Без – иманлы сәфәрдә

31 гыйнвар 2013 ел 14:38

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим дип

Башлыйк әле сүзне, туганнар,

Шул сүз белән эшкә тотынганнар

Безгә кадәр җирдә булганнар.

Аллаһны бар һәм бер дип белгән
Бабалардан гыйбрәт аласы,
Кем булсаң да, халкың үткәненнән
Йөз чөермә, заман баласы.

“Без – иманлы сәфәрдә” дип исемләнгән чараны Халыклар дуслыгы китапханәсе (җитәкчесе – Лилия Резатдинова) хез-мәткәре Әлфирә Әгъзамова менә шушындый тирән мәгънәле шигъри юллар белән башлап җибәрде. Мәктәп укучылары белән очрашу 2012 ел – Коръән елына багышлап уздырылды. Очрашуга 4 нче (укытучылары – Гүзәлия Йосыпова һәм Эльвира Габбасова), 3 нче (китапханәче – Гөлфия Абдуллина) мәктәпләрдән, 2 нче лицейдан (укытучы – Диләрә Ногманова) һәм 7 нче гимназиядән (Әлфия Мөэминова) 6–9 нчы сыйныф укучылары, “Ирхәм” мәчете имам-хатыйбы Радик хәзрәт Зәбиров һәм “Дуслык” клубының “Мирас” төркеме җитәкчесе Чәчкә Сәлимова белән клуб әгъзасы Фәһимә Тәхаутдинова чакырылган иде.

Радик хәзрәт укучылар алдында чыгыш ясап, аларга иман, әхлак тәрбиясе турында бик тә тәфсилле вәгазь сөйләде, Коръән китабының асылын гади сүзләр белән бәян итте. “Балалар, Коръән китабының өчтән бер өлешендә әти-әниләргә, якын туганнарга, укытучыларга, остазларга, тирә-юньдәге кешеләргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, аларга карата мәрхәмәтле булырга кирәклеге турында әйтелә, – диде ул. – Сез үз әти-әниләрегезгә хәтта “Уф!” дип тә әйтергә тиеш түгелсез”. Аннары ул Коръән сүрәләрен укыды, азан турында мәгълүматлар бирде, китапханәгә китаплар бүләк итте.

Кичәгә балалар да буш кул белән килмәгәннәр, 7 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучылары Ралинә Заһретдинова белән Камилә Вәлиуллина бик матур тавыш белән Коръән аятьләрен укыдылар.

Аннары Әлфирә Динәхмәт кызы Коръән елына багышлап оештырылган китап күргәзмәсен  күрсәтте, андагы китаплар белән таныштырды.
Чарада катнашучыларның теләге белән киләчәктә дә китапханәдә укучылар катнашында менә шушындый бик файдалы очрашуларны даими төстә уздырырга кирәк дигән бердәм фикергә киленде.

Очрашу соңында укучылар һәм кунаклар бергәләшеп истәлеккә фотога төштеләр.

Әлфия МОСТАФИНА

Чыганак: “Бөгелмә авазы”

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана