Чаллыда рамазанга алдан ук әзерлек күрелде

16 июль 2013 ел 14:09

Чаллы шәһәрендә Рамазан ае актив башланды. Әлбәттә, моңа алдан күрелгән әзерлек эшләре ярдәм итте. Урамнарга уразага керү датасын, фитра, фидия күләмен, зәкят нисабын күрсәткән белдерүләр, бәйрәм баннерлары эленде, мәгълүмат чаралары аша халыкка аңлатмалар бирелде.

Болар хакында шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай дип белдерде: “Әлхәмделилләһ, изге Рамазан аена кердек. Аңа алдан ук әзерлек күрелде. Шәһәр имамнары җыелышын үткәреп барлык мәсьәләләр буенча киңәш тоттык. Мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрү, имамнарның “Күңел” радиосы аша көндәлек вәгазьләре графиклары төзелде. Халыкка шушы радио һәм җирле телевидениеләр аша Рамазан аена бәйле барлык хәбәрләр җиткерелеп тора. Беренче тәрәвихны мөфти хәзрәтләре фәрманы нигезендә 8 июль кичендә укыдык. Икенче көнне аның нәтиҗәләре белән таныштык. Алар буенча шуны әйтергә була: тәрәвих намазына йөрүчеләр саны елдан-ел арта бара һәм катнашучыларның яше дә яшәрә. Студентлар шактый, хәтта мәктәп укучылары да күп килә. Ә менә өлкән яшьтәгеләргә авырырак. Шуңа күрә аларның иң хәллеләре генә килә ала. Аллага шөкер, башында шикләнеп торган кешеләрнең дә беренче көн уразасын тотканнан соң үз-үзләренә ышанычлары артты. Кеше ниятендә ныклы булса, тырышлык күрсәтсә, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә. Күрәбез бит: Рамазан ае башлангач көннәр эсселеге бераз сүрелде, моңарчы яумаган яңгырлар да ява башлады. Һәм корылыклы 2010 елда да, былтыр да шулай булган иде.”

Беренче ифтар мәҗлесләре “Ак мәчет”тә, “Туфан”да, “Рамазан”, “Ихлас” мәчетләрендә булды. Аларда йөзләрчә кеше катнашты. ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шәһәребезгә Рамазан аен үткәрүдә булышлык күрсәтү өчен Төркиядән килгән ике имамны җибәрде. Ә алар нәзарәт карамагына җәмгысе 38 кеше килде. Арада имамнар да, Корән-хафизләр дә бар. Алар 10 июл кичендә беренче тәрәвихларны укыттылар.

islamtatar.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана