Ялгыз картлык

24 октябрь 2013 ел 10:24

Корбан бәйрәменең икенче көнендә Серов урамындагы мәчетебезгә шактый таушалган бер абзый килеп керде. Таушалган дигәч тә, салып йөри торган кеше икән, дип уйлый күрмәгез тагын. Юк, һич тә юк. Ул абзыйга күптән түгел инсульт булган. Сул кулы параличланган, аякларына да шактый гына зарар килгән – таякка таянып, аксаклап кына йөри. Безгә корбан ите алып килгән. "Гафу итегез, мәчетегезнең ачылышына килә алмадым. Ул вакытта минем йөрәк сыкрап торды. Менә хәзер хәлем бераз ярыйсылангач, керергә җай чыкты”, – дип башлады ул сүзен һәм үз тормышын сөйләп китте.

Хәкимулла абзый хатыны Әлфия белән 1975 нче елда аерылышкан. Сәбәбе шул: хәләл җефете салырга яраткан, хәтта башка ирләр белән дә типтерә башлаган. Ике кыз баланы Хәкимулла абзыйның берүзенә тәрбияләп, аякка бастырырга туры килгән. Әлбәттә, авыр чаклар бик күп була аның тормышында. Сыкранмый, зарланмый гына тормышын берүзе сөйри ялгыз ир-ат. Хәзерге көндә шуның татлы җимешләрен татый.

– Йөрәк өянәгенең беренчесен моннан биш ел элек кичердем. Менә шул вакытлардан бирле исән-сау булып яшәвемә кызларыма бурычлымын. Аллаһның рәхмәте булсын аларга. Инде авырмый да тормам, яшем шактый – быел 77 тулды, – диде заманында табиб булып эшләгән Хәкимулла абзый.

Картлык үз эшен башкара шул, колаклары да шактый ныгыган, кайбер сорауларымны язмача да бирергә туры килде үзенә. Минем: "Башка өйләнмәдегезме?” – дигән соравыма, ул: "Әйе, кызларым үсеп җиткәч, тагын бер тапкыр бәхетемне сынап караган идем, икенче хатыным яман шештән вафат булды. Шуннан бирле ялгызым гына яшим”, – дип җавап бирде. Аның сөйләвенә караганда, Әлфияне үзе 38 ел буена бер тапкыр күрмәсә дә, кызлары аның язмышы белән гел кызыксынып торган. Хатын соңгы вакытларда әти-әнисе фатирында япа-ялгыз яшәп, быел җәй үлеп киткән, хәтта авызына су салучы да булмаган бичараның.

Әлфия дә кызганыч, 62 яшендә тол калып, берьялгызы гомер кичерүче Хәкимулла абзый да бик жәл. Гомер буе бер-беребезгә тугры булып, кадерләребезне белеп яшәрбез, дип вәгъдәләр бирешеп кавышкан пар булгандыр алар да. Әмма язмыштан узмыш юк шул. "Болын хәтле өч бүлмәле фатирда берүзем яшәп ятам, – дип дәвам итте сүзен Хәкимулла абзый, минем уйларымны сизгәндәй. – Элек анда бер ректор яшәгән булган. Рәхәтен күр бу фатирның, дип әйтеп калдырды. Рәхәтен бүлешер кешем юк менә. Ә хәзерге хатын-кызларның күбесе малга хирыс бит. Аларга мин үзем түгел, фатирым гына кирәк булуы бар, дип  башка өйләнмәдем”.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана