Кукмараның “Иман кичәсе”

17 июнь 2013 ел 10:11

Күптән түгел Кукмара мәдәният йортында “Мөселманнар җыены” кысаларында “Иман кичәсе” уздырылды. Аны Кукмара мөхтәсибәте белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырган иде.

Танышларым арасында, биш вакыт намазда булмасалар да, дин юлыннан баруымны хуплаучылар шактый. Шулай да, кайчак алар мөселманнар яшәү рәвешендәге кайбер нәрсәләргә аптырый: әйтик, ничек хәмерсез, җыр-биюләрсез һәм уен-көлкесез күңел ачып була икән ул, диләр... Кукмара бистәсендә узган “Иман кичәсе” аларның әлеге “аңламау”ларына ап-ачык җавап  булды. Бу көнне районыбыз мөселманнары рухый мәгънәдә ял итте: рәхәтләнеп күңел дә ачты, гыйлем дә арттырып китте.

“Иман кичәсе”н Кукмара мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Ул әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәткән районның башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Закирҗан кызы Гәрәевага мөхтәсибәт һәм кичәгә килгән күпсанлы тамашачылар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Гөлнара ханым исә әлеге кичәне әзерләүчеләргә мөрәҗәгать итеп: “Дини рухтагы мондый чараны күптән уздырасы килеп йөри идек. Шундый мәгънәле, бай эчтәлекле программа әзерләп килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Аллаһ кушса, бүгенге “Иман кичәсе” соңгысы булмас. Сезне кабат көтеп калабыз”, – дип әйтте.

Дөрестән дә, Диния нәзарәте вәкилләре искитмәле программа әзерләп килгән иде. Дәгъвәт бүлеге хезмәткәрләре Нияз хәзрәт Сабиров, Руслан хәзрәт Фәрхетдиновларның үтемле вәгазьләре, укыган Коръән аятьләре әле дә колакларда чыңлый, Аллаһның рәхмәте булсын аларга!

Бу кичәдә моңлы тавышы һәм мәгънәле нашидләр, мөнәҗәтләр башкаруы белән инде танылып өлгергән Ильяс Халиков та катнашты. Ул Кукмарабыз кияве дә булып чыкты бит әле! Аның хәләл җефете Нурфия Кәркәвеч авылы кызы, Ильяс хәзрәт башкара торган барлык нашидләрнең сүзләрен иҗат итүче шагыйрә, сөбханалла! Нурфия белән без балачактан бирле таныш, әмма күп еллар күрешкәнебез юк иде. Шуңа күрә сөйләшер сүзләребез күп булды. Нурфия Ильяс хәзрәтнең хәләле генә түгел, аның иҗат эшчәнлегендә уң кулы да икән. Аларны никах-туйларга тамада булып та  чакыралар, иман кичәләрендә һәм башка төрле дини чараларда еш катнаштыралар, болар өстенә алар ике бала да үстерәләр икән.

– Әле менә “Аклыкка илтсен юллар” дип аталган (театральләштерелгән) хәйрия концертына әзерләнеп ятабыз. 18 июньдә Казанның “Ак барс” яшьләр үзәгендә булачак ул. Университетта укыган бер группадашымның баласы авыру туган, концерттан акча туплап, аңа ярдәм итмәкче булабыз. Күптән түгел Ильяс башкаруындагы нашидләр җыентыгын диск итеп чыгардык. Буш вакыт булса, әти-әниләребез янына кайтабыз. Ирем Мамадыш ягыннан”, – дип сөйләде ул.

Район мәдәният йортында узган чарада катнашучылар өчен кичәдәге кызыклы өлешләрнең берсе викторина булгандыр. Бер карашка гади, әмма ислам дине белән азмы-күпме таныш булуны күздә тота торган сорауларга дөрес җавап бирүчеләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре алып килгән Коръән тәфсире белән бүләкләнде. Истә калган сорауларның берничәсе: “Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) сөт әнисе кем булган?”, “Хатыны Хәдичә белән аның яшь аермасы күпме?” “Фатыйха” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә белән Адәм баласын “аерып торучы” аять нинди?” һ. б.

“Иман кичәсе”ннән соң аны оештыручыларның берсе, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин белән дә әңгәмә корып алдык.

– Мондый чараларны үткәрү, һичшиксез, бик кирәкле, файдалы гамәлләрдәндер, чөнки алар дәгъвәт, ягъни ислам динен танытуның, дингә, иман-әхлакка өндәүнең бер мөһим ысулы булып тора. Вәгазь һәм җыр аша биредә Аллаһ һәм Пәйгамбәребез (с. г. в.) исемнәре, башка изге сүзләр һәм бик мөһим фикерләр яңгырады. Без рухланып-канатланып, күңелләребезне баетып кайтып китәбез, шуның белән бергә Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савапларына да лаеклы булганбыздыр дип өмет итәбез... – диде Ришат хәзрәт.

Менә шулай бәйрәм итә мөселман халкы! Изге сүз сөйләшеп, вәгазь, Коръән тыңлап та ял итеп була икән, җәмәгать!

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА,

Кукмара районы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана