Яшерен гыйлем

06 июнь 2013 ел 10:31

Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмиин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә хаатәмил әмбийәәә-и үәл мүрсәлиин. Әлмәбгүүси рахмәтәл лильгәәләмиин. Мүхәммәди үә гәләәә әәлиһии үә сахбиһии әҗмәгиин. Әммәә бәгъдү.

Бар галәминне (бөтен дөньяны) юктан бар кылучы, тәрбия кылучы Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналәребез (мактауларыбыз) булса иде. Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә хәерле иминлекләр, тынычлыклар, авыруларга хәерле шифалар, тәүфыйксызлыкта, намазсызлыкта, динсезлектә йөрүчеләргә тәүфыйк-һидият (туры юлга керүчеләргә хас сыйфатлар: күркәм әдәп-тәрбия, яхшы әхлак), истикамәтләр (турылык, намуслылык, дөрес юнәлеш) насыйп кылса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәламгә күңелләребезнең түрләреннән чыккан салаватларыбыз, догаларыбыз ирешсә иде.

Мөхтәрәм газиз кардәшләрем, җомга көннәребез мөбарәк булсын! Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә ике җомга арасында вафат булган мөселман кардәшләребезнең рухларына догаларыбызны ирештерсә иде. Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә ике җомга арасында никахлашкан яшьләребезнең күңелләренә өлфәт-мәхәббәт салып, мәхәббәтләрен дәвамлы кылып, алардан туган балаларны да Ватаныбызга, динебезгә, милләтебезгә игелекле, файдалы балалардан насыйп кылса иде.

Көннәрдән беркөнне Мәлик ибне Әнәс дигән зур бер галим, төшендә Газраил галәйһиссәламне күрә. Ул аннан сораган: “Йә Газраил г-м, миңа яшәргә ничә ел калды?” Газраил галәйһиссәлам биш бармагын күрсәткән дә, шуның белән юкка чыккан. Шуннан соң бу кеше Газраил галәйһиссәламнең шушы биш бармагы нәрсә аңлатканлыкны белергә теләп, баш ватып утырган. 5 елмы, 5 көнме, 5 аймы? Зур галим булса да, моның серенә барыбер төшенә алмаган. Төш юраучы кешегә мөрәҗәгать иткән. “Менә шундый төш күрдем, нәрсәне аңлата ул?” – ди икән. Төш юраучы: “Минем белүемчә, Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләнең Гыйльмүл гаиб дип атала торган гыйлеме бар. Аны Аллаһтан башка һичкем белми. Ә биш бармак биш төрле яшерен гыйлемне аңлата. Аны, Аллаһтан кала, сихерче дә, күрәзәче дә, җен дә, адәм дә, берсе дә белә алмый”, – дип җавап кайтарган. Шуңа күрә Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә “Әл-Әнгам” сүрәсенең 59 нчы аятендә безгә моның турында бәян итә: “Гаиб нәрсәләрнең ачкычлары – Аңарда, аларны фәкать Ул гына белә. Һәм Ул корыда һәм диңгездә булган нәрсәләрне дә белә. Яфрак тик Аның белүе белән генә барып төшә һәм ачык аңлаешлы китапта булмаган җир караңгылыгындагы орлык та, юеш нәрсә дә, коры нәрсә дә юк”. Күрәзәчеләргә, йолдызчыларга, сихерчеләргә ышанмагыз. Алар үзләренә кагылмаган гыйлемгә тыгылалар (тиешле-тиешсезгә катнашалар). Иң әүвәл аятьләргә игътибар итик. Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә “Лукман” сүрәсенең 34 нче аятендә биш төрле гыйлемне үзе генә тудыруын, белүен әйтә: “И́ннәлла́һә гъы́йңдәһү гъы́йльмүс-сә́гъаһ үә йүнә́ззилүл-гайс үә йә́гъләмү мә́ фил-әръхә́м үә мә́ тә́дри нә́фсүм мә́зә́ тә́ксибү гадә үә мә́ тә́дри́ нә́фсүм-би’ә́ййи ә́рдыйң тәмү́т и́ннәлла́һә гъали́мүн хаби́р” (“Әл-Куръән. Уку-өйрәнү китабы”. – Б. 434) / “Хакыйкатьтә, сәгать турындагы гыйлем – Аллаһта. Ул яңгыр яудыра һәм карыннарда булганнарны белә, һичбер җан иясе иртәгә нәрсә кәсеп кылачагын белмәс, һәм һичбер җан да нинди җирдә үләчәген белми. Хакыйкатьтә, Аллаһ – белүче, хәбәрдар!” Ә бүгенге көндә еш кына Кыямәт кайчан җитәр дип, баш ватып утыралар. Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә бу турыда бик күп аятьләрдә искәртә. Элек тә Рәсүлебез (с. г. в.) янына барып, Хисап көне турында сорый торган булганнар. Нигә моны сорап торырга соң? Һәр кешенең үлеме җитү белән, аның Кыямәте җитә дә җитә бит инде. (Баш ватарлык берни дә юк биредә!) Пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булса иде!) дә бу турыда сорагач, ул: “Хаклыкта, моны белүче – Аллаһ, мин исә ап-ачык аңлатып бирүче үгетләүчедер” (“Әл-Мүлк” (“Тәбарәк”) сүрәсенең 26 нчы аяте), – дип әйтә торган булган. Икенче бер риваятьтә әйтелгәнчә, Рәсүлебез (с. г. в.) янына килеп, Кыямәт (йаум әддин – хөкем көне) турында сорагач, ул ике бармагын күрсәткән. Бу рәвешле, Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтә: “Кыямәт сәгате ике бармак кебек якындыр. Ике бармак арасында нинди зур аерма бар? Еракмы? Ерак түгел”. “Алар аны ерак итеп күрәләр. Без исә аны якын күрәбез”, – ди Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә “Әл-Мәгариҗ (Баскычлар)” сүрәсенең 6-7 нче аятьләрендә. Моны гасырлар буе сөйләп йөрделәр инде. Кайберәүләр, Пәйгамбәребез (с. г. в.) ике бармагын күрсәткәч, Кыямәт 2000 елда килә дип, кешелекне курку халәтенә китергәннәр. Хәтерлим әле, “2000 елда Кыямәт җитә” дип, узган гасырның 90 нчы елларында фильмнар төшергәннәр иде. Режиссёрларга акча кирәк булды, шуңа төшерделәр. Аннан соң “Ахырзаман 2012 елда була” дип, башны катырдылар. Кыямәт җитә дип, бөтен кешене өркетеп, куркытып тордылар. Шул исәптән бөтен яшьләрне дә. Мәчеткә килеп: “Кыямәт җитәмени, безгә шуның кадәр генә яшисе калдымы?” – дип сорый иделәр. “Кайдан белдең?” – дигәч: “Телеви́зордан әйттеләр”, – дигән җавап ишеттек. Имеш, бөтен плане́талар бер җиргә тезеләчәкләр икән. Имеш, Майя кабиләсенең календаре бетә икән. Шуңа бәйләп, табигать анома́лиясе булачак дип әйтәләр. Әле узган елның дека́брь аенда Майя календаре буенча “милади исәп белән 21 дека́брь” көнне ахырзаман (заман ахыры) җитә дип, бөтен кешене куркыттылар, әле иң гаҗәбе шул: мәчет янында ике абыстайның бу турыда сөйләшеп торганына тап булдым: “21 дека́брь дөнья бетәсен ишеттеңме? Әстәгъфирулла, шулаймыни? Кыямәт җитәме?!” – дип, икенче абыстай да мине гаҗәпләндереп, сорап куйды. Инде бу көфер сүзләр мөселманнар арасында шулай таралгач, гади халыктан нәрсә көтергә?! Аларны тынычландыру урынына без аларга тагын да куркуны артырып, әле җитмәсә Аллаһның Коръәнен читкә куюыбыз гыйлҗгә (имансызлыкка) илтүен онытуыбыз һәм олы, авыр гөнаһка төшүебез (әл-кәбирә әл-мотлака) куркытмый да хәзер!

Табигатьнең гомум кагыйдәдән, закончалыктан тайпылышлары... Безнең көннәрдә Антаркти́дада (ак кыйтгада) боз эри башлады, диләр. Ә А́фрикада (кара кыйтгада) кар ява. Боларны Кыямәтнең галәмәтләре дип күрсәтәләр. 2010 елда ук Антаркти́да бозы эреп бетергә тиеш булган, имеш. Бөтенебез дә су астында калып, үләргә тиеш булганбыз. Телеви́зордан кайвакыт күрәсең: кайбер кешеләр үзләренә тау куышы ясый. Кыямәтнең куркыныч галәмәтләреннән шунда качмакчы булалар. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Һәм алар: “Әгәр сез дөрес сөйли торган булсагыз, бу вәгъдә кайчан була соң?” – диләр. Алар талашып торган чакта үзләренә тиячәк каты үкерү тавышыннан башка бернәрсә дә сизмәсләр. Алар васыятьләрен дә әйтә алмас һәм әһелләре янына кире кайта да алмаслар” (“Йә син” сүрәсенең 48-50 нче аятьләре). Андый куркыныч көн килгәнче, аның галәмәтләре (билгеләре) булачак. Пәйгамбәребез (с. г. в.): “Галәмәтләре килмичә Кыямәт җитмәс”, – ди. Уртанчы галәмәтләр, ягъни “Зина таралыр һәм аны туктатучы булмас” дигәне килеп җитте инде. Бүген зина бара. Шуңа карыйбыз. Тел белән сүз әйтә алмыйбыз. “Вакыт тизләнер” дигәне дә җитте. Вакытның бәрәкәтен югалттык. Әйтик, бүген җомга, икенче җомганың җиткәнен сизми дә калабыз бит. Бер мизгел генә кебек. “Кыямәт алдыннан бер елыгыз – бер ай, бер аегыз – бер атна, бер атнагыз – бер көн, бер көнебез – бер сәгать, бер сәгатегез бер мизгел кебек узар”, – ди Пәйгамбәребез (с. г. в.). Тагын бер галәмәт: “Кол ана, кол хатын үзенә хуҗа тудырыр”. Бүгенге көндә балалар аналарын, аталарын тыңламыйлар. Элегрәк Рәшидә абыстай Исхакый миңа бер китап бүләк иткән иде. Шул китаптан укып белдем: аларның заманында берәрсе каршы сүз әйтә торган булса, боларга әти-әниләре, җәза итеп, йокларга бирмиләр икән. Шунлыктан алар ата-анага каршы сүз әйтә алмаганнар. Хәзер бөтен әйберне малай хәл итә. “Иртәгә берәр кая барабызмы, иртәгә эшлибезме, тукта әле, малай кайтсын, малай нәрсә әйтер”, – диләр еш кына.

Бүген иртән торгач, яңалыкларны кабыздым. Яңалыклардан соң теге “Суд идёт” дигән тапшыру башлана икән. Шунда бер егетне хөкем итәләр. Беләсезме нәрсә өчен? Әтисен үтергән өчен. Малай көнен-төнен компью́терда утырып, шуның кадәр уенга кереп киткән, виртуаль дөньяда яши башлаган. “Ни өчен үтердең?” – дип сорыйлар моннан. “Шунда уйнап утыра идем, кырык кешене үтерергә дигән язу чыкты. Шуларны әти үтерергә бирмәде”, – ди. Бу егет өчен компью́тер үзенә күрә бер илаһка (аннан башка яши алмаслык нәрсәгә) әйләнгән түгелме? Атасы: “Иртәгә укырга барасың бар, вакытында йокла”, – дип, 14 яшьлек баланың клавиату́расын алып куйган. Баласы шунда ук, түзмичә, барып әтисен үтергән. Күрдегезме, әти-әнигә хәзер сүз әйтергә ярамый.

Әле Кыямәтнең зур галәмәтләре дә бар. Ни өчен ахырзаман 2012 елда булмады? Чөнки зур галәмәтләре юк иде. Кыямәт алдыннан башта Мәһди килергә һәм безнең арабызда 7 ел булырга тиеш. Аннан соң Гайсә килер. Ул кырык ел арабызда булыр. Аннан соң дөнья бетәр алдыннан озын һәм кыска буйлы ике төрле халык чыгып, дөньяның астын өскә китереп, төрле әшәкелекләр эшләячәк. Аларның озын буйлысы – Йәэҗүҗ, кыска буйлысы Мәэҗүҗ исемле булачак. Ышаныгыз, әле бик күп галәмәтләр узмаган. Шуңа күрә, Кыямәт җитә дип ялгышмыйк.

Алга таба дәвам итеп, Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә безгә нәрсә ди: “Үә йүнә́ззилүл-гайс”. – “Аллаһ кына кайчан яңгыр вә кар, йә нинди һава торышы булачагын беләдер”. Еш кына килеп сорыйлар: “Хәзрәт, “Һава торышы”ннан иртәгә 5 градус җылы була дип күрсәтсәләр, +5 була да. Кар дисәләр, кар ява. Яңгыр икән – яңгыр. Сез бу турыда нәрсә әйтерсез?” Алданырга кирәкми, алар аны алдан белмиләр бит. Һава торышын әйтер өчен, цикло́н (атмосфе́раның өермә сыман хәрәкәте) кай якта күзәтелә (ул гадәттә түбән басым һәм көчле җил белән характерлана), шуңа игътибар итәргә кирәк. Алар иң әүвәл шуны карыйлар да. Шул сәбәпле, һава торышын 3 көн алдан фаразлый алалар. Еш кына үземнең дә сизгәнем бар. Алар әйткән туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Плюс 3 була дисәләр, ул йә ми́нус 3 була, йә бөтенләй плюс 5. Кар көне буе ява, дисәләр, кар аз гына явып китә. Ләкин кайвакыт туры да килә, чөнки ачыктан-ачык галәмәтләре бар. Шуңа ул прогно́з (алдан әйтү) дип атала да. Дөреслектә, иртәгә ни булачагын Аллаһы Тәгалә генә белә. Мәсәлән, эссе вакытта – июль аенда бер авылда яңгыр коеп яуды. Бер киломе́тр читкәрәк китсәк, анда коп-коры, яңгыр юк. Аллаһның әмере буенча ява ул. Яңгырның кайчан, кайда, нинди сыйфатта явасын Аллаһы Тәгалә генә белә, бәрәкәтле буламы ул, бәрәкәтсез буламы...

Яңгыр килгән чакта шатланырга кирәк түгел. Хәерле явым-төшем сорарга кирәк, чөнки бик каты корылык вакытында яңгыр килгәнгә Гать кавеме бик тә шатланган булган. Ә яуган яңгырлары алар өчен газапка әйләнә. Шуңа күрә үзебезнең эчтәге халәтебезне үзгәртмәсәк, мөселман кардәшләр арасында булган мөнәсәбәтләрне төзәтмәсәк, ярату дигән хисне булдырмасак, гөнаһларны туктату өстендә эшләмәсәк, дәгъвәт кылмасак, безгә дә газап килергә мөмкин.

Бер авылда булган хәлне дә әйтеп үтим инде. Килеп керсәк, биредә без килгәнче каты давыл булган. Ә болар бары тик яңгыр гына булыр дип көткәннәр. Бик көчле җил күп нәрсәләрне какшатып, җимереп бетергән, авылда нибары бер генә йорт торып калган. Бу өйдә яшәүче бер аксак бабай намазларын калдырмый икән. Шуңа бу йорт имин калган. Менә нинди хәвефле күренешләр дә күзәтелә хәзерге вакытта.

Тагын бер яшерен гыйлем бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Үә йә́гъләмү мә́ фил-әръхә́м”. – “Ул гына ана карынындагы баланың нихәлдә ятуын белә”. Хатын-кызның нинди бала көтүе Аңа гына билгеле. Бүгенге көндә туачак баланың җенесен УЗИ аркылы белә алабыз, диярсез. Ләкин иң әүвәлге хәлдә, ягъни яралгы вакытында адәм баласы белә ала идеме соң моны? Юк! Бала туачакмы-юкмы, нинди бала булачак – берсен дә белә алмыйбыз. Изге буламы, хәерсезме – анысын да чамаламыйбыз. Шуңа күрә бу яшерен гыйлем, моны Аллаһ кына белә.

Һәм иң мөһим гыйлем турында Аллаһы Тәгалә әйтә: “Үә мә́ тә́дри нә́фсүм мә́зә́ тә́ксибү гадә”. – “Кеше беркайчан да иртәгә нәрсә булачагын белә алмый”. Еш кына, кеше әллә нинди планнар кора, моны эшлим, тегене эшлим, ди. Монысына барам, тегендә булам, ди. Иншалла дигән сүзне кайчак онытып та җибәрә. Чынбарлыкта исә, күп нәрсә булмаска да мөмкин. Бер егет карт әбисе янына хәлен белергә болни́цага барган, бәлки әбине бүтән күрә дә алмамдыр, дип уйлаган. Әбисе белән күрешеп, әйбәт кенә сөйләшеп утырганнар. Ә кайткан вакытта, ава́риягә эләгеп үзе һәлак була. Әбисе аны күмәргә кайта. Картлык галәмәте үлемгә дигән сүз түгел. Аллаһы Тәгалә, аятьне тәмамлап: “Үә мә́ тә́дри́ нә́фсүм-би’ә́ййи ә́рдыйң тәмү́т и́ннәлла́һә гъали́мүн хаби́р”. – “Иртәгә нәрсә булачагын Аллаһ кына белә. Һәр кешенең нинди халәттә, кайда үләчәге Аңа гына билгеледер”, – ди. Хакыйкатьтә, Аллаһы Тагәлә Белүчедер (барыннан да хәбәрдардыр).

Күрәзәчеләргә йөрсәгез, сихерчеләргә барсагыз, алар матур итеп сөйләрләр, сезне ышандырырлар. Моңа бер дә гаҗәпләнергә кирәк түгел. Сихерчеләрнең иң осталары кешене үтереп, терелтә дә ала.

Пәйгамбәребез (с. г. в.) дә үзенең бер хәдисендә болай дигән: “Аллаһтан башка һичкем белмәгән биш яшерен гыйлем бар. Кыямәтнең кайчан җитәчәген бер генә кеше дә белә алмас, аналарның карыннарында нәрсә барлыгы бер генә җан иясенә дә билгеле түгел. Кайчан яңгыр явасын, кемнәрнең иртәгә нәрсә эшләячәген беркем белә алмас. Ничек, кайчан үләчәген һичкем белмәс”. Күрәсезме, барысы да Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) хәдисе белән исбат ителгән. Шулай ук коры җирдә һәм диңгезләрдә нәрсә бар икәнлеген Бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Бүгенге көндә җирдә бик күп төрле хайваннар, нинди генә бөҗәкләр, нәрсәләр генә юк. Адәм баласы хәзергәчә аларның барысын дә белеп бетерә алмаган әле. Диңгездә дә шул ук хәл. Бүгенге көнгә кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән нинди генә балыклар, җанварлар (кыргый хайваннар, җәнлекләр) юк! Аллаһның әмере булмаса, агачта бер генә яфрак та селкенми. Кап-караңгы төндә җирдә яткан орлыкның торышын Аллаһы Тәгалә генә белә. Без беребез дә белә алмыйбыз. Җир йөзендәге барлык әйберләрне – бөтенесен Аллаһы Тәгалә генә Белүче. Бу турыда “Ләүхелмәхфуз (Язмыш тактасы)” китабында теркәлгән.

Безгә шушы вәгазьдән бик күп әйберләр аңлашыла. Безне өркетеп бетергәннәр инде хәзер. Күңелдә өркү (нәрсәдән дә булса курку) хисе бетсен өчен, безгә иманлылык кирәк. Аллаһка ышанасың икән, Коръән сүзләренә дә инану зарур. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйткән сүзләр күңелләребезне иркәли-назлый. Икенчедән, Кыямәт (ахирәт көне) кайчан булачак, дип, дин әһелләренең башын катыру ярый торган эшләрдән түгел. Әйтеп киткәнемчә, һәр кешенең үлеме белән аның Кыямәте якынлаша да инде.

Шушы сөйләгәннәребез белән Аллаһ Раббыбыз гамәл кылуларны насыйп итсә иде.

Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгече

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана