Татарстан дин әһелләре Иркутскига сәфәр кылды

19 ноябрь 2013 ел 15:29

12-17 ноябрьдә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Иркутск өлкәсенә сәфәр кылды. Хәзрәтләр әлеге өлкәгә Байкал мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев һәм өлкә хөкүмәте чакыруы буенча бардылар.

15 ноябрь көнне Җәлил хәзрәт Иркутск шәһәре җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде, татарча вәгазь сөйләде. Җомга намазында меңнән артык кеше катнашты. Шуны да әйтеп үтү урынлы булыр, Иркутск шәһәрендә 7000нән артык милләттәшебез яши, өлкәдә исә аларның саны 40 меңгә якын санала. Иркутскида бер мәчет эшләп килә. 

Өлкәдәге дин әһелләре, җирлектәге җитәкчеләр, шәкертләр, милләттәшләребез белән очрашулар вакытында сүз үзара хезмәттәшлек итү, мәдрәсәләр арасында элемтәләр булдыру, тәҗрибә уртаклашу кирәклеге хакында барды. Иркутскида яшәүче милләттәшләребез татарча дини китапларның аз булуы хакында әйттеләр. 

Мөфти Фәрит хәзрәт туксанынчы елларда Казанда белем алган дин әһеле. Ул динебезне, милләтебезне саклауга зур тырышлык куючы имамнарның берсе. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана