Россия ислам институтының 15 еллыгы уңаеннан котлау

31 октябрь 2013 ел 15:14

Хөрмәтле мөгаллимнәр - хезмәттәшләребез! Сезнең күбегез, уку йортына нигез салынган еллардан бирле, биредә хезмәт итә. Сез мөселман интеллигенциясенең яңа буынын формалаштыруга, укымышлы, белемле шәкертләр әзерләүгә, ислам динен таратуга зур өлешегезне кертәсез.  Хезмәтегез, тырышлыгыгыз алдында баш иябез һәм сезнең барыгызга да күтәренке рух, сәламәтлек, иминлек, мул тормыш һәм чиксез бәхет телибез. Якыннарыгызның җан җылысын тоеп, һәр көнгә шатланып-куанып, тормыштан ямь табып яшәргә һәм иң мөһиме – бергәләп Ислам уку йортын яңа дәрәҗәләргә күтәрергә насыйп булсын!

 

Ислам уку йортым минем

 

Аллаһ сүзе – Коръән моңы

Һәр тарафтан ишетелә.

Моңга тартыл, кагыл, шәкерт,

Уку йортым ишегенә.

 

Бусаганы атлау белән,

Күңленә нур, сафлык иңәр.

Кочып алган кебек булыр

Фәрештәләр сине иңнән.

 

Һәр бүлмәдә  китап тотып

Укымышлы остаз көтәр

Ислам уку йорты сине

Белемле, зыялы итәр.

 

Әбү Хәнифә мәзһәбен

Биеклеккә күтәрерсең.

Күңелеңне изгелеккә,

Игелеккә юнәлтерсең.

 

Бар дөньяга иң хак динне -

Ислам динен таратырсың.

Изге Коръән сүрәләрен,

Хәдисләрне аңлатырсың.

 

Ислам уку йортым минем,

Каерып ач ишегеңне!

Һәр шәкертең кадерләсен

Уку йортым – бишегемне...

 

Уку йортының юбилее белән кайнар котлап, уку-укыту бүлеге хезмәткәрләре исеменнән Нәзирә Гыйззәтуллина

 

P.S. Кеше Ана телендә генә күңелендәге иң изге хисләрен җиткерә аладыр, мөгаен... Шуңа котлавым да татарча.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана