Яратыгыз!

18 гыйнвар 2013 ел 12:57

Балалар белән булган әңгәмә вакытында: “Сезне әти-әниләрегез тез өстенә утыртып, кочагына алып сөяләрме?” – дип сорау бирәм. Тынлык.

Әкренләп куллар күтәрелә башлады. Аллага шөкер, балалар сөюдән мәхрүм түгел. “Рәхәтме соң, яраткач?!” Балаларның күзендә очкын, йөзләрендә – нур.

Әңгәмәбезне болай башлавымның сәбәбе бар: балалар ата-анадан читләшә башлады, назны тоймый үсәләр. Әти-әнине матди яктан тәэмин итеп тора торган саклык кассасы итеп күрүләре барыбызга да мәгълүм. Ата-ана баласы итагатьле булып үссен өчен, иң башта аңа күркәм исем кушарга, хәләл ризык ашатырга, гаиләдә хөрмәт, тынычлык булдырырга, дөньяви һәм дини гыйлем бирергә тиеш. Шушыларның бер генә шарты үтәлмәсә дә, дөрес тәрбия бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырачакбыз.

Яшь гаиләләр әлеге мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү максатыннан, мәдрәсәгә “түгәрәк өстәл” янына җыелды. Өчәр-дүртешәр балаларын ияртеп килгән мөселман гаиләләре үзләре белән таныштыра барды. Югары Ушмадан килгән Төхфәтовларның әтисе сөйли: “Тормыш упкынына төшеп бара идем, шунда бабамның яшәеше күз алдыма килде. Энем дә мәчетләргә йөреп намазга басты. Аларның да тәэсире булгандыр, күңелемдә дә ниндидер якты нур калыкты. Бүгенге тормышым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен.” Җәмәгатенә сорау бирәм: “Укытучы булгач, намазларны вакытында укый аласызмы?”. “Ихлас булсаң, бөтен нәрсәгә дә өлгереп була”, – дип җавап бирә ул.

Чәбьяледән Шамил Сәләхов җәмәгате Рауза ханым белән өч егет, ике кыз тәрбияли. Шамилнең дәгъвәт эшен яхшы алып барганын күптән беләбез, моның өстенә оста тәрбияче дә икән әле. Урта Кирмәннән алты бала атасы Фаил Нәгыймов дини йолаларны теләп һәм Аллаһ ризалыгы өчен дип башкара. Шушы ук авылдан Сөмбел Шәрифуллина өч энесенә өлкән апа буларак катнашты. Ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә һәм КФУда белем ала. Илһам, Наил, Илнур, Габдрахман, Айнур хәзрәтләр иң акыллы һәм иң сөйкемле кызларны үзләренә хәләл җефет итеп сайлаганнар.  Кайберәүләр бер бала тәрбияләргә курыккан заманда алар өчәр-бишәр бала үстерә. Чөнки яхшы аңлыйлар: һәр бала дөньяга үз ризыгы белән туа. Яшь гаиләләр үзара фикер алышса, балалары туйганчы аралашты. Викторинада катнашып, бүләкләр алдылар. Комарлы уеннар уйнап, үзен дә, гаиләсен дә бәхетсезлеккә дучар иткән ата турында фильм карадылар. Әйе, тормыш чоңгылларыннан тартып алучы чын дуслар, рухи остазлар һәммәбезгә дә кирәк. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар үзеңә генә түгел, сүнеп бара торган гаиләләргә дә ярдәм кулы сузып, зур савап алырга мөмкин икәнлеген яхшы аңлаганнар. Дини белемле мөгаллимнәрнең тирән эчтәлекле вәгазьләрен тыңлау үзе генә ни тора! Мәҗлес табын артында дәвам итте.  

Авылларыбызда башкаларга үрнәк булып мөселманча гомер кичерә торган гаиләләр шактыйдыр. Кешеләр күңелендәге яңа фикерләрне, уйларны башкаларга җиткерергә әзер торучы гәҗитебез – “Дин вә мәгыйшәт” аша үзегезне белгертегез, күркәм тәҗрибәгез, файдалы киңәшләрегез белән уртаклашыгыз, дигән теләктә калам.

 

Рәшидә Әүхадиева,

Мамадыш районы Урта Кирмән мәхәлләсе абыстае

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана