Каргыш төшәме?

26 август 2013 ел 10:30

Хөрмәтле редакция! Минем бер-ике соравым бар иде. Шуларга берәр казый хәзрәт җавап бирсә, мин бик тә рәхмәтле булыр идем.

1) Эт иснәгән (орынып киткән, ялаган һәм "үпкән") кием белән намаз уку дөресме? 

2) Кемнең дә булса каргышы кешене үтерә аламы? 

Рәшит НУРГАЛИЕВ,

Тынычлык мәхәлләсе, Казан шәһәре

 

Сезнең сорауларга Татарстанның көнчыгыш төбәге казые Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов түбәндәгечә җавап юллады:

1)    Әгәр киемгә, тәнгә эт селәгәе яки этнең борыныннан килә торган юешлек тисә һәм юешләнгән җир бер дирһәм зурлыгында булса (якынча 2-5 сумлык акчалар зурлыгында), аны юмыйча намаз уку дөрес булмый. Юешләнгән җир бер дирһәмнән бәләкәйрәк булса, аны юмыйча намаз уку мәкруһ була. Эт кешегә сыпырынып та, ул этнең селәгәе яки борын юешлеге белән буялмаса, шул килеш намаз уку дөрес була.

2)    Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткәнчә, мөэмин кеше башкаларны каргамас (ләгънәт кылмас). Кешеләрне яки хәтта хайваннарны каргау да безгә тыела. Шулай булса да, рәнҗетелгән кешенеӊ каргышын, догасын Аллаһы Тәгалә кабул итә, ә хаксызга каргаучы кешенеӊ каргышын үзенә кире кайтара. Кешене ләгънәт кылудан һәм шулай ук рәнҗетелгән кешенеӊ догасыннан сак булырга кирәк. Каргышны Аллаһы Тәгалә кем әйтүенә карап түгел, ә хаклымы-түгелме икәнлегенә карап кабул итә. «Фәлән үлсә иде» дип каргаса һәм каргышында хаклы булып, Аллаһы Тәгалә догасын кабул итсә – ул кеше үләр; хаклы булмаса – Аллаһы Тәгалә каргаучы кешенеӊ үзен үтерер. 

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана