Рамазанга ничек әзерләнергә?

08 июль 2013 ел 12:05

7 ГАДИ АДЫМ

Сезнең кайчан да булса намаз укыган вакытта фикер туплауның нилектән кыен булуы турында уйланганыгыз бармы? Яки ни өчен рухиятегезнең иң югары ноктасы ел буена рамазан аендагы яки хаҗ кылгандагы кебек нык булмавы турында? Бәлки бу телефоннан сөйләшеп торган килеш тәкъбир әйтергә тотына башлавыбыздандыр? Ә бәлки рамазан аенда үз тойгыларыбыз тәэсире астында түгел, ә тирә-як мохит йогынтысы нәтиҗәсендә хәрәкәт итүебездәндер...

Кайберәүләр игелекле гамәлләр кылуны алда торган нинди дә булса берәр зур вакыйга белән бәйли. Мәсәлән: “Рамазан ае җиткәч Коръән укый башлаячакмын”, “Хаҗдан кайткач өстәмә намазларга (әйтик, тәһәҗҗед намазына) басам” һ. б. Шулай фикер йөртү нәтиҗәсендә барысы да гаҗәп тәмамлана, нәтиҗәдә без ниятләнгәннәрнең берсен дә эшләмибез.

Болай дип әйтү аларның алдан уйланылган реаль планга түгел, ә гади бер импульсларга нигезләнү нәтиҗәсе. Без ураза аена яки хаҗ кылуга әзерләнмибез, аны үтеп чыгу өчен план кормыйбыз, рухый халәтебез тиешле биеклектә булсын өчен без бер агым буенча барырга һәм барысы да үзеннән-үзе килеп чыгар әле дияргә күнеккәнбез. Ләкин бу һич кенә дә алай була алмый.

Сез рамазан аена тулы әзерлек белән керергә, мөбарәк бу айның нәтиҗәләре алдагы тормышыгызга даими тәэсир итүен тәэмин итеп гамәл кылырга теләмисезмени?

Моны ничек эшләргә мөмкин соң? Түбәндә изге айга әзерләнүнең 7 адымы китерелгән.

1 нче адым. Рамазан ае башланыр көннәрне алдан санап куегыз.

Рамазан ае җитәчәк көннәрне исәпләп кую (аның хәтердә калдырылуына яки язып куелуына бәйсез рәвештә) – үзегезнең һәм әйләнә-тирәдәге башка кешеләрнең аңнарында җанлану һәм күңелле бер хисси тойгы барлыкка килүгә ярдәм итә. Үзегез һәм яныгыздагылар ай башланганга кадәрге көннәрне исәпләгән очракта, рамазан ае үзара сөйләшүләр вакытында бер темага әйләнә, шул рәвешле моңа нисбәтле җанлану күзәтелә.

2 нче адым. Рамазан ае турында белемнәрегезне тирәнәйтегез.

Бу сезгә рамазан вакытында барысын да идеаль рәвештә дөрес эшләячәгегезгә ышаныч уятырга ярдәм итәчәк. Аның башлануын түземсезләнеп көтү һәм рамазан ае савабына ия булу өчен, изге айның мотивлаштырылган күп аспектлары һәм вакыйгалары бар. Рамазан ае турында никадәр күбрәк гыйлемегез булса, сез аны шулкадәр яхшырак үткәрә алачаксыз һәм, шул рәвешле, күбрәк савапларга ирешәчәксез.

3 нче адым. Рамазан аена план төзеп куегыз.

План төзеп кую сезгә нәтиҗәлелекне арттырырга ярдәм итәчәк. Коръән укумы ул, һәр төнне тәравих намазына барумы, әллә инде күрше-күләннәрне ифтарга чакырумы... Шуңлыктан, бу айда эшләргә ниятләгән бар эшләрегезнең дә исемлеген язып куегыз; аннан соң бу максатларга ирешү һәм аларны башкарып чыгу өчен кирәк булган әйберләр турында уйлый башлагыз. Максатларның реалистик булуы мөһим, сезнең тормышыгыз бу айда тулысынча башка әйләнеш алырга тиеш түгел, сез рамазан аеннан соң да үз эшләрегезне элеккечә үк дәвам итә алырга тиешсез. Бу ай өчен алдан төзеп куелган план сезгә үз-үзегезне туплап торырга ярдәм итәчәк. Рамазан кергәч, йокларга ятар алдыннан алдагы көнегезне планлаштырып куегыз һәм моны изге ай үткәннән соң да дәвам итәргә тырышыгыз.

4 нче адым. Үз-үзегезне рухый яктан әзерләгез.

Рамазан аеның ураза, намаз, Коръән уку һәм хәйрия ае икәнен барыбыз да белә. Рамазан ае җиткәнен көтеп тормагыз, изге эшләрне алдан ук башлый торыгыз, эшлисе эшләрегезне иртәгәгә калдырмагыз. Ә рамазан ае башлану белән, барысына да тулысы белән керешеп китегез. Шул вакыттан нәфел намазлары үти, Коръәнгә даими мөрәҗәгать итә (укый) һәм хәйрияви эшләр белән шөгыльләнә башлагыз, үзегезне шуңа гадәтләндерегез һәм Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) Сөннәте буенча гамәл кылыгыз.

5 нче адым. Мораль яктан әзерләнегез.

Ураза – ризыктан тыелып торудан күпкә югары булган үз-үзеңне чикләү ул. Шуның өчен, сабырлыгыгыз өстендә эшли башлагыз, сүзләрегезне контрольдә тотыгыз, үзегезнең яман, начар һәм файдасыз сүзләр сөйләмәвегезгә, яла якмавыгызга инаныгыз.

6 нчы адым. Зарарлы гадәтләрдән арыныгыз.

Зарарлы гадәтләрегезне хәзер үк ташлагыз, рамазан ае җиткәнен көтеп тормагыз. Әгәр дә сез йокларга соң ятасыз икән, иртәрәк ята башлагыз; әгәр дә сез күп вакытыгызны Интернеттагы социаль челтәрләрдә үткәрәсез икән, компьютерны билгеле бер вакытта сүндереп куярга гадәтләнегез һ. б. Әлбәттә, әйтүе җиңел, әмма үтәве кыен, ләкин моны нәкъ менә рамазан алдыннан эшли башласаң җиңелрәккә төшәчәк. Ниятләрегезне чистарту белән үк ихлас күңелдән дога кылсагыз, барысы да барып чыгар.

7 нче адым. Рамазан ае вакытында тормышыгызны гыйбадәт тирәсенә туплагыз.

Мисал өчен, гыйбадәт кылганда телефоныгызны сүндереп торыгыз һ. б.

OnIslam

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана