Бу мөбарәк бәйрәм көн

04 февраль 2013 ел 09:43

24 гыйнвар көне район мәдәният йортында күпсанлы мөселман кардәшләребез, чакырылган кунаклар, районда үткәрелгән мөнәҗәтләр әйтү конкурсында җиңүчеләр катнашында Мәүлид кичәсе булып узды.

Бу дөньяда һәр эш-гамәл Аллаһының рәхмәте белән башкарыла. Изге китапта Раббыбызның рәхмәтеннән башка агачтан яфрак та төшмәс, диелә. Хакимият башлыгы Зөфәр Гарәфиевның бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән чыгуы, оештыручылар- район мәдәният бүлеге һәм мәдәният хезмәткәрләренең аны хуплап алулары, бердәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Мәүлид бәйрәмен бергәләп бәйрәм итү, очрашып- күрешү мөмкинлеге булды. Халыкның зал тутырып килүе дә динебезгә омтылу, Аллаһының сөекле колы булган пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) һәм аңа иңдерелгән Коръәнне күңелләрдә зурлау хисенә  мисал булып тора.
Кичә башланганчы җыелган халык республиканың халык артистлары, танылган мөнәҗәт әйтүче Зөһрә Сәхәбиева, якташыбыз Флера Сөләйманова чыгышларын слайдларда карый алды.
Кичәне котлау сүзе белән район имам-хатыйбы Галимулла хәзрәт ачты. Ул кыскача Мәүлид бәйрәме, пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в) тормыш тарихы белән таныштырды, аны зурлап салаватлар әйтте. Аннан сәхнәгә чакырылган Габделмәҗит хәзрәт көчле, матур тавыш белән Коръән сүрәләре укыды. Район  башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов үз чыгышында мондый кичәләрнең матур традициягә кереп калуына өмет белдерде. Өлкәннәрнең балаларга дини тәрбия бирүдәге, яшьләргә дөрес юлда булуда ярдәм итүдәге зур ролен билгеләп үтте. Алга таба да аралашып, аңлашып яшәүне теләде. Махсус бу кичәгә кайткан якташыбыз, Казанның “Мәрҗәни” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сөекле пәйгамбәребезнең ул заманнарда адашкан, ялгышкан халыкны дингә өндәгәндә күргән кыенлыклары, күркәм сабырлыгы, искиткеч акылы хакында аның тормышында булган кайбер гыйбрәтле мисаллар белән дәлилләп күрсәтте.
Тәтеш шәһәреннән килгән имам-хатыйб Инсаф хәзрәт алда чыгыш ясаучылар фикерен дәвам итеп, җир йөзенә рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәребезнең асыл сыйфатларын үзебездә дә булдыру, мондый кичәләр үткәрүнең максаты-пәйгамбәребезгә мәхәббәтебез артуын, Коръәндә язылганнар безнең тормыш рәвешебез булып торырга тиешлеген ассызыклады.
Чыгышлар сәхнә түрендә ак яулыклардан, чиккән кәләпүшләрдән балкып утырган өлкәннәрнең әйткән мөнәҗәтләре белән үрелеп барды. Ике сәгатькә сузылган кичә (алып баручы Миләүшә Заһретдинова) бер сулышта сизелмичә үтеп тә китте. Һәркем рухи чистарыну алып, күңелләрдә изге уй-хисләр кичереп, зур канәгатьләнү алып кичәне оештыруда көч куйган һәркемгә чиксез рәхмәтләрен белдерде. Кунаклар өчен биредә үк чәй табыны да әзерләнгән иде.
Язмабызны бастыруга әзерләгәндә бу уңайдан Балтач авылы халкыннан да шалтырату булды. “Авылыбызда зурлап, 40тан артык кеше катнашында, Мәүлид бәйрәме үткәрдек. Аны оештыручылар-мәхәлләбез мулласы Нияз хәзрәт, остабикә Хәбирә абыстай (Коръән сүрәләре укыдылар), авыл җирлеге башлыгы Хәниф Гатауллин (өлкәннәрнең һәр эштә киңәшләре белән ярдәм итүләренә рәхмәт сүзләре җиткерде), клуб мөдире Флера Камалиева, китапханәче Нурания Хәйруллина (Мәүлид бәйрәме тарихы  турында сөйләделәр), шулай ук кунакларны чәй табыны артында сыйлауда йөгереп йөргән Ралинә Әхмәтшина белән Гүзәл Гайнуллинага зур рәхмәтләребезне белдерәбез”.
Йомгаклап, кылган гамәлләр әҗер саваптан булсын!


Г. Шәрәфи

Кама Тамагы “Идел таңнары»

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана