Укыдык без мәдрәсәдә...

10 июнь 2013 ел 09:02

Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигыре “Аңламадык бернәрсә дә” дип дәвам иткәнен һәркайсыбыз яхшы белә. Тик әлеге шигъри юллар Мамадыш мәдрәсәсен тәмамлаучыларга һәм анда укучыларга һич тә кагылмый. Шәһәребездә мәдрәсә ачылганга биш ел вакыт узып та киткән инде. Кемдер шушы вакытны ничек уздырырга белми аптырагандыр, кайберәүләр бер дә файдасызга үткәргәндер. Ә менә биш ел элек Мамадыш мәдрәсәсенә гыйлем алырга килгән шәкертләр, һич тә икеләнмичә: “Безнең бу еллар заяга узмады”, – дип әйтә ала. “Тормышта үзеңне кая куярга белмәгән чаклар бик күп була. Кайчак, хәтта, кесәң тулы акча булса да, күңелеңә тынычлык таба алмавың бар. Безнең динебез теләсә кайсы сорауга җавап табарга ярдәм итә. Бик авыр чакларда да адәм баласы Аллаһ ярдәменә өмет итә. Ә Аның ярдәме белән дини гыйлемнәр үзләштерергә насыйп булган икән, димәк, сез – Раббыбызның яраткан коллары. Мондый мөмкинлекне Аллаһы Тәгалә бары «сөекле бәндәләремә генә бирермен», дигән бит. Аллаһ ризалыгы өчен дини гыйлемнәр тупларга ярдәм иткән мөгаллимнәргә бик зур рәхмәт. “Инде хәзер үзегезгә җаваплы бурыч йөкләнә, сез дә үзегез белгәннәрне башкаларга, бигрәк тә балаларга җиткерергә тиеш”, – диләр мөгаллимнәр. Иң хәерле сүз – Раббыбызның сүзе. Шуңа күрә бәйрәмдә Коръән аятьләре яңгыравы гаҗәп түгел. Аларны бик тә моңлы итеп мәдрәсәнең директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин укыды. Аннан соң мәдрәсәдә укучылар эчтәлекле чыгышлар ясады. “Бүген бездә чын бәйрәм. Башкалар үрнәк, гыйбрәт алсын өчен, мондый сөенечле хәбәрләрне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) башкаларга да таратырга кушкан. Моннан биш ел элек Мамадышта мәдрәсә ачылу үзе бер сөенеч булган иде. Безнеке кебек заманча мәдрәсә республика районнарында бездән кала Кукмарада, Буада һәм Урыссуда гына бар. Мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләребез мондый гыйлем учагы булдыру өчен зур көч куйганнарга, башка игелек ияләренә күңелләреннән рәхмәт укыйдыр бүген”, – дип уйладым чыгышлар, вәгазьләр тыңлаганда. Без, мәдрәсәдә дүрт ел укып, башлангыч дини гыйлем алдык. Бу – һәрберебез өчен мәҗбүри. Чөнки һәр мөселман кешесе намаз, Коръән укый белергә тиеш. Тик белемле булуыбыз, “Мин күпне беләм” дип, күкрәк киереп йөрү мөмкинлеге дигән сүз түгел. Болай фикерләүчеләр Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар булырга мөмкин. Тәкәбберлек – мөселманнарда тыелган сыйфат, аннан Аллаһ сакласын. Хакыйкатьтә, иң гыйлемлесе – Иблис. Тик ул гыйлемен дөрес юнәлешкә салмый. Гыйлем алу – бер нәрсә, аны дөрес итеп файдалана да белергә кирәк, дип уйлыйм мин.

Үземнең ничә тапкыр талпынып та, “Булдыра алмам” дип, бу уемнан кире кайтканым булды. Тик бу шәкертләргә үҗәтлек тә, сабырлык та, тырышлык та бердәй хас, күрәсең. Күпчелеге дин сабакларын “яхшы” билгеләренә үзләштереп кенә калмыйча, имтиханнарны да бик уңышлы тапшырып чыккан. Кулыма мондый хөрмәтле документ алганым юк иде әле. Шәкертләр, үз чиратында, аларга белем биргән Венера абыстай, Эльвира ханымнарга, Ирек, Илнур, Габдрахман, Нурислам, Илнар, Айнур хәзрәтләргә олы рәхмәтләрен җиткерде. Аллаһы Тәгаләнең: “Минем сүземне адәм балаларына җиткерүчеләрдән дә сөйкемлерәк кеше юк”, – дигән сүзләре бар. Бу мөгаллимнәребез дә вакытларын, сабырлыкларын кызганмыйча, башкаларга белем бирү бәрабәренә олы саваплы булырлар, иншәАллаһ. “Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алыгыз”, – дигән Пәйгамбәребез (с. г. в.). Шаһәдәтнамә алучылар арасында да төрле яшьтәгеләр бар иде. Араларында әле мәктәптә генә укый торган өч кыз бала булуы да сөендерә. Авыллардан “попутка”ларда мәдрәсәгә килеп йөрүе җиңел булмагандыр. “Укырга барганда бервакытта да машина көтеп торганыбыз булмады. Игелекле бәндәләр очрап кына торды”, – диде алар. Мамадыш мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләрнең туплап өлгергән белемнәр белән генә чикләнергә исәпләре юк. Гыйлем эстәүләрен (арттыруларын) кайда гына дәвам итсәләр дә, тел ачкычы бирсен аларга Ходай!

Фирая МИНГАЛИЕВА,

Мамадыш шәһәре

Фотода 2013 елгы чыгарылыш укучылары. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана