Бер кешене үтерү кешелекне үтерүгә тиңләнә

21 декабрь 2012 ел 14:51

Күптән түгел булып узган фаҗигале вакыйгалар әле сабыйлыктан да чыгып җитмәгән, утлы ко­ралның ни икәнен белмәүче бер риясыз нарасыйлар­га мылтык терәрлек башкисәрләр каян барлыкка килеп тора соң ул дигән сораулар тудыра. Американың Коннектикут штатының Ньютаун шәһәрендәге канлы вакыйга нәтиҗәсендә Аллаһы Тәгаләнең иң гөнаһсыз җан ияләре – балалар корбан булды. Җинаятьче – 20 яшьлек җанкыяр, башлангыч мәктәпкә үтеп кереп, җиде яше дә тулмаган балаларга, укытучыларга пистолеттан ут ачкан. Бер-беренә терәлеп үк торган ике сыйныфтагы биш яшьтән алып җиде яшькәчә 20 баланың һәм 6 укытучының гомерен өзде ул. Бу яңалыкны укып, егетнең җанында шайтан өстенлек итүен аңлыйбыз, чөнки бу гамәлне башка берничек тә аңлатып булмый.

Барыбызда да сорау туа: гуманлылык кануннары игълан ителгән җәмгыятьтә ни сәбәпле мондый җинаятьләр килеп чыга? Моңа җавап бирү өчен безгә бер генә көнебезне булса да телевизион каналларны карауга багышларга кирәк. Күбрәк кеше игътибарын җәлеп итү максатыннан анда бөтен булган һәм булмаган әшәкелекне, вәхшилекне, дөньядагы барлык куркыныч вакыйгаларны күрсәтәләр. Кеше вәхшилекне күрергә һәм ишетергә шулкадәр ияләшә ки, тереләтә яндырылып үтерелгән кешеләр өчен дә, маньяк җәзалап үтергән балалар өчен дә кайгырмый башлый. Болар барысы да кеше өчен эшкә бару, чәй эчү кебек гадәтилеккә әйләнә. Бу Америка егете мисалында кеше гомере берни дә тормавы, аның ниндидер психологик проблемалары булуы да бар. Ләкин аларны нәрсә барлыкка китергән соң? Дөньяда булган бөтен нәрсәгә дә битараф караучы җәмгыять “гаепле” түгелме икән?!

Мөселман кешесе үз халәтен һәрвакыт күзәтеп торырга, аңа күргән һәм ишеткәннәре ни дәрәҗәдә тәэсир итүгә игътибар итәргә тиеш. Әгәр дә Коръәни-Кәримдә: «Кем дә кем кеше җанын кыймаганны үтерсә яки дөньяда бозыклык кылмаганны үтерсә, бөтен кешеләрне дә үтергән кебек булыр» («Маидә (Табын)» сүрәсенең 32 нче аяте), – диелгән икән, димәк без дә кешенең үтерелүенә шул дәрәҗәдә кайгырырга тиешбез. Әгәр дә кайгырмыйбыз икән, күңелләребез каткан. Ә нәрсә эшләргә кирәк соң?

Телевидение программасын без куркыныч вакыйгалар белән генә түгел, ә кешелекнең төрле өлкәләрдә ирешкән уңышлары белән кызыксына башласак кына үзгәртә алабыз. Тирә-ягыбызда да, дөньяда да бик күп ачышлар ясала, искиткеч вакыйгалар һәм могҗизалар булып тора. Балаларны ил, дөнья тарихы өчен кирәкле шәхесләр буларак тәрбияләргә кирәк, аларга гомерләре – Аллаһы Тәгалә бүләге, шуңа күрә һәрберебез бу дөньяны яхшыртыр өчен үз өлешен кертергә тиеш дигән фикерне җиткерү мәслихәт. Аллаһы Тәгалә безгә гомерне начарлык таратыр өчен бирмәгән. Әгәр дә без моны онытмасак, җаннарыбызны начарлыктан саклап кала алачакбыз. Әлбәттә, бу җәмгыятьтә булган проблемалардан качарга, аларны чишү юнәлешендә эшләмәскә кирәк дигән сүз түгел. Колакларыгызны томаларга һәм күзләрегезне йомарга да өндәмим. Башкаларның кайгысына, бәхетсезлегенә битараф булмыйк, шул ук вакытта тиешсез, психикага зыян китерә торган мәгълүматны фильтр аша үткәрергә өйрәник.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) болай дигән: “... Шуңа күрә дә файда китерүгә (һәм көчегезне ныгытуга) омтылыгыз, уйламыйча эш итүгә бармагыз һәм көрәштә өметсезлеккә бирелмәгез” (Мөслим).

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

 

Башка журналлар

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

шьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр...

19 июль 2016 ел 14:47

Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле...

18 июль 2016 ел 17:14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана