Безгә иминлек кирәк

18 декабрь 2013 ел 09:20

Татарстанда чиркәүләргә, часовняларга ут төртү христианнарның да, мөселманнарның да тынычлыгын алды, мондый вәхшилеккә баручыларга карата зур нәфрәт тудырды.Бу аңлашыла да: бернинди “кара“ көчләр дә гомер-гомердән сакланып килгән рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне юкка чыгара алмаячак. Бу хакта районыбызның дин башында торучылар ни уйлый?


Хәлим хәзрәт ЯКУПОВ – Әгерҗедәге “Хәсән“ мәчете имам-хатибы:
– Безнең Ислам дине чиркәүләрне яндыру, ут төртү кебек гамәлләрне һич тә  хупламый. Ә Аллаһ йортларын юкка чыгару – бик зур гөнаһ ул. Күңелендә иман нуры булган, үзен мөселман дип санаган кеше мондый гөнаһны бервакытта да кылмаячак. Пәйгамбәребезнең: “Кем дә кем дөньялыкта мәчет төзетсә, аның урыны җәннәттә булыр“ дигән хәдисе бар. Ә мәчетне, шулай ук башка дин йортларын юкка чыгаручыларның урыны кайда була инде? Әлбәттә, тәмугта. Мондый вәхшилеккә барган кеше милләтен дә, динен дә, димәк, үзен дә хөрмәт итми. Ә бу – бик куркыныч. Әби-бабайларыбыз, нинди генә милләттән булмасыннар, кайсы гына дингә буйсынмасыннар, элек-электән дус-тату яшәгәннәр. Әгәр берәү алар юлыннан тайпыла икән, кыйбласын да югалтачак. Ә тормышта кыйбласыз-юлсыз яшәү мөмкин түгел. Әгерҗедә дә, авылларыбызда да моңа кадәр милләтара, динара низагларның булганы юк, шөкер, моннан соң да күрергә язмасын. Без, мөселман халкы, башка дин халыкларына да олы хөрмәт белән карарга тиеш. Бер-беребезнең динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итеп, уртак тел табып яшәгәндә генә Ватаныбыз, илебез, йортларыбызда тынычлык, иминлек хакимлек итәр. Раббыбыз тормышыбызга бәрәкәт биреп, гамәлләребезне уң кылыр.
Андрей атакай  ЕХЛАКОВ – Воскресение храмы рухание:
– Татарстан – тотрыклы үсеш юлындагы төбәк. Анда инде дистә еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яши. Тик кемнеңдер әлеге тынычлыкка, иминлеккә “кул сузасы“ килә. Татарстан Россиянең үзәгендә урнашкан. Шуңа күрә анда барган вакыйгалар Россия дәүләтенә дә йогынты ясамый калмый. Православие чиркәүләрен яндыру – республикада гомер кичерүче төрле диндәге халыкларны бер-берсенә каршы куярга тырышу ул. Бүген Татарстанда тынычлык хөкем сөрә икән, бу аерым диннәрнең генә түгел, һәр дин кешесенең елларга сузылган рухи хезмәте җимеше. Шуңа һәр адымыбызны уйлап, үлчәп ясасак, киләчәктә дә тыныч, имин, үзара аңлашып, килешеп яшәрбез. Һәрберебез Аллаһтан тынычлык һәм иминлек сорыйк.     

 

"Әгерҗе хәбәрләре"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана