Мөфти вызыйфаларын башкаручы Камил Сәмигуллин Азнакай һәм Ютазы районнарының имамнары белән киңәшмә уздырды

15 апрель 2013 ел 16:23

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты конференц-залында ТР мөфтие вызыйфаларын башкаручы Камил Сәмигуллин Азнакай һәм Ютазы районнарының имамнары белән киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, Азнакай һәм Ютазы имам-мәхтәсибләре Әмирҗан Якупов һәм Марат Мәрданшин катнашты.

Камил хәзрәт Диния нәзарәтенең 2 ел элек Хәнәфи һәм Матуриди мәзһәбләре буенча эшли башлаганын, киләчәктә дә эш шул юнәлештә алып бырылачагын билгеләп үтте. Бүгенге көндә мөфтият мөселманнар өммәтен берләштерү, кардәшлек җепләрен ныгыту, иҗтимагый эшчәнлекне активлаштыру, дини мәгариф системасын булдыруны бурыч итеп куя. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган, эзлекле рәвештә нәтиҗәле эшлисе генә кала.

- Динебез бер, Раббыбыз бер, китабыбыз бер, гомумән, мөселманнарның бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә булуы - динебезнең асылы, - диде Камил хәзрәт. - Социаль проектларның да нигезе эшләнде, аларны тормышка ашыру өчен Диния нәзарәте каршында гаилә, хатын-кыз һәм бала эшләре буенча комитет төзү турында игълан ителде. Шулай ук укыту-методик берләшмә (УМО) булдырылды. Республика мәдрәсәләрендә укытуны бер программага нигезләп, барлык дисциплиналар буенча да татар мәгърифәтчеләренең гыйльми эшләрен татар һәм рус телләредә китап итеп бастыру бурычын куйдык. Китапларның эчтәлеге Коръән һәм сөннәттән дәлилләр белән ныгытылды. “Гыйбәдәте Исламия” китабын ике телдә дә меңләп данә бастырдык. “Мөгаллим сәни”не 10 мең данә бастырачакбыз. Гомумән, үз типографиябезне, китапханәбезне, бюджетыбызны булдыру буенча эшлибез. Кызганыч, бүгенге көндә илебездә дөньякүләм дәрәҗәгә ия галимнәребез юк. Шулай да гыйльми мирасыбыз бай, мондый галимнәр тәрбияләү эшебезнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Имамнар өчен әзер вәгазьләр, рәсми мәгълүматлар тупланган махсус журнал басмага чыгачак, бу аларның эшен бермә-бер җиңеләйтәчәк. Шулай ук үзебезнең мәзһәб буенча укыта торган дөньякүләм дәрәҗәгә ия галимнәрне чакырып, яшь имамнар өчен курслар, түгәрәкләр оештырачакбыз.

- Яшь имамнар өчен кызыксындыру чаралары каралган, алар конкурсларда катнашып, грантлар яулый ала, - дип искәртте Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт.

Мәктәп укучыларының яулыкларына килгәндә, Камил хәзрәтТатарстанда бердәй мәктәп формасы булдыру эшендә Диния нәзарәтенең хокук бүлеге катнашачагын, шулай ук дини мәсьәләләр буенча проблемалар туган очракта, Мөселманнарның Диния нәзарәте каршында эшләүче хокук бүлегенә мәрәҗәгать итә алуларын әйтте.

Мәчетләрнең көнкүреш чыгымнарын, бигрәк тә җылылык өчен түләүләрне киметүгә кагылган мәсьәләләр дә каралды. Киләчәктә мәчетләрне заманча җылылык җиһазлары белән тәэмин итү, шуның хисабына әлеге проблеманы хәл итү бурычы куелды.

- Хаҗ – туризм түгел, ә динебезнең шарты. Шуңа күрә бу гыйбадәтне җаваплы имамнар билгеле бер тәртиптә оештырырга, җитәкләргә тиеш. Бу эш Татарстанда тулысынча Диния нәзарәте карамаганда, районнардагы мөхтәсибләр халыкка хаҗ вакытында башкарылган  һәр гамәлнең кыйммәтләрен, мөһимлеген аңлатырга тиеш. Алар кирәкле әдәбият белән тәэмин ителәчәк, - диде Камил Сәмигуллин.

Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчете имам-хатыйбы Нәфис Хәкимов башлангыч мәдрәсәләр проблемалары буенча үз тәгъдимнәрен җиткерде, укытучылар өчен файдалы семинарлар оештыру кирәклеген, көндезге, кичке укулар, зурлар, балалар өчен аерым программалар төзү зарурлыгын искәртте. РФнең Ислам мәгарифе буенча Советның башлангыч һәм урта белем бирү бүлеге кураторы Марат Мәрданшин Татарстанның Диния нәзарәте укыту-методик комиссиясе эзлекле уку программасы төзү турында карар чыгаруын әйтте.

Димәк, башлангыч, урта һәм югары дини белем бирү, документация алып бару системалары дәүләт мәгариф системасы үрнәгендә тәзеләчәк. Диплом минимумын билгеләр өчен һәр дисциплина буенча махсус комиссияләр булдырылды. Марат хәзрәт моның бик тиз башкырып чыгарыла торган эш түгеллеген, кимендә бер ел вакыт кирәк булуын әйтеп үтте.

Хәдисләрдән билгеле булганча, Аллаһ халыкка үзе лаеклы идарәчене бирә. Шуңа күрә мөфтиебезгә, мөхтәсибләребезгә, имамнарыбызга хөрмәт күрсәтсәк, Аллаһы Тәгалә өммәтебезгә бәрәкәт иңдерер дигән ышаныч бар. Камил хәзрәт үзе дә, аның ярдәмчеләре дә бик өметле җитәкчеләр. Республикабызның мөселманнар өммәте дә шул командага кушылып, бердәм һәм нәтиҗәле эшләргә насыйп булсын.

Айгөл ШӘРИПОВА, aznakaevo-rt.ru

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана