“Тукай 100е” чарасы

05 апрель 2013 ел 13:20

1913 елның 13 апрелендә 20 сәгать 15 минутта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була. Шагыйрь нибары 27 яшьтә бакыйлыкка күчә.

Тукай яңа татар әдәбиятына йогынты ясаучылар арасында, бүгенге татар теленә нигез салучыларның берсе булып тора. Татар шигъриятенә зур өлеш керткән кеше буларак, ул исән чагында ук халык шагыйре булып таныла.

2013 елда татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай үлеменнән 100 ел узуны билгеләп үтә.

Шул нисбәттән 2013 елның 12 апрелендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары шагыйрь хөрмәтенә “Тукай 100е” дип аталган акция-флэшмоб уздыра. Чара үз эченә театральләштерелгән тамаша һәм “Печән базары” ярминкәсен алачак.

Ярминкә барышында яшьләр, студентлар һәм мәктәп укучылары ярдәмендә XX нче гасыр башы мохите тудырылачак. Билгеле булганча, Габдулла Тукай нәкъ шул чорда яшәгән һәм иҗат иткән. Казан халкы үз күзләре белән шул дәвердәге әйләнә-тирә, киемнәр стилен карый алачак. Һәрбер казанлы шул чорга әйләнеп кайткан кебек булачак

Чара Тукай яшәп, иҗат иткән Казанның Париж Коммунасы урамында узар дип көтелә.

Ярминкәдә сәнгать әсәрләре, сувенирлар, кулдан эшләнгән әйберләр, шамәилләр, милли ризык, әдәбият һәм Казан уку йортлары студентлары иҗат иткән әйберләр тәкъдим ителәчәк.

Камал театры артистлары чара кысаларында “Шигрърият сәгате” дип аталган тамаша тәкъдим итәчәк. Тамашада шагыйрьләр, актерлар һәм музыкантлар чыгыш ясый.

Акция 14:00 дә башлана.

Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге көче белән оештырыла.

Проект партнерлары: Казан шәһәренең Башкарма комитеты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, КФУ ның филология һәм сәнгать институты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты.

Белешмәләр өчен телеыфон – 8 927 675-22-48 (Тәбриз)

Ярминкәдә катнашу өчен әлеге телефонга шалтырату зарур – 8 927-430-68-82 (Гөлназ)

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге

 

Башка журналлар

Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлид

06 декабрь 2016 ел 10:43

Мәүлид мөбәрәк булсын!

06 декабрь 2016 ел 09:20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана