Унсигезенче бәйге дә сөендерде

28 март 2013 ел 14:02

27 мартта Чаллыда балаларның республикакүләм унсигезенче Коръән уку бәйгесе үтте. Инде гадәткә кергәнчә, ул ел саен язгы каникул вакытында уздырыла. Бәйгегә  җөмһүриятебез район-шәһәрләреннән генә түгел, ә республикабыздан читтәге төбәкләрдән дә яшь Коръән укучылар бик теләп киләләр. Ул үзенә күрә бер үзенчәлекле бәйрәмгә әверелә.

Быел да шәһәрнең “Ак мәчете”нә җөмһүриятебезнең 15 шәһәр-районыннан һәм Удмуртия Республикасыннан үз осталыкларын һәм гыйлемнәрен күрсәтергә дип, мөселманча киенгән 132 бала җыелды. Катнашырга теләк белдерүчеләр күбрәк иде. Тик һава торышының кинәт бозылуы сәбәпле кайберәүләр, кызганыч, килә алмады.

Бәйге Коръән укып башланды. Моңа үткән елларда даими төстә беренчелекне алып килгән  Хәлил Хәйбрахманов лаек булды. 15 яше тулу сәбәпле, быелгы бәйгедә ул катнашмады. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең дәгъвәт эшләре буенча урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, “Ак мәчет” имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхивәли (бәйгене уздыру өчен яхшы шартлар тудыручы), шәһәр Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин сәламләде һәм яшь Коръән укучыларга уңышлар теләде.

Бәйге 4 яшь төркемендә барды. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Быелгы бәйгегә иң яхшы әзерлек белән Түбән Кама һәм Әлмәт вәкилләренең килүе ачыкланды. Түбәнкамалылар 5 беренче призлы урынга лаек булса, әлмәтлеләр ике төркемдә беренчелекне яулады. Моннан тыш Түбән Кама шәһәренең 5 яшь Коръән укучысы 2, 3 нче призларны бүлеште. Ә  Әлмәт вәкилләре 6 икенче-өченче призларны да яулады. Бәйгенең беренче призына түбәндәгеләр лаек булды: Әмин Әүхәдиев (7 яшькә кадәр, Түбән Кама), Әхмәт Мирсәетов (10 яшькә кадәр, Әлмәт), Габдрахман Әүхәдиев (13 яшькә кадәр, Түбән Кама), Кәрим Хәсәнов (15 яшькә кадәр, Теләче); Мәръям Әхмәтшина (7 яшькә кадәр, Түбән Кама), Гайшә Хәйбрахманова (10 яшькә кадәр, Түбән Кама), Асия Мөфлихунова (13 яшькә кадәр, Әлмәт), Әүхәдиева Фатыйма (15 яшькә кадәр, Түбән Кама). Икенче призны яулаучылар: Газизов Ильяс (7 яшькә кадәр, Ижевск), Рәшит Әхмәтҗанов (10 яшькә кадәр, Түбән Кама), Хәмзә Хәйбрахманов (13 яшькә кадәр, Түбән Кама), Сухраб Сираҗетдинов (15 яшькә кадәр, Әлмәт); Зәйнәб Хәйретдинова (7 яшькә кадәр, Түбән Кама), Сафия Ханнанова (10 яшькә кадәр, Әлмәт), Асия Мөфлихунова (13 яшькә кадәр, Әлмәт), Гайшә Әүхәдиева (15 яшькә кадәр, Әлмәт). Өченче призлы урынны яулаучылар: Хәниф Гомәров (7 яшькә кадәр, Түбән Кама), Мөхәммәд Әхмәтшин  (10 яшькә кадәр, Түбән Кама), Илназ Шәрәпов (13 яшькә кадәр, Балтач), Фирдәвес Бакиев (15 яшькә кадәр, Әлмәт); Алия Газизова  (7 яшькә кадәр, Ижевск), Наҗия Мөфлихунова (10 яшькә кадәр, Әлмәт), Алия Галәветдинова (13 яшькә кадәр, Казан), Рәзинә Сафина (15 яшькә кадәр, Алабуга).

Призлы урыннарга дәгъва белдерүчеләр арасында баллары тигез булу очраклары да булмады түгел. Мәсәлән, 13 яшькә кадәрге малайлар төркемендә икенче призлы урын өчен Хәмзә Хәйбрахманов һәм Илназ Шәрәпов арасында кискен көрәш барды. Жюри аларны ике мәртәбә кабатлап укытырга мәҗбүр булды. Чак кына өстенлек белән Хәмзә җиңде. Илназ Балтач районында узган Коръән бәйгеләрендә дә даими җиңүче икән.

Өйлә намазыннан соң җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Диния нәзарәте вәкиле Нияз хәзрәт һәр төркемдә 4, 5 нче призлы урыннарны да билгеләргә тәкъдим итте. Ул моның өчен бүләкләр дә алып килгән иде. Һәм шулай эшләнде дә. Бүләкләнүчеләр саны тагын 16 кешегә артты. Моннан тыш ике иң яшь катнашучы билгеләнде. Мондый исемгә 3 яшьләрен тутырган Әлмәт районының Колшәриф авылыннан Мәдинә Ханова һәм Чаллыдан Хәсинә Хәйруллина лаек булдылар. Аларга махсус бүләк тапшырылды. Ә гомумән алганда, бәйгедә катнашучы беркем дә бүләксез калмады. Калганнарга дини әдәбият таратылды. Аннары бәйге хөрмәтенә аш мәҗлесе үтте. Кыскасы, унсигезенче бәйге дә бик сөендерде, балаларыбызның Аллаһ Китабын дөрес итеп уку буенча зур тырышлыклар куюын һәм уңышка  ирешүен күрсәтте. 

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана