Мәүлид бәйрәме

08 гыйнвар 2014 ел 11:12

6 январь көнне бөрбашлыларның, Татарстан ислам тормышының үзәге безнең авылга күчте, дип әйтергә тулы хокуклары бар иде. 

Бу көнне Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хайруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мифтахов Фарид Фаиз улы, Киров өлкәсе мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов, Чита шәһәреннән килгән кунак, Байкал арты төбәгенең мөфтие Ришат хәзрәт Сайдашев, Казан шәһәренең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Зиһаншин, Болгарның Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фархутдинов, күрше һәм үзебезнең район имамнары катнашында зур бәйрәм – Мәүлид бәйрәме уздырылды.
 
Бу бәйрәмнең әһәмияте икеләтә зур иде, беренчедән, бу көн – Пәйгәмбәребезнең (с.в.г.) туган көнен зурлап үткәрү булса, икенчедән, әле дин эшлеклеләре арасында «Мәүлидне уздыру-уздырмау» мәсьәләсенә ныклап ачыклык кертү өчен дә кирәк иде.
 
«Аллаһы Субхәәнәһү вә Тәгаләнең фазыйләтләренә, рәхмәтләренә шатланырга кирәк. Безгә бирелгән иң олы бүләк һәм рәхмәт – Пәйгәмбәребезнең бу дөньяга җибәрелүе. Без шул рәхмәткә шатланабыз. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү – Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә (с.г.в.) карата ихласлыгыбызны күрсәтә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин. Ул, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үзе исеменнән барлык мөселманнарны да Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлады. Мәчеткә йөрүче балалар ярдәме белән чакырылган кунаклар, бәйрәмгә килүчеләр Мәүлид бәйрәменең турыдан-туры катнашучылары булдылар. Нияз Сабиров тарафыннан нәкъ менә шушы бәйрәмгә атап төзелгән һәм Татарстан Диния нәзарәте рөхсәте белән нәшер ителгән «Мәүлид китабы» да бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәмлек булды.
 
Бәйрәмдә Коръәннән аять-сүрәләр укылды, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр укылды. Соңыннан бәйрәм табынында, Җәлил хәзрәт Фазлыевка, бәйрәмне үткәрүгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт җиткерелде, Бөрбаш авылына, районыбызга һәм Республикабызга тыныч, матур тормышта яшәргә насыйп булсын иде дигән теләкләр әйтелде. Бөрбаш хуҗалыгы җитәкчесе Солтанов Рафис Фарадис улына һәм Бөрбаш урта мәктәбе директоры Бариева Гузәл Галимулла кызына Татарстан Диния нәзарәте исеменнән рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
 
Авыл яшьләре һәм зур кунаклар катнашында Мәүлид бәйрәме кичке якта яңадан гөрләде, авыл мәчете барлык килүчеләрне үзенә сыендырып, күңелләргә тынычлык иңдереп, иманыбызга кайту юлын күрсәтте. 
 

baltaci.ru

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана