Әби-бабайларыбыз юлы ышанычлы

17 гыйнвар 2014 ел 10:02
Соңгы елларда Татарстанда дини вәзгыять тотрыклы түгел. Имамнар арасында төрле юнәлешләр бар, төрле фикерләр яши. Тик без, 
дин әһелләре, иман мәсьәләләрендә бер юнәлештә эшләргә бурычлы. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге җаваплы постка билгеләнгәнү белән, без иман һәм гыйбадәт мәсьәләләрендә бер юнәлештә эшләргә, бер фикердә булырга тиеш, дип белдерде. Имамнар алдында ясаган чыгышында: “Моннан ике ел элек Татарстан Диния нәзарәте пленумында уртак дини кыйблабыз итеп, Әбү Хәнифә мәзхәбен сайлаган идек. Алга таба да эшебезне шушы юнәлеш буенча дәвам итәрбез, иншаллаһ. Әлеге мәзhәбтә без теләсә нинди дини соравыбызга җавап таба алабыз, анда һәр дини фикергә дәлилләр бар. Безнең кыйблабыз, Раббыбыз, илебез, динебез 
бер. Шуңа күрә башка юлдан китәргә дә, таркалырга да бернинди сәбәп юк. Киресенчә, безгә тагын да берләшергә, бер-беребезгә ярдәм итеп, аңлашып эшләргә кирәк”, – дигән максатны да куйды дин әһеле. Безнең өчен бу яңалык түгел. Чөнки без, Әгерҗенең “Хәсән“ мәхәлләсе мөселманнары, моңа кадәр дә эшебезне Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча алып бардык. Мәчетебездә дини укулар Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган программа буенча алып барыла. Быел да мәчетебездә 40тан артык хатын-кызга, 20дән артык ир-атка дин сабаклары укытабыз. Хатын-кызлар өчен аерым программа бар, ир-атлар өчен – аерым. Дин дәресләрендә мәетне җирләү, соңгы юлга озату, мәрхүмнәрнең җидесе, кырыгын, елын уздыруга кагылышлы тәртипләрне, никах үткәрү тәртипләрен дә өйрәтәбез. Шул рәвешчә, үзебезгә алмашчылар әзерлибез.
 
Шәкертләребезгә күрше хакы, туган якка мәхәббәт, ата-ана хакы, наркомания һәм башка шундый актуаль темаларга тәрбияви вәгазьләр дә сөйлибез. Корбан, ураза гаетләрен олуг бәйрәм итү уздыру да матур традициягә әверелде. Быел мәчетебез мөселманнары тарафыннан азык-төлек тутырылган 500 пакет әзерләнеп мохтаҗларга таратылды. Корбан гаете көннәрендә мохтаҗларны корбан ите таратып сөендердек. Мөселман кардәшләребез Алекс Дәүләтшин һәр елны 1 сентябрьдә мохтаҗ гаиләдә тәрбияләнүче бер баланы мәктәпкә әзерләргә ярдәм итә. Яшьләребез яз-җәй-көз көннәрендә татар зиратында уздырылучы өмәләрдән дә читтә калмыйлар. Ә кышын мәчет тирәсен кардан чистартып, анда һәрчак тәртип булуны күзәтәләр. Православие руханилары белән бергәләп төрле чараларда катнашу да матур традициягә әйләнде. Шундыйлардан “Террорчылыкка – юк“ акциясе, “Җәмгыятьнең йөгәнсезлеге“ темасына өлкән сыйныф укучылары арасында узган уку бүгенге көн өчен аеруча актуаль булып тора. 
 
Инде хәзер мәчетебезгә йөрүчеләр белән Мәүлед бәйрәменә әзерлек эшләре башлап җибәрдек. Бу көнне елның-елында безнең мәчетебездә бик матур бәйрәм уза. Мәчеткә йөрүче апаларыбыз мул итеп табын әзерлиләр. Пәйгамбәребезне зурлап салаватлар әйтү, мөнәҗәт-бәетләр уку әлеге кичәне тагын да күркәм итә.
 
Киләчәктә дә эшебезне шушы юнәлештә дәвам итәрбез, иншаллаһ. Бу юнәлештә эшләү безне тагын да берләштерә, тагын да күркәмрәк гамәлләргә этәрә. Һәр кеше җиргә файда китерү өчен туа. Инде файда китерергә мөмкинлеге булмаса, һәрьяклап башкаларга үрнәк булып торырга тиеш. Без мәчетебезгә йөрүче яшьләргә дә, башка кардәшләребезгә дә һәрчак шушы хакыйкатьне аңлатабыз һәм үзебез дә яшәешебезне шул хакыйкать нигезендә корырга омтылабыз. 
 
Хәлим хәзрәт Якупов,
 
“Хәсән“ мәчете имам-хатибы, Әгерҗе

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана