Һәрбер нәтиҗә - Аллаһы Тәгаләдән

02 декабрь 2013 ел 11:24

 Аллаһка шөкер, менә инде икенче ел рәттән “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы буенча хаҗ сәфәре югары дәрәҗәдә үткәрелә. Бу - хаҗ гыйбадәтен оештыруда катнашкан барлык оешмаларның бергәләшеп эшләүләре нәтиҗәсе. Быелгы хаҗ сәфәрен оештыручыларга, аларның ярдәмчеләренә һәм хаҗ сәфәрләре яхшы үтсен дигән дога-теләктә булучы барча кардәшләребезгә “ДУМ РТ ХАДЖ” юлламасы буенча баручы хаҗилар исеменнән, шулай ук үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәбез.

        Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга,  Сәләмәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор, Таможня хезмәтләре  идарәсе җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә аерып рәхмәт әйтәсәбез килә.

        Алдагы елның тәҗрибәсен файдаланып, алдыбызда торган бөтен максатларга ирешә алдык. Хаҗның барча йолалары вакытында һәм жиренә җиткереп үтәлде, оештыру эшләре тиешле югарылыкта башкарылды.

        Кыйммәт һәм мәшәкатьле булуга карамастан, инде икенче ел рәттән үзебезнең Казан һава аланыннан турыдан-туры очулар оештырылды. Алар Казан - Җәддә; Мәдинә - Казан һава юллары буенча башкарылды. Башка шәһәрләрдә һәм илләрдә туктап көтеп торасы булмау олы яшьтәге хаҗилар күңеленә аеруча хуш килде. Дин кардәшләребез 220 кешелек яңа Боинг-747 очкычларында очтылар.

        Хаҗиларыбызга намазлыклы биштәр белән багаж сумкасы бирелде. Багажның югалу  ихтималын  күздә тотып, аларны махсус төстә, үзебезнең тамганы төшереп эшләделәр. Ислам нигезләрен һәм Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылу тәртибен өйрәнү өчен хаҗиларга рус һәм татар телләрендә китаплар таратылды. Юлга чыкканчы да алар белән дәресләр үткәрелгән иде. Дәресләр, вәгазьләр Мәккә шәһәрендә дә дәвам итте. Хаҗиларыбыз арасына чит агымнар, ят фикерләр үтеп керүгә каршы барча чаралар күрелде.

        Төркем җитәкчеләре Казан һава аланыннан башлап хаҗиларыбыз белән тыгыз элемтәдә булды, хаҗ сәфәре давамында килеп чыккан барча дини һәм көнкүреш мәсьәләләрен вакытында хәл итеп, дини бурычларыбызның Хәнәфи мәзһәбенә туры килүен тикшереп тордылар. Гарәбстанга килеп төшүгә һәр хаҗига былтыргы кебек сим-карталар тапшырылды.

Мәккә шәһәренә Мина, Мөздәлифә, Гарәфә үзәнлекләренә экскурсияләр оештырылды. Теләгән кешеләр Рәхмәт тавына да менде, чөнки хаҗ вакытында анда менү шактый кыен. Шулай итеп, хаҗиларыбыз хаҗ гыйбадәте башкарыласы барча урыннарны алдан күреп әзерләнделәр. Төркем җитәкчеләре хаҗилар белән гомрәгә дә бергә бардылар.

        Тәҗрибәле хаҗиларыбыз фикеренчә, 2012 нче ел белән чагыштырганда, кунакхәнәләрдә яшәү шартлары сизелерлек яхшырган, кунакханә белән Әл-Хәрәм мәчете арасы да якынайган.

        Россиянең бик күп хаҗ оешмаларыннан аермалы буларак, “ДУМ РТ Хадж” үзенең хаҗиларына тәүлек әйләнәсендә тулы медицина ярдәме күрсәтеп торды. Хаҗ сәфәре давамында Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә булсынмы, Мина, Гарәфә үзәнлекләрендәме – 12 табиб Татарстаннан килгән хаҗиларга һәрдаим медицина хезмәте күрсәтергә әзер иде.

        Игътибарга лаеклы тагын бер нәрсә, ул да булса, хаҗиларның бер урыннан икенче урынга автобусларда күчеп йөрүләренең  уңайлы оештырылуы. Мина һәм Гарәфәдәге чатырларның уңайлы урнашуы, автобусларның вакытында килеп халыкны алып китеп торуы барча кешеләрнең күңеленә хуш килде. Хаҗиларның сүзләренә караганда,хаҗ җиңел һәм уңайлы үтте, ә элекке елларда хаҗиларга байтак араны  җәяү үтәргә туры килә иде.

        “ДУМ РТ Хадж”, башка бик күп оешмалардан аермалы буларак,  Мәккә, Мәдинә, Мина, Гәрәфә үзәнлекләрендә хаҗиларны ашау-эчу белән тәэмин итте.

        Хаҗның үзәге, җелеге булып торган Гәрәфә үзәнлегендә хаҗиларыбыз, өйлә һәм икенде намазларын берләштереп, җәмәгать белән бергә басып дога кылдылар. Күңелләр нечкәреп, догалар кабул була торган изге җирдә бөтен кешенең бергә басып, кул күтәреп гарәпчә һәм татарча дога кылулары татарстан хаҗилары тарихында беренче тапкыр башкарылды. Анын тәэсире астында хаҗиларның күңелләре тулып, күзләреннән яшьләр акты. Быелгы хаҗ сәфәрен насыйп иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә булган шөкрана хисләре йөрәк түрләреннән чыгып, күңелләрне йомшартты.

        Кайтыр алдыннан һәр хаҗига 10 литр зәмзәм суы һәм Казан һава аланында истәлекле чынаяк белән шушы елның хаҗ мизгелләре төшерелгән DVD дисклары бүләк ителде.

        Төрле оешмалар белән берничә мәртәбә хаҗга баручы тәҗрибәле кешеләр дә “ДУМ РТ Хадж”ның быелгы хаҗ сәфәрен оештыруына югары бәя бирделәр.

        Һәрбер нәтиҗә – Аллаһы Тәгаләдән. Безнең һәм бигрәк тә хаҗиларның фикеренчә, быелгы хаҗ, чыннан да, бик яхшы оештырылган иде. Алдагы елларның тәҗрибәсенә таянып, хаҗ сәфәрен тагын да уңайлырак итәргә дигән нияттә калабыз. Безнең максатыбыз, Аллаһ боерса, хаҗ сәфәренең сыйфатын тагын да яхшырту һәм нәтиҗә буларак Татарстаннан һәм тирә-як төбәкләрдән килүче милләттәшләребезгә хаҗ гыйбадәтен тулысынча һәм җиренә җиткереп үтәү мөмкинлеге тудыру.

 

"ДУМ РТ ХАДЖ" программасы җитәкчесе Руслан Нәфисуллин

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана