә тәмамлаган унике укытучының уникесен дә ихтирам сүзләре белән телгә ала Эльдар хәзрәт. Инде шушы араларда бер утырып сөйләшеп киңәшкәннән соң, барлык төркемнәрне дә югарыда расланган укыту программасы буенча укыта башларга ниятләп торалар. Шәкертләрнең әзерлек дәрәҗәләре төрле булса да, бу эшне дә сузмаска исәпләре. Ә балалар төркеме турында сөйләшер сүзләребез аеруча күп булып чыкты. Кышкы лагерьдан соң алар мәчетне аеруча үз иткәннәр. Лагерьның беренче көнендә 40 бала килгән булса, икенче көнне аларның саны 80 гә җиткән иде. Мәчеткә укырга йөрүче балалар саны да көннән-көн арта бара икән. Уртак тел табарга уңайлырак булыр дип аларны укытырга яшь мөгаллимнәрне - “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе һәм Россия ислам институты шәкертләрен чакырганнар. “Якшәмбе көнне монда балкон, класс бүлмәләре – бөтен мәчет балалар белән тула.Әле менә беркөнне имам-хатыйбыбыз Рөстәм хәзрәт Хәйруллин янына мәхәллә кешеләре килеп, 3-4 яшьлек сабыйларын кабул итүен сораганнар. Хәзрәт аларны атнага ике мәртәбә - чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә китерергә рөхсәт бирде. Әлегә ике генә сәгатькә дип сөйләштек, чөнки бу “шәкертләр” бик үзенчәлекле бит - аларны ашату, йоклату мәсьәләсе дә килеп туачак. Менә шулай, үзләре намазлы булмасалар да, күп кенә ата-аналар балаларын бирегә китерә”,- дип сөйләде хәзрәт.

Миңа ата-аналарның бу гамәлләре аңлашыла. Балам кайда йөри икән, дип борчылып торганчы шушы җылы, якты, нурлы мәчеткә китереп, яхшылыкка өйрәтүче, гыйлем бирүче мәрхәмәтле кешеләр кулына тапшырасың да - күңелең тыныч. Шулай да мин хәзрәттән: - Барысын да шатланып кабул итә торсагыз, киләчәктә аларны ничек сыйдырып бетерерсез икән?- дип сорамый кала алмадым. - Бу хакта үзебез дә уйлыйбыз, чөнки атна саен яңа кешеләр килә бит. Хәтта балаларын 10 нчы микрорайоннан тикле китерүчеләр бар. Аннары Азино үзәктән читтә урнашкан зур микрорайон, мәчетнең ял көннәрендә тулып торуы аңлашыла да. Шуңа күрә мәдрәсәсез булмас, дибез, - диде хәзрәт.

Нәүбәһар КӘБИРОВА 

Башка журналлар

Ипотекалы кеше зәкят түләми

Бирсәң – савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр...

18 март 2016 ел 10:42

Бәхеттә узган гомер

17 март 2016 ел 17:53

Зәкят түләсәң, тыныч йокларсың...

Билгеле булганча, ислам дине биш баганадан тора – Аллаһны тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку...

17 март 2016 ел 17:48
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана